Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Җанлы тарих дәресе
3.11.2022

Җанлы тарих дәресе

Удмуртия Республикасында бер гасыр элек барган гражданнар сугышы вакыйгалары әле дә җаннарны тетрәндерә. Еллар узу белән аңа кызыксыну артканнан-арта бара.

Ни өчен «аклар» безнең якларга теш-тырнагы белән ябышкан соң? Чөнки безнең туган җиребез илебезне икмәк белән тәэмин иткән һәм 1918 ел башына илебездә җитештерелгән коралның дүрттән бер өлеше Удмуртиядә чыккан. Ә иң мөһиме: Ижау, Воткинск заводларында Тула һәм Сестрорецк корал заводлары өчен югары сыйфатлы корыч җитештерелә. Гражданнар сугышында канкойгыч бәрелешләрнең берсе Сарапул өязе, элеккеге Вятка губерниясе, Юрино авылы янында уза. «Кызыл»ларның Көнчыгыш фронты белән генерал Александр Самойло җитәкчелек итә. Ә «ак­лар»ның һава флоты белән аның бертуган энекәше Николай идарә итә. Туган туганга каршы көрәшә. 1919 елның 2 июнь таңы… Легендар Владимир Мартинович Азинның данлыклы 28 нче дивизиясен халык «тимер» дип йөртә. Шушы дивизиянең 40 нчы полкы белән 19 яшьлек Василий Чуйков идарә итә. Ул соңрак Сталинград өчен барган сугышларда маршал исемен ала, ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Чуйков «аклар»ны махсус алга җибәрә, ара 300 метр калгач, гаубицадан (18 чакрым ераклыкка атарга сәләтле авыр артиллерия) ут ача. «Аклар»ның берничә мең солдаты Юрино кырында мәңгегә ятып кала. Ә исән калганнары яу кырыннан, винтовкаларын, аяк киемнәрен салып ташлап, яланаяк качалар. Авыл халкының ул мәетләрне җыярга, хәтта җигүле атлары да җитми. Аннан соң Кигбай, Сигаево, Усть-Сарапулка «аклар»дан азат ителә. Ә Сарапул сугышсыз гына «кызыллар» кулына күчә. Бу көрәшне халыкта «Юринское убоище» дип атыйлар.
Удмуртиянең бер төркем энтузиастлары, бер гасыр элек булган көрәш вакыйгаларын тулырак күз алдына китерү максатында, сугышның бер көнен чынбарлыктагыча күрсәттеләр. Бу бигрәк тә үсеп килүче буын – балалар, укучылар өчен мөһим. Мәктәптә тарих укытучысының сөйләгәнен тыңлаганчы, үз күзләрең белән күрү нәтиҗәлерәк. Шуңа күрә бу көнне Удмуртиянең шәһәр-авылларыннан, махсус автобусларга утырып, бик күп балалар килде. Тамашачының 75 %ы балалар иде. Гомумән, бу чарада 3 мең тамашачы булды, диделәр оеш­тыручылар. Чит өлкә-төбәкләрдән: Самара, Казан, Киров, Саратов, Стәрлетамак, Уфа, Сембердән те­ат­ральләштерелгән тамашаны әзер­ләргә 50 кеше килгән.
Казаннан килгән «Витязь» клу­бы җитәкчесе, Татарстан Рес­публикасының атказанган мә­дәният хезмәткәре Влади­мир Вениаминович Хабаров Татарстан милли музеенда фәнни төзекләндерү бүлеге мөдире булып эшли. «Бу – тарихның тере дәресләре. Кешеләр тарихыбызны онытмасыннар иде, әгәр оныталар икән, Украинадагы хәлләр кабатлануы ихтимал. Бу вакыйгаларны кешеләр китаплардан, дәреслекләрдән түгел, ә үз күзләре белән күрсеннәр, тойсыннар…» – диде. Оештыручылар палаткаларда төн кунганнар. Окоп һәм землянкалар казып, әзерләп куйганнар.
Мин дә маршрут автобусына утырып, 37 чакрым юл үтеп, иртән иртүк барып җиттем. Учак янып тора. Портянкаларын бәйләгән, шинель кигән солдатлар учак янында кайнаша. «Яңарыш» газетасыннан икәнлегемне әйткәч, мине дә җиз самавырда кайнаган кайнар чәй, тәмле солдат боткасы белән сыйладылар. Хәрби котелоктан ашадым. Ачык һавада хәрби музей, балалар өчен хәрби уеннар оештырылган. Күз алдында, мичтә кабартма–коймак пешереп бирәләр. Сугышчылар иңнәренә винтовкаларын асып йөриләр. Мохит нәкъ элеккеге кебек, күңелем бу күренешкә бөтенләй ышанып бетте. «Максимка» пулеметыннан, винтовкалардан аттылар, гранаталар шартлаттылар, әлбәттә, буш пат­роннар белән. Солдатлар арасында «яраланучылар» һәм «үлүчеләр» дә булды. Сугыш 20 минут барды, нәкъ чын диярсең. Аны тыныч кына карау мөмкин түгел иде, күзгә яшь килә…
Бу чараны оештыручыларның берсе – Сигаево мәктәбенең тарих фәне укытучысы Александр Гафуров сугыш барышын сөйләп, аңлатып торды. Бик күпләр сугыш барышын телефоннарына төшерделәр, соңрак уйнаучылар янына басып, истәлеккә фотога төштеләр. Тамашачыларны сәламләргә Сарапул районы башлыгы Игорь Асабин, Дәүләт Думасы депутаты Лариса Буранова килгән иде. «Сугышлар кабатланмасын, ил-күкләребез тыныч булсын!» – диделәр алар үз чыгышларында. Бу теләкләр бүгенге көндә аеруча актуаль.
Ил тарихында, халык язмышында сугышлар тирән яра калдыра. Әлеге чара сентябрь аенда узган булса да, анда күргәннәрем һаман күз алдыннан китми. Укучыларны патриотик рухта тәрбияләүдә әлеге чара бик үтемле булды. Әйе, хәзерге шартларда туган илгә мәхәббәт, пат­риотизм хисләре тәрбияләү җиңел эш түгел. Шуңа да тарихыбызны дөрес итеп балаларга күрсәтеп, яшь буынга өйрәтеп калдыру, алар күңелендә өмет, киләчәкнең матур булуына ышаныч уяту – төп бурыч.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.