Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - «Ватан чакырды, мин киттем!»
9.03.2023

«Ватан чакырды, мин киттем!»

Якташыбыз Зөлфәт Ваһапов Ватан алдындагы казанышлары өчен Россия Федерациясенең дәүләт бүләге – Лука Крымский медале белән бүләкләнде.

Зөлфәт Зариф улы Ваһапов тумышы белән Әгерҗе районы Татар Шаршадысы авылыннан. «Шарша­ды мәктәбендә 8 сыйныфны тәмам­лап, аннан Алабуга медицина көл­лиятенә укырга кердем. Юллама буенча Бөгелмәгә җибәрделәр. Анда ашыгыч ярдәмдә фельдшер булып эшләгән чакта, армия сафларына алындым. Мин армиядә эчке гаскәрләрдә, хәзер Росгвардия дип атала, батальонда фельдшер булып хезмәт иттем. Армиядән кайткач, Ижау медицина институтына (хәзер академия дип атала, ул чагында әле институт иде) укырга кердем. Аны 1990 елда тәмамлап, стоматолог булып чыктым. Хезмәт юлымны Пугачеводагы хәрби шәһәрчектә башлап җибәрдем – биредә 10 ел теш табибы булып эшләдем. Минем хатыным да стоматолог-терапевт, кызыбыз да безнең юлдан китте. Ул да – стоматолог-ортодонт. Шунлыктан, үземнең шәхси стоматологиямне булдырдым.
Сочида Паралимпия уеннары вакытында кызым белән икебез дә табиб-волонтер булып эшләдек. Уеннар вакытында ашханәдә чакта телевизордан Донбасстагы хәлләр хакында хәбәр иттеләр. Шул вакытта миндә шунда китеп, булышу теләге туды һәм кызыма да уеннардан кайтуга ук китәчәгемне әйттем. Килеп туган хәлләр буенча, тиз арада китеп булмады. Безгә бирелгән Совет заманы тәрбиясе, күңелгә килгән уйлар мине ташламады. 2022 елда башланган махсус хәрби операция мине тагын шунда китәргә чакырды. Ватан чакырды, мин киттем! Безне әти-әниләр шулай тәрбияләде…
Гаиләмә хәбәр иткәч, башта каршы булдылар. Бераздан, май ахырында китәргә, дигән карар кылып, военкоматка барып, гариза язып, команда җыелуга, без киттек. Беренчедән, күңелем белән гел волонтер, икенчедән, телевизордан кешеләрнең газапларын күрү, балалар елавын ишетү бик авыр. Шунлыктан, махсус хәрби операциядә катнашудан читтә кала алмадым. Мин әлеге карарны уйлап кабул иттем. Анда минем файдам булачагын аңладым. Минем ярдәм кирәк булганда, ярдәм итми кала алмыйм, дип аңлаттым», – диде Зөлфәт абый.
Үз ихтыяры белән киткән Зөлфәт Ваһапов өлкән укчы, аннары бүлек командиры булып хезмәт иткән. Бер үк вакытта сугышчыларга, җирле халыкка медицина ярдәме күрсәткән һәм санинструктор булган. Ләкин көннәрнең берсендә аның үзенә медицина ярдәме кирәк булган. Хәрби хәрәкәтләр барышында контузия ала һәм контракты тәмамлануга Ижау­га кайта. Биредә госпитальдә дәваланып чыга. Хәзерге вакытта тернәкләнү узу белән беррәттән Зөлфәт Зариф улы Ижау дәүләт медицина академиясе студентлары, шулай ук хәрби әзерлек буенча кыска срок­лы курсларда укучылар өчен медицина курслары, укыту-өйрәнүләр алып бара.
«Махсус хәрби операциягә июнь башында кушылдым. Поли­гон Ростов астында, Новочеркасск шәһәрендә иде. Анда барып төшүгә вазифалар, урыннар буенча бүлделәр. Без килгәндә, батальон туп­ланган, шунлыктан медицина вазифалары буш түгел иде. Мине башта өлкән укчы итеп билгеләделәр. Мин отделение командиры вазифасына керешкәч, взвод командирына беренчел ярдәм күрсәтер өчен булса да, медицина сумкасы һәрвакыт минем белән булачагын әйттем. Ул моның белән, әлбәттә, ризалаш­ты. Ә санинструктор исә шатланды гына, чөнки ул бөтенләй медицинадан ерак иде.

