Замананы иярләгән Вәлитовлар
Фәрид әфәнде — Удмуртиядә билгеле шәхес. Ул җитәкләгән “Заря” җәмгыятендә җитештерелгән продукцияне республикада гына түгел, күрше регионнарда да үз итәләр. Тырышлыгы, ару-талусыз хезмәте нәтиҗәсендә берничә тапкыр “Бренд Удмуртии”, “Предприниматель года” исемнәренә, Дәүләт бүләкләренә лаек булган, 15 ел район советы депутаты булып хезмәт куйган эшмәкәр – үз нәселенең тамырларын барлаучы, саклаучы шәхес тә әле.
Зөләйха ханым һәм Фәрид әфәнде Вәлитовлар гаиләсе белән миңа Казан шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре форумына барганда якыннанрак танышырга насыйп булды. Чын татар гаиләсе шундый булырга тиештер дигән фикер белән кайттым мин. Фәрид әфәнде зыялы, дөнья күргән, тыныч, шул ук вакытта юмор хисенә дә бай кеше. Зөләйха ханым һәрвакыт аның янында. “Фәрид кайда, мин шунда, сәламәтлеген дә кайгыртам, эшебез, көнкүрешебез дә гомер буена бергә. Чөнки бүгенге көнебезнең җитешлеген без бергә кулга-кул тотынышып, хезмәт куеп күтәрдек”, — диде ул. Зөләйха ханым шушы көннәрдә 65 яшен каршылый. Әлеге уңайдан алар гаиләсендә булып, бергәләп гомер дисбесен барладык. Ә дисбе шактый кызыклы, урыны белән аяныч та, сокланырлык та бер хикәят булып чыкты…
Җан тартмаса, кан тарта
Сүзебезне Фәрид әфәнденең 60 еллык юбилеена багышланып удмурт язучысы Вячеслав Ар-Серги тарафыннан нәшер ителгән китаптан башладык. “Прикоснуться к своим истокам” китабында Фәрид әфәнденең нәселенең шәҗәрәсе, үзенең тормышы тасвирланган. Ә нәселенең тарихы байтак кына саллы…
1932 елда безнең зур нәселле гаилә, төнлә белән төялеп, Сарман районы Чураш авылыннан Ижау шәһәренә качалар. Имам-хатыйп Хәлиулла минем бабамның бабасы үз вакытында Бохара мәдрәсәсендә белем алып, Сарман районы Чураш авылында хәзрәт булып хезмәт итә. Минем әбинең әбисе Мөшәрәфә белән аларның өч баласы: Солтанхәмит, Мөхәммәдләбиб, Сәлмән (сугышта хәбәрсез югала) туа. Солтанхәмит минем әтинең әтисе. Хәлиулланың энесе Хәбибулла авылда кибет тота. Күмәкләштерү чорында аны гаиләсе белән Себергә сөрәләр. Аның улы Хәнифнең Ижауга безгә кайтканын хәтерлиләр иде әле. Ә Хәлиулла хәзрәт бу капкыннан Ижауга китеп кача. Әтинең әнисе Мәрьям әби генә кача алмый… Әби бик чибәр, матур булган. Аларның минем бабай Солтанхәмит белән мәхәббәтләре көчле булган диләр. Мәрьямгә большевиклар начальнигының күзе төшә. Әлеге адәмне Мәрьямнең ир хатыны, әни булуы да туктатмый, ул аны мыскыл итә. Шул ук вакытта Вәлитовлар гаиләсен халык дошманы дип, Себергә сөрергә карар чыгаралар. Хәлиулла хәзрәткә бу турыда кемдер хәбәр сала. Менә шулай алар төнлә төялеп, Ижауга чыгып качалар. Ул вакытта Ижауга эшче көчләр күп кирәк була. Алар Ижауга килү белән, үзләрен саклап калу өчен, фамилияләрендәге бер хәрефләрен алыштырып, Валетов дип яздыралар. Әбием Мәрьям минем сабый бала булган әтием белән Чураш-та калдырыла. Мин бүгенге көнгә кадәр аны ник анда бер үзен калдырганнарын аңламыйм, йөрәгем әрни. Бәлки, аның энесе шунда булганга аңа ышандырып калдырганнардыр, ләкин ул да озак тормый, вафат була. Аларга әти белән чит- ят кешеләрдә яшәргә туры килә. Чөнки Вәлитовлар