Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Ансамбльнең кояшы
27.10.2022

Ансамбльнең кояшы

Можга шәһәрендә эшләп килүче «Кояш нурлары» балалар ансамблен Зилә Әдһәм кызы Сафина җитәкли. Әлеге ансамбль Ижау шәһәрендә узган республикакүләм фестивальләрдә мактаулы урыннарны яулый. 2020 елны «Чулпан», 2021 елны «Мечтай с музыкантофф», 2022 елны «Жар-Птица России» халыкара фестивальләрдә дә җиңүче булдылар. Зилә Әдһәм кызы республикакүләм композиторлар конкурсында татар җырлары авторы буларак җиңү яулаган. Агымдагы елда Зилә Сафина Удмуртия Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шушы көннәрдә аның белән әңгәмә корырга туры килде һәм күңелемдә туган иң беренче фикерем: «Ансамбльнең исеме җисеменә бигрәк туры килгән, аның кояшы Зилә ханым үзе икән». Чөнки ул тәрбияләгән сабыйлар татар моңын республикага, илгә сибәләр. Ә Зилә ханым үзе кояш кебек сөйкемле, сүзләрен уйлап кына, йомшак итеп сөйли. Можга районы мәдәният йортында хормейстер булып эшләүче Зилә Сафина белән корган әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Зилә ханым, сез кайсы яктан? Нинди гаиләдә үстегез? Балачакта нәрсәләр белән шөгыльләндегез?

– Мин тумышым белән Чаллы шәһәреннән. Әни безгә карата бик таләпчән булды. Ул безнең яхшы кешеләр булып үсүебезне теләп, бездә мөстәкыйльлек, җаваплылык сыйфатлары тәрбияләде. Мине гимнастикага, бассейнга (судан куркып барыбер йөзәргә өйрәнмәдем) язды. Мәктәп хорында, аннары музыка мәктәбенең баян классында шөгыльләндем. Әнигә өй эшләрендә дә булыштым. Миннән 10 яшькә кечерәк энемне карадым.

– Ә сәхнә юлына ничек кереп киттегез?
– Бассейн да, гимнастика да мине үзенә тартмады. Мәктәптә фольклор ансамбленә йөргәндә, тавышым ачылды. Ун яшьтән Чаллы шәһәренең «Айгөл» балалар ан­самбленә йөри башладым. Ансамбль Италиядә узган халыкара фольклор фестивалендә чыгыш ясады. Мин анда халык җыры белән бардым. Миңа композитор Илгиз Закиров уйнады. Шулай итеп, унике яшемдә Италиядә узган фестивальдә булырга туры килде. «Айгөл» фильм – мюзиклында да катнаштым, «Чаллы. Татар җыры-94» фестивалендә дипломга лаек булдым. Тормышым сәхнәгә бәйләнеп киткәнен сизми дә калдым. Сәхнә юлын сайлавымда «Айгөл» ансамбленең җитәкчесе Алия Хафизуллинаның өлеше зур. Ул миндә ышаныч уятты. Шулай ук музыка училищесында укыганда, Сәлимә Хисмәтова да минем тормышымда зур роль уйнады. Ул шундый ачык, ихлас күңелле мөгаллимә иде. Мин аның өчен студент кыз гына булмадым. Ул мине якын күрде, сәләтемне үстерергә ярдәм итте. Музыка көллиятен тәмамлаганнан соң, ике ел Казан филармониясендә эшләдем.

