Зинира Салихова: «Иң зур хыялым чынга ашты»
Әниләр бәйрәме уңаеннан республикада “Ана даны” медале алучылар арасында Сарапул районы Сигаево авылыннан милләттәшебез Зинира Халит кызы Салихова бар иде. Аның белән әңгәмәдән соң туган язманы сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле газета укучыларыбыз.
“Бу медаль — минем әниемнең безгә биргән тәрбиясенә зур бәя. Чөнки ул безне үз мисалында чын кеше итеп тәрбияләмәсә, минем дә балаларыма бирер мирасым булмас иде”, — ди Зинира ханым бүләк турында сүз кузгалткач. “Мин Башкортстан республикасының Яңавыл районы Карманлы авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Гаиләдә өч бала үстек. Әнием гомер буе сыер савучы, әтием балта остасы, мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшләде. Без һәрвакытта әти-әнигә булышып, хезмәт тәрбиясендә үстек. Әни белән сыер саварга йөрсәм, әти белән балта тотарга, урманга утын әзерләргә дә, печән чабарга да туры килде. Мин моңа һич тә үкенмим, бары тик аларга рәхмәтемне генә җиткерәм. Үзем гаиләле булгач, иң зур хыялым — күп балалы тату гаилә булдыру иде. Тормыш иптәшем белән кызыбыз Эльвира янына малай да алып кайтырга кирәк дигән идек, Ходай берьюлы ике малай бүләк итте үзебезгә. Илмир белән Илдар менә шулай хыялларымны тормышка ашырды. Аннан без ирем Рәшит белән бар көчебезне аларны тәрбияләүгә, чын кеше итүгә багышладык”, — дип сөйләде Зинира ханым үзенең гаиләсе турында.
Яшь Салиховлар гаиләсе 1978 елда Башкортстаннан Сарапул районының Сигаево авылына күченеп киләләр. Зинира ханым хисапчы буларак эшен нефть чыгару өлкәсендә башлап җибәрә һәм лаеклы ялга чыкканчы үз эшенә тугры булып кала. 32 ел хисапчы булып эшләү дәверендә күп тапкырлар Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Алай гына да түгел балаларында да бу өлкәгә мәхәббәт уята ала ул. “Элек-электән калган традиция – балаларны үз мисалыбызда тәрбияләү шулдыр инде. Кызым: “Мин беркайчан да хисапчы эшен сайламыйм, бабай кебек укытучы булам”, — дип планлаштырып, булачак дәресләре өчен язучы һәм шагыйрьләрнең портретларын җыя иде. Тик һөнәр сайларга вакыт җиткәч, Ижау авыл хуҗалыгы академиясенең хисапчылар әзерли торган бүлегенә укырга керде. Бүгенге көндә “Роснефть” оешмасында әйдәп баручы белгеч булып эшли”, — дип горурланып сөйли Зинира ханым кызы Эльвира турында. Апасы артыннан әлеге өлкәгә игезәк малайларның берсе Илдар да килә. Ул “Удмуртнефть” оешмасында мастер ярдәмчесе булып эшли. Һөнәре буенча төрле бәйгеләрдә катнашып, лаеклы урыннар яулый, шулай ук пауэрлифтинг белән дә шөгыльләнә. Ул — әлеге спорт төре буенча спорт мастерына кандидат. Илмир “Калашников” концернында инженер-технолог булып эшли.
Зинира ханымның тормыш девизы — “Зарлануларсыз актив тормыш алып барырга!” Ул бу сүзләренә тугры. Лаеклы ялга чыккач, аның өчен яңа уңышларга, күңелле мизгелләргә, искиткеч сәяхәтләргә бай актив тормыш башлана. Иң беренче максаты — машина йөртү таныклыгы алу булса, икенчесе — үз көче белән машиналы булу. “Пенсиягә чыгып, өйдә генә ятмасаң, барлык максатларга ирешергә була. Мин 8 ел инде челтәрле (сетевой) бизнеста эшлим. Биредә эшләп, машина алу бәхетенә дә ирештем”, — ди ул. Зинира ханым спорт белән дә бик теләп шөгыльләнә икән. Аның фикеренчә, җиңел атлетика белән шөгыльләнү, чаңгыда йөрү, йөзү, скандинавия йөреше белән мавыгу – озак еллар эшләү дәверендә таушалган сәламәтлекне ныгыту өчен менә дигән дару. Баштарак җиңел атлетика һәм чаңгы ярышлары буенча шәһәр күләмендә призлы урыннар яуласа, соңрак район һәм республикакүләм ярышларда да алдынгылыкны бирми. Быел Ижауда узган скандинавия йөреше буенча халыкара фестивальдә хатын-кызлар арасында 10 километрга йөрү дистанциясендә беренчелекне яулый Зинира ханым. “Афәрин!” – диясе килә. Балалары да һәр җирдә актив. Алар гаиләсе, тормыш иптәше, балалары, оныклары, якыннары өчен җанын бирергә әзер булган әниләре белән горурланалар. “Без әти-әнидән бик уңдык, алар – искиткеч кешеләр. Безнең өчен бар яктан да үрнәк. Кайда гына булсак та, әти-әнинең ярдәмен тоеп, назлы тавышларын ишетеп яшибез. Һәрвакыт төпле киңәшләр биреп, сагынып, төп йортта һәр атна саен безнең барыбызны да көтеп торалар. Безнең дә эш атнасы тәмамлануга өйгә кайтасы килеп тора, чөнки биредә тәмле камыр ашлары пешереп, кадерле әти-әниебез көтә. Иң зур бәхет – йорт тулы балалар тавышы, оныкларның йөгереп, уйнап йөрүе, балачакның күңелле мизгелләрен искә төшереп, рәхәтләнеп чәй эчүләр. Без бер-беребездән сүнмәс энергия алып, һәр туган көнгә куанып яшибез!” – ди Эльвира.
Гүзәл Шакирова.