гаиләсенең бөтен булган мөлкәте тар-мар ителә. Ижауга: “Малаегыз ачтан үлә, килеп алып китегез”, — дигән хәбәр ишетелә. Бераз вакыт үткәч кенә бабайның туганы Сәлмән, качып кына Чурашка кайтып, әтине алып килә. Әби аны ничек биргәндер берәү дә белми, бәлки исән калсын дип уйлап ризалашкандыр. Берничә елдан Мәрьям әбине, әтине күрер өчен, җәяү Ижауга килгән диләр. Ләкин биредә инде икенче гаилә булгач, аңа әтине күрсәтмәгәннәр дә, бирмәгәннәр дә. Соңрак Сарман ягыннан аянычлы хәбәр ишетелә. Авылда басуда көлтә өйгәндә, ул авыр көлтәләр астында калып вафат була. Шунысы үкенечле: әбинең бер туганын да таба алмадым… Минем бабай биредә Миннур исемле хатынга өйләнә, аларның ике баласы туа. Әтигә 12 яшь булганда, бабай туберкулез авыруыннан вафат була. Хәлиулла хәзрәт белән әби әтине үзләренә тәрбиягә алалар. Миннур әбидән туган Вәяс белән Вәсимәне башка туганнар аякка бастырырга булыша.
1946 елда 16 яшендә әти төрмәгә эләгә. Аннан 24 яшендә генә кайта. Ул турыда сөйләргә яратмый иде ул. Гомумән, ниндидер курку бар идеме, үткәннәр турында сөйләшми идек. “Ни өчен утырттылар?” — дигән сорауга: “Бер телем икмәк өчен”, — дип җавап бирә иде. Сталин режимының Колыма лагере җәфасы минем әтигә дә эләгә. Кайткач, байтак кына эшкә урнаша алмый. Кулында төрмәдә утырганы турында документ кына, паспорты, акчасы юк. Кадрлар бүлегенә күпме йөреп тә эшкә алмыйлар. Чыдамлыгы беткән әти караңгы почмакта бер начальникның кайтканын саклап тора. Карашы белән аны атлаган җиреннән туктата. Аның тун якасына йомшак кына кагылып: “Туныгыз бай”, — дип, сүз башлый ул. Әлбәттә, айлар буе алар сукмагын таптаган ир-атны начальник таный. Курыкканлыгын сиздермичә: “Иртән эшкә кил”, — дип әйтергә үзендә көч таба. Иртән инде ул ТЭЦ та эшкә тотына. Бер елдан соң Розалия исемле кыз белән тормыш кора. 1955 елның 19 августында Ижауның данлыклы Татар Базары бистәсендә мин туганмын. Мин туган урам бүгенге көндә дә шундый. Мин хәзер дә бу урамның, йортның үземнеке икәнен сизәм, ул миңа шулкадәр якын. Әтием Әнәс һәм әнием Розалия гаиләсендә биш баланың иң өлкәне мин. Мөслимә, Илфат, Мөслим, Фәридә миннән соң туган балалар. Күмпедер вакыт үткәннән соң әти, артыннан йөреп, үзебезнең фамилияне кайтарды. Без чын татар фамилиясе — Вәлитов булып йөри башладык. Нәселемне барлау, шәҗәрәмне төзү минем күптәнге хыялым булса да, тормыш көткәндә, аңа вакыт җитмәде. Җан тартмаса, кан тарта, диләр бит. Шулай бер тапкыр удмурт һәм рус шагыйре, драматург Вячеслав Ар-Серги белән сөйләшеп утырганда, без гаилә, нәсел темасына кереп киттек. Ул минем тамырларымны барларга теләвемне белгәч, ярдәм сорап, халык шагыйре Роберт Миңнуллинга мөрәҗәгать итәчәген әйтте. Озак та үтмәде Роберт Миңнуллин ярдәме белән Сарман якларына барып, туганнарыбызны барладык. Татар шагыйре, төбәк тарихчысы Дамир Гарифуллин нәсел шәҗәребезне төзеп бирде. Нәселебездә ир-атлар зур гәүдәле, заманында Сөембикәнең каравыл отрядында хезмәт куйганнар дип сөйләделәр безгә. Чыннан да, хәзер дә бездә ир-атлар кечкенә гәүдәле түгел. Нәселебез өчен зур эш эшләдек, бабайларыбызның рухы моның өчен шатлангандыр”.