– Ә балалар белән кайчан эшли башладыгыз?
– Кияүгә чыгып, Саба районы Шәмәрдәндә яши башлагач, «Хыял» балалар триосын оештырдым. Без бик күп конкурсларда катнаштык. Халык исемен алдык. Музыка мәктәбендә эшләгәндә, байтак кына балаларым конкурсларда җиңү яуладылар. Миләүшә Сәгъдуллина, Гүзәл Гарифуллина миндә шөгыльләнделәр. Можгага килгәч, «Октябрь» мәдәният үзәгендә «Кояшкай» балалар ансамбле оештырдым. Беренче чыгарылышта шөгыльләнгән Розалия Панфилова (ул чакта аңа җиде яшь иде) яныма килде дә: «Апа, минем татарча җырларга өйрәнәсем килә», – диде. Аның бу сүзе балалар ансамбле оештырырга этәргеч бирде. Әкренләп татарча җырларга теләк белдергән кечкенә балалар килә башладылар. Шуңа без ансамбльнең исемен «Кояш нурлары» дип үзгәрттек.
Бүгенге көндә ансамбльгә балалар 3 яшьтән йөриләр. 16 бала атнага ике тапкыр шөгыльләнәләр. Хәзер дүртенче состав җыелды. Быел чыгарылачак кызлар өч тавышка җырлый башладылар. Аларның матур итеп җырлауларына үзем дә горурланып куям. Азалия Насыйбуллинаның тавышы бик көчле, матур. Чыгып киткәнче аларны республикага күр­сәтәсем килә. Шулай ук быел Чаллы шәһәрендә узачак «Йолдызлык» җыр фестивалендә дә катнашу теләге зур. Әлегә ансамбльдә шө­гыльләнгән бер генә бала да мә­дәният юлыннан китмәделәр, әмма музыка белән шөгыльләнү бер генә балага да комачауламый, чөнки алар йомшак күңелле, тәртипле, әх­лаклы булалар.

– Ансамбльгә татар телен бел­мәгән балалар да киләдер. Аларны нинди алымнар белән татар телендә җырларга өйрәтәсез?
– Дөрес, балалар ансамбльгә килгәндә, татар телен белмиләр. Башта татар телендә исәнләшергә, үзләре турында сөйләргә, санарга өйрәнәбез. Җырның сүзләрен өй­рәнгәндә, тәрҗемә итеп, аның эч­тәлеген аңлатам. Сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәбез. Әти-әниләр бик нык ярдәм итәләр. Можга татар­ларының милли-мәдәни автономиясенә, шәһәр хакимиятенә, Бөтендөнья татар конгрессына рәх­мәтебез зур. Алар ярдәмендә мил­ли костюмнарыбыз барлыкка кил­де. Ул яклап без бик бәхетле. Удмуртларның да безнеке кебек милли киемнәре юк. Шуңа күрә мин ансамбльне сөенеп җитәклим.

– Сәхнәдә балалар белән кызык­лы хәлләр булганы бармы?
– Әлбәттә, төрле хәлләр була. Бервакыт 4 яшьлек Айшә белән Айсель сәхнәгә җырларга чыктылар. Айшәнең җырламыйча тамашачыларга шаккатып карап торганын һич онытасым юк.

– Сез балалар белән ничек уртак тел табасыз?
– Мин Удмурт дәүләт уни­вер­си­тетының психология бүлеген тәмамладым. Анда алган белемнәр миңа балалар белән эшләгәндә бик булыша. Ансамбльдә шөгыль­ләнгәндә, төрле уеннарны кулланам, тестлар уздырам. Психологияне белүем кешеләр белән аралашканда ярдәм итә.

– Бүгенге көндә балалар җыр­ларына кытлык булгангамы, сабыйлар да мәхәббәт турында җыр­лыйлар. Сез моңа ничек карыйсыз?
– Мин үзем конкурсларда еш кына жюрида утырам. Җиде яшьлек баланың зурлар җырын җырлавы дөрес түгел, дип уйлыйм. Моңа музыка җитәкчеләре игътибар итәргә тиешләр. Дөрес, Интернетта балалар җырларының фонограммасы аз һәм үзебезнең дә фонограмма яздырырга мөмкинлегебез юк. Удмуртиядә шундый студия булса, сәхнәгә яңа җырлар чыгар иде. Шәмәрдәндә эшләгәндә, без фонограмманы үзебез яздыра идек. Мин аларны хәзер дә кулланам. Бүгенге көндә гармунчыларга кытлык булу да йогынты ясыйдыр. Мин үзем баянда, пианинода уйный беләм. Тик мәдәният йортында бу уен кораллары юк.