Сугыш вакытында мин укчы булып саналсам да, санинструктор да булырга туры килде. Яралыларга ярдәм иттем, 3 ай буе сугышның алгы сызыгында булырга туры килде. Фронттагы көннәр һәрвакыт кардиограмма кебек: күтәрелешләр дә, аска төшүләр да бар. Тигез көннәр бик сирәк. Барысына да ияләшергә кирәк. Окопларны үзебез казыдык. Тирәнрәк казысаң, куркынычсызрак. Окопларда учак кабызырга ярамый. Кул астындагы материаллар белән көн күрәсең. Бронежилетлар 25 кг, бое­комплектлар, корал, үзең белән аласың, ашау, су, тушенка – барысы 40 кг. Кайчак 10ар чак­рымны шулай үтәргә туры килә. Кышкы вакытта егетләргә тагын да авыррак булгандыр, аларны кызганам. Җәйге вакытта төнлә салкын булса, көндез кояш җылыта, киемнәрне киптерергә дә була иде.

Яралар белән сугышучы егетләр дә шактый. Бер сугышчының тәнендә 3 кыйпылчык бар иде, ул бирешмәде, 1 атна сугышты. Базага чыккач, мин аның яраларын бәйли идем. Сугыш эчендә авыртулар онытыла, авырлык­ларны, арыганлыкны сизмисең. Аннан аны госпитальгә кайтарып җибәрделәр. Андыйлар аз түгел. Окоптан сугышчыларны чыгарып, базага алып кайтып, юындыру, йоклату, кайнар ашау ашату каралган. Авыр сугышлар вакытында паника баса башлый. Башта үземне ышанычлы хис иттем. Авыр, куркыныч вакыйгалардан соң нервлар какшый башлады. 3 яклап атулар башлангач, безне камап алганнарын сизгәч, курку биләп алды. Тагын берсе: алгы сызыкта хроник стресс була. Ату тавышлары, чыннан да, шүрләтә башлый. Шулай булса да, контрактның ахырына кадәр хезмәт иттем», – ди.
Ул үзенең тәэсирләре белән уртаклашты, бигрәк тә кайнар нокталарда хезмәт итүче солдатларның туганнары һәм якыннарының яр­дәме мөһим булуын ассызыклады. Хәрби хезмәт узу сәламәт ир-атлар өчен мәҗбүри, дигән фикерен дә җиткерде. «Әлеге хәлләр тиз генә хәтердән җуелмый. Кайтуыма шактый вакыт узса да, биредәге тормышка ияләшеп кенә киләм. Үзем биредә булсам да, гел анда барасы килә. Андагы сугышчыларга ярдәм итү теләге көчле. Август ахырында кайтканнарның кай­берләренә повесткалар килгән, кайберләре үз ихтыярлары белән киткәннәр инде.
Сугышчы өчен якыннарының хуплауларын, көтүләрен тою мөһим. Фронтка барырга курыкмаска кирәк! Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тиеш. Хәзер анда көрәш алып барганнарга бер йодрыкка тупланган тимердәй ихтыяр көче, кыюлык, госпитальләрдә булганнарның савыгуын, кыюлык телим. Ә алгы сызыктагы егетләрнең өметсезлеккә бирелмәүләрен, иртәме-соңмы өйләренә исән-сау кайтуларын телим. Онытмагыз: сезне өйдә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз көтә», – ди Зөлфәт абый. Үзе исә гаиләсе белән телефоннан смс-хәбәрләр язып элемтәдә торган. «Гаиләгез сезнең белән горурланадыр…» – диюменә ул: «Ватанны сак­лаучылар көнендә оныкларымның балалар бакчасына бардым. Әлбәттә, оныкларым өчен зур горурлык булгандыр», – ди.
Декабрь аенда башкалабыз­да Наил Зыятдинов җитәкләгән «Дом друзей» оешмасы ачылды. Моңа карата да Зөлфәт абый үз фикерен җиткерде. «Минемчә, мондый оешмалар бик файдалы һәм кирәк. Анда сугышчыларга төрле яклап ярдәм күрсәтелә: протезлар, коляскалар, психологик ярдәм. Өйгә кайткач, гаиләң, танышларың белән уртак тел табу да авыр, адаптация узу җиңел түгел. Мин әле хәзер дә мондагы тормышка ияләшеп бетмәдем. Чөнки телевизордан гел шуны күрсәтеп торалар, сугышчылар белән дә элемтәдә торам. Сөйләшүләр бары тик шул хакта гына. Үз эчеңә бикләнергә ярамый, гаиләң – ул синең тылың.
Кыюлык, нык­лык, Ватанга мә­хәб­бәт – болар чын, намуслы кешеләргә хас сыйфатлар. Барлык авырлык­ларга карамастан, ир-егетләребез каһарманлык һәм батырлык үрнәге күрсәтәләр!
Зөлфәт Зариф улы – чын ир-ат, герой якташыбыз! «Мин үземне герой итеп санамыйм. Мин бары тик йөрәк ни кушса, шуны гына эшләдем», – ди ул. Без аның белән горурланабыз, тизрәк тернәкләнүен телибез.

Гөлнара Вәлиева.