Еллар, юллар…
“Мин 7 нче, 23 нче, 35 нче санлы мәктәпләрдә укыдым. Татар теле укытылган 20 нче санлы мәктәптә укырга насыйп булмады. Ләкин без барыбер өйдә татарча сөйләшә идек. Тарих, химия фәннәрен ярата идем. Мәктәптә укыган елларда авиамоделирование белән кызыксындым. Үзебез ясаган очкычларның һавага очып киткәнен карарга ярата идем. Минем әле хәзер дә очасым килә. Ләкин җирдә эш күп. Җирдәге эш миңа бик ошый. Мал-туар, эшчеләр, мин үземнең биредәге кирәклегемне тоям. Мәктәпне тәмамлагач, автобазага слесарь булып урнаштым.Үземнең акча эшлисе, гаиләмә булышасым килде. Минем әти-әнием заготконторада эшләделәр. Бервакыт әти директоры белән автобазага килделәр. Шунда аның директоры мине заготконторага эшкә чакырды. Автобазада эшләү миңа ошый иде. Шулай да мин ризалаштым. Глазов шәһәрендәге кооператив училищесына укырга кердем. 1973 елда Завьялово районының заготконторасына эшкә урнаштым. Завьялово авылындагы ларекта эшли башладым. Шулай итеп, заготовитель булып эшли башладым. Ул елларны сагынып искә алам. Көз көне мине армия сафларына алдылар. Армиядән кайткач та, эшемне дәвам иттем, 1977 елда мине заготконтораның директор урынбасары итеп куйдылар. Ул вакытта Зөләйха белән тормыш корып, йорт төзеп чыктык. Үзәк базарның ларегында Зөләйха белән бергәләп 13 ел хезмәт куйдык, тире җыйдык. Хәтерлим, беренче машинабыз — “Жигули» иде. Бүген инде әллә нинди чит ил машиналарыбыз бар. Ләкин менә күңелгә барыбер шул беренчесе якын. Инде 1990 нчы еллар җитте. Ил тарала башлады, заготконтора бетте. Пирогово авылында “Ижевский” совхозының ташландык кочегаркасы, парниклары, теплицалары бар иде. Алар сугыштан калган хәрабәләр кебек иде. Без –әти, мин, энем Илфат – шул урында үз эшебезне ачып җибәрергә уйладык. Кыш көне акча эшлибез, җәй көне төзелеш алып барабыз. 1994 елда мал сую цехы, 1996 елда колбаса ясау цехы ачылды. Эшләребез алга таба китте.