– Конкурслар, фестивальләр узганда нәрсәгә игътибар итәсез?
– Балалар белән конкурска барганда, мин аларга үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлатам. Кайчакта конкурсларда балалар астын өскә китереп чабып йөриләр, тавышланалар. Бу бер дә музыка белән шөгыльләнгән балаларга килешми. Мин һәрбер дәрестән соң балаларга үзләрен тәртипле тотканнары өчен кул чабам. Алар миңа белем биргәнем өчен рәхмәт әйтеп кул чабалар. Шулай итеп без бер-беребезгә рәхмәт әйтешәбез. Кайчакта тәрбия сәгатьләре дә уздырырга туры килә. Тик мин балалар белән сөйләшкәнне, ясаган ки­сәтүләремне әти-әниләргә җит­кер­­мим.

– Зилә Әдһәм кызы, сез нинди әни?
– Мин бик таләпчән әни, әмма улым белән дә, кызым белән дә арада җылы мөнәсәбәт сакланды. Кызым Алабугада – дизайнер, улым Можгада программист һөнәрен ала. Буй җитсәләр дә, кызым көн дә шалтыратып: «Әнием, мин сине яратам», – ди. Улым йокысыннан торгач: «Әнием, сине бер генә кочаклыйм әле», – дип кочаклап ала. Икесе дә бик матур җырлыйлар. Итекченең читеге юк, дигәндәй, ба­лаларыма җыр буенча китәргә ярдәм итә алмадым. Кызым минем ансамбльгә берничә ел йөрде. Әмма ул рәсемнәрне бик оста ясый. Шуңа күрә икенче һөнәрне сайлады. Бүгенге көндә балаларымнан бик канәгать.

– Сезнең холкыгыз нинди?
– Үземә һәм тирә-юньдәгеләргә бик таләпчән, эштә кырыс, җаваплы, кайчагында артык хискә бирелүчән, хуҗалыкта, ашханәдә экспериментлар ясарга, бакчачылык белән шөгыльләнергә яратам. Холкымның начар яклары да бар: максатыма ирешү өчен үзсүзләнергә, ке­шеләрнең теңкәләренә тияргә мөм­кинмен, явызлана да алам.

– Сез үзегезне бәхетле дип саныйсызмы?
– Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Яраткан һөнәрем бар. Мине көтеп торучы, яратучы балаларым бар. Мин аларны яратып, көтеп алам. «Сөмбел» ансамблендә шөгыльләнгән әбиләр дә кайчан чакырсам да, шунда ук килеп җитәләр. Можга татарларының милли-мәдәни ав­тономиясенең ярдәмен тою да ми­ңа сөенеп эшләргә ярдәм итә. Аллага шөкер, ныклы терәгем булырдай балаларым, яраткан ирем бар.

– Зилә ханым, без сезнең өчен бик шат. Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт.

ФИКЕР

Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Эльвира Насыйбуллина:

«Моңа кадәр бездә Зилә ханым кебек һөнәри белемле музыка бел­гече булмады. «Кояш нурлары» ансамбле чыгышларын халык бик яратып кабул итә. Без аның эшенә зур бәя бирәбез һәм аны хөрмәт итәбез. Укытучылар, тәрбиячеләр әкиятләребез аша балаларда татар теленә мәхәббәт уятсалар, Зи­лә ханым җырларыбыз аша татар мәдәниятенә юл сала. Зилә ха­­ным балалар күңелендә халык җыр­­ларына мәхәббәт уята. Балалар, яшьләр аларны белеп үсәләр. Өл­­кәннәр көненә әзерләгән чарада да «Кояш нурлары» матур итеп чыгыш ясады. Можга шәһәрендә җыр фестивальләре, конкурслары уздырганда, Зилә ханымның фи­керенә таянабыз».

Рилия Закирова.