Юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?
Елдан-ел республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, безгә – укытучыларга, тәрбиячеләргә, әти-әниләргә – балаларга кечкенәдән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.
Беркөнне «Апа, сез юл йөрү кагыйдәләрен бозасызмы?» – дигән сорауга сискәнеп киттем. Борылып карасам, янымда төркемемә йөрүче шаян гына бер малай басып тора. Ә күзләре хәйләкәр елмая. Күңелдә: «Әллә берәр вакыт ашыгып, юл кагыйдәсен боздым микән? Бу бала күреп калды микән?» – дигән шик туса да, тиз генә сорауга жавабымны бирәм. «Юк. Ә нигә?» – дим, аның кебек мин дә елмаеп. «Юк, болай гына, мин әти белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәм, шартлы билгеләрне дә истә калдырырга тырышам, бакчада өйрәнгәннәрне әтигә өйрәтәм», – диде дә, йөгереп китеп барды. «Менә рәхмәт», – дигән сүзләремне ишетми дә калды.
Сентябрь аен балалар бакчасында тулысынча юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышлыйбыз без. Җәйге озын яллардан соң, укучылар гына түгел, балалар бакчасына йөрүче малайлар, кызлар да юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, бакчага юл тота. Кемгәдер юл аша чыгарга кирәк, транспортта килүчеләр белән автобуста үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнәбез. Бакчабыз юл буенда урнашканлыктан, бу кагыйдәләрне белү аеруча зарур.
Балаларга кечкенәдән үк «юл әлифбасын» өйрәтү, аларда юл йөрү кагыйдәләрен формалаштыру – әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, педагогларның бурычы. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу – шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә акрынлап сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре ышанычлы ярдәмче, ә эш нәтиҗәле була.
Балаларның шушы өлкәдә белемнәрен ныгыту, системалаштыру максатыннан, без төрле дидактик уеннар кулланабыз. Күрсәтмә әсбапларны һәм уеннарны үзебез әти-әниләр белән бергә дә ясыйбыз. «Транспорт төрләре», «Нинди билге икәнен әйт!» «Билгеләрне урнаштыр», «Дүртенчесен әйт!», «Кайсы билге югалган?», «Светофор» кебек уеннарны балалар кызыксынып уйныйлар. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәү, урамда, транспортта үз-үзеңне дөрес тоту буенча автошәһәрчектә, юл йөрү бүлмәсендә төрле сюжетлы, хәрәкәтле уеннар оештырабыз. «Кызыл, сары, яшел», «Игътибар – җәяүле», «Яшел ут эстафетасы», «Юл хәрәкәтен җайга салучы – командасы» кебек уеннарны балалар бик теләп уйныйлар.
Бакчабызда Түбән Кама шәһәреннән «Есть идея» театры да кунак булып китте. Алар кечкенә тамашачы дусларына «Урман юлы» исемле театр куйдылар. Спектакль барышында курчаклар белән балалар юл йөрү кагыйдәләрен ныгыттылар.
«Юл йөрү кагыйдәләре буенча куркынычсызлык» аенда әти-әниләр дә читтә калмый: бергәләп сәяхәтләр, күзәтүләр уздырабыз. Ата-аналарга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча да эш алып барыла. «Юлда уяу булыгыз!« темасына анкета уздырылды. «Бала – транспортта», «Игътибарлы бул, юлда – балалар!» темаларына консультацияләр, әңгәмәләр үткәрелде.
Күмәк эшләнгән эш нәтиҗәләре уңай нәтиҗәләр бирер, дип ышанып калабыз. Юлда әти-әниләр дә, балалар да игьтибарлы булсыннар иде.
Ләйсирә Йосыпова.
ФИКЕР
Гүзәл Нургаянова (Ижау шәһәре): «Мин машинада йөргәндә беркайчан да кагыйдәләрне бозганым юк. Штраф түлисем килми. Юлдагы кеше өчен дә, икенче машина йөртүче өчен дә куркам. Юлда мин бик игътибарлы йөрим, ашыкмыйм, мине узсалар – уздыртам, юл йөрү кагыйдәләрен барысын да үтим. Җәяүле булганда да кагыйдәләрне бозганым юк. Балам бар һәм мин аның өчен үрнәк булырга тиеш. Коляска белән юлны чыкканда, бары яшел төскә генә чыгабыз. «Хәзер яшел янса, безгә чыгарга ярый», –дип аңлатам. Аңа 2 яшь. Кызыл ут янганны күрсә, «Ай-яй-яй», – дип әйтә, янәсе ярамый. Бала киләчәктә юл йөрү кагыйдәләрен үтәсен дисәк, иң элек аларга үзебез үрнәк күрсәтергә тиеш.
Айгөл Батталова (Ижау шәһәре): «Дөресен генә әйткәндә, юл йөрү кагыйдәләрен бозган чаклар булды. Җәяүлеләр чыгу өчен куелган урыннар ерак булса, сирәк булса да, машиналар булмаган очракта, юл аша чыгам. Ә менә янымда балалар булганда, бозмыйм. Зебра аша һәм яшел ут янганда гына юлны чыгабыз».