Ходай Тәгалә куәт бирде
“Фәрид Әнәс улы – танылган һәм хөрмәткә лаек шәхес. Без аның белән һәр очрашуга шатбыз, аның белән горурланабыз һәм югары бәялибез…”
Удмуртия Республикасы мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин
Ләкин 1995-1996 елларда шушы эшне, биналарны күтәргәндә, ярты елда ике инфаркт кичердем. Борчылулар, күрәсең, организмга зыян китерде, группага чыктым, хастаханәдә еш ятарга туры килде, эштән туктадым. Шул вакытта хастаханәгә әти килде. Әле дә исемдә, бала бит инде мин аңа, миңа туңдырма алып килгән. “Улым, чык, эшеңне дәвам ит”, — диде. “Мин авыру бит, энем Мөслим дәвам итсен”, — дидем. “Мөслим авыру, син авыру түгел”, — дип җавап бирде. Менә шулай итеп, аның үгете белән эшне дәвам иттем. Әти минем бу эшне алып бара алачагыма ышангандыр инде. Кеше белән аралашкач, үземә дә хәл керә башлады. Шул елларда мин дингә тартыла башладым. Әлбәттә, Зөләйха белән бергәләп кереп киттек. Без әби янында үстек, әби намазда иде. Аның укыганнары кечкенәдән колагыма сеңгәндер. Ә Габдулла хәзрәт Мөхәммәтшинны электән үк белә идем. Аның белән киңәшләшеп, мәчеткә йөри башладым, дин сабаклары алдым. Гарәпчә өйрәнү хыялым иде. Ходайның рәхмәте белән ул да насыйп булды. Хәзер инде мин Коръән Кәримне гарәпчә укыйм. Мәчеткә йөрим, барган саен үземә җиңеллек алып кайтам. Ходай Тәгалә миңа да ишекләрен ачты, эшләремне уң кылды, сәламәтлек бирде.
Киләчәк — авыл хуҗалыгында
1998 елда ыгы-зыгы, дефолт аркасында, хуҗалыгыбызның стратегиясен үзгәртергә туры килде. Колбаса җитештерү өчен ит бетте. Уйлашканнан соң, итне үзебезгә җитештерергә кирәклеген аңладык. Юськи, “Ижевское” совхозы җирләрендә мал тота башладык. Шул елны безгә Сепыч авыл җирләрен дә бирделәр. Менә шулай әкренләп авыл хуҗалыгында эшли башладык. 2000 елда “Крестьян базары” ачып җибәрдек. Соңыннан әлеге базарны сатсак та, халыкка ул бүгенге көндә дә зур хезмәт күрсәтә. Подшивалово колхозы банкротка төшкән иде. Без аның бирәчәген 13 ел капладык. Бүгенге көндә анда 650 баш мал, 320се савым сыер асрыйбыз. Сөт Сарапул, Воткинск шәһәрләренә китә. 2006 нчы елда район советы депутаты булдым. Унбиш ел депутат булып, халык мәнфәгатьләрен кайгырттым. Удмуртия бүгенге көндә азмы-күпме колхозларга ярдәм күрсәтә. 2010 елда корылык вакытында бик нык ярдәм итте. Пандемия вакытында да ярдәмне кулландык. Барлыгы бездә хәзер 80 кеше хезмәт куя, сезон вакытында 100 гә җитә”.
Бүген “Заря” фирмасының ит ризыклары, колбаса, пилмәннәрен белмәүчеләр сирәктер. Тәмле ит ризыклары хәләл иттән бернинди кушылмаларсыз җитештерелә. Халык чын күңеленнән рәхмәтле “Заря” га. “Безнең хәләл продукция җитештерә башлавыбызга җиде ел. Мин Бөтендөнья татар конгрессы оештыра торган авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре форумына еш йөрим. Шунда башка төбәкләрдән килгән хезмәттәшләрем тәҗрибәсен өйрәнеп, хәләл продукция җитештерергә хәл иттек. Хәләл комитет алдында үзебезне якладык, алар бүгенге көндә елга ике тапкыр безне тикшереп торалар. Бу эш белән тулысынча кызым Эльвира шөгыльләнә, ә улым Рөстәм авыл хуҗалыгы юнәлешен алып бара. Продукциябез Ижау шәһәрендә үзебезнең кибеттә, мәчет кибетләрендә сатыла. Шулай ук Алабуга, Зәй, Яр Чаллы, Менделеевск, Казан, Мәскәү шәһәрләренә китә. Комбинатта әле бүгенге көнгә кадәр совет заманындагы җиһазлар. Без эшли башлаганда, колбаса җитештерүче унлап фирма бар иде. Бүгенге көндә хәләл продукцияне Ижау шәһәрендә бездән башка Люллида гына җитештерәләр”.
“Кодача күңел ача”
Хәзер, әйдәгез, Зөләйха ханымның күңел кылларын тартып карыйк. Зөләйха ханым сүзгә кесәгә керә торган түгел, эчендәгесе тышында. Булганлыгы, уңганлыгы ерактан күренеп тора.
“Мин гаиләдә бердәнбер кыз. Әтиемнең әтиләре Чистай ягыннан күчеп килгәннәр. Әнием Әгерҗе ягыннан. Әтием “Зөләйха” җырын бик яраткан. Шуңа да исемемне Зөләйха дип кушкан.
“Аклы-чуклы ал тасмаңны
Тагып җибәр тәңкәңә.
Шул егетне яратам, дип,
Әйт, Зөләйха, әнкәңә”.
Әлеге җырны бик яратып тыңлый, җырлый иде. Мине уч төбендә үстерделәр, дисәм дә, ялгыш булмас. Чая, шук булдым. Безнең икебез ягыннан да ике туганнарыбыз бар иде. Алар ул вакытта дуслашып йөрделәр. Беренче тапкыр алар белән бергәләп 15 яшьтә күрештек һәм бер-беребезгә ошамадык. 18 яшьтә кабат очраштык. “Мин туганнар белән йөрмим”, — дидем. Мин аңа кодача тиешле кеше булам бит инде. (Фәрид әфәнде бу урында “Кодача күңел ача” , — дип шаярта). Фәрид армиядә хезмәт итеп кайтты. Яңа ел бәйрәме алдыннан Татар Базарында күрештек. Мин яңа ел бәйрәменә дусларга кунакка барырга шампан шәрабы эзлим. Аның базада эшләгәнен ишетеп беләм, күзаллавымча, базада бөтен әйбер бар. Минем соравыма ул: «табам», — диде. Шулай итеп, мин яңа ел каршыларга дусларга бармадым, Фәридкә кунакка бардым. 23 санлы мәктәпне тәмамлагач, курслар бетереп, 31 нче ашханәдә технолог булып хезмәт куйдым. Фәрид шунда ашханәгә кереп, 17 тиенгә чебуреклар сатып алып ашый иде. Шуннан соң ул әтисенә минем турыда әйткән. Беркөнне ул әтисе белән ашарга килде. Мин аларның хәйләсен аңлап алдым һәм бик шәп итеп сыйладым. Әтисе мине ошаткан күрәсең, “Сөтне күп бирә күрсен инде”, — дип шаярткан. Шулай итеп, тормыш корып җибәрдек. Кызыбыз Эльвира, улыбыз Рөстәм туды. Тормыш арбасын без бүгенгә кадәр бергәләп тартабыз. Аллага шөкер, алты оныгыбыз бар. Балаларыбыз, оныкларыбыз безнең эшне дәвам итә. Быел оныгыбыз Вәсилә Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлады. Кечкенәдән үк атлар ярата. Оныкларыбызны Фәрид кечкенәдән үк үзе белән колхозга йөртте, шунда атлар, сыерлар белән аралашып үстеләр. Һәрберсенең үзенең аты бар иде. Вәсилә атлар өчен җанын бирергә риза. Ул: “Дусларны ашамыйлар”, — дип, хәтта ат ите дә ашамый. Бүгенге көндә Ижау ипподромында тренер, ветеринар булып эшли. Калган оныкларыбыз да эшебезгә тартыла. Бүгенге көндә тормышыбыз түгәрәк. Авырлыклар булды, булган очракта да без аларны бергәләп җиңәбез, шулай булганда гына тормыш бара”.
Зөләйха ханымның юбилее уңаеннан аның турында язарга барганнан, Вәлитовларның нәсел тарихын, тормышларын, хезмәтләрен барлап чыктык. Ә тормыш дәвам итә. Ишле, абруйлы, хезмәт сөючән Вәлитовлар гаиләсенә алга таба да уңышлар юлдаш булсын!!
Рәфилә Рәсүлева.
Фотолар архивтан алынды.