Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Заман чире
3.12.2021

Заман чире

Әдәбиятның җәмгыять тормышында әһәмияте һәм халык аңына тәэсире турында уйланганда, бернәрсәгә игътибар итәсең: татар әдәбиятында (әсәр нинди генә жанрда язылмасын) аның үзәгендә социаль проблемалар ята. Көнбатыш авторларыннан үзгә буларак, язучы бүгенге яшәеш проб­лемаларыннан аерылып, кеше ышанмаслык фантазиягә бик тә сирәк бирелә бездә.
Күрәсең, бер гасырга якын элек татарның бөек шагыйре Һади Такташ заман әдәбиятының роле турында бик җитди уйлангандыр. Шулай булмаса, инде дистә еллар буе укучы күңелен дулкынландырырлык шундый юллар язмаган булыр иде:
…Һәр заманның үзенең чире була,
Һәрбер чирнең була докторы.
Һәр заманның була үзенә күрә,
Сволочы, каһәр суккыры…
Такташ заманыннан соң күп нәр­сә үзгәрде бездә. Шагыйрь “иске заман” дип “чүп базына” чыгарып ташлаган капиталистик җәмгыять әйләнеп кайтты һәм илдә тантана итә. Ә менә “заман сволочьлары” кимемиләр, киресенчә арта гына баралар.
“Коммунизм” дип аталган “җән­нәт” буш куык кебек шартлап юк­ка чыккач, “коммунизм” сүзе тарих­та иң зур ялган, халыкны алдау символы булып хәтердә калды. Җәмгыятьнең аңа рәсми рә­вештә тиешле бәя бирә алмавы халык күңелендә ялганга карата кискен протест та тудырмады, аңа каршы көрәштә иммунитет та тәрбияләмәде.
Ә өлкән буын – “коммунизм” ди­гән ялган хәтеренә куркытып, көчләп сеңдерелгән буын – ялганга, кызганычка каршы, күбрәк ышана. Аның ялганга, медиклар теле белән әйтсәк, иммунитеты юк. Мәкаләнең исемендә әйтелгән “заман чире” нәкъ менә массакүләм ялганга карата әйтелде.
Телефон аша каракларның гади халыкны алдап, банк карталарыннан акчаларын урлавы җинаятьләр турында ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен. Шаккатарлык хәл: кеше теләсә кем белән телефон аша сөйләшеп, акчасыз калырга мөмкин булуын белә торып, сөйләшүен туктатмый һәм аларның психологик һөҗүмнәренә каршы тора алмыйча, банк картасының мәгълүматларын хәбәр итә. Мин моны бары тик алда әйтелгән “иммунитет» юклык белән генә аңлата алам. Ләкин хикмәт монда гына түгел. Ялган хәзер гади кешеләр өчен генә түгел, ә дәүләт өчен куркыныч күренешкә әйләнеп бара. Өлкән буын үзенең үлемтеккә дип җыйган акчасын банк караклары алдавына ышанып югалта… Ә дәүләт полиция, прокуратура һ.б. органнар бу­ла торып, үзенең гражданнарын яклый алмый, караклар алдында көчсезлек күрсәтә. Минем, алданып, акчасын югалткан кешеләрнең хокук саклау органнарына барганы турында ишеткәнем бар. Анда әле берәүгә дә ярдәм итә алмыйлар. Теләмәгәннән түгел, ә чыннан да мөмкинлекләре юк…
Кесә телефоннары кулланышка чыга башлаган вакытта халыкның бу яңалыкны шатланып кабул итүен һәркем хәтерли торгандыр. Ул вакытта беркем дә аның нинди бәла-каза китерергә мөмкин булуы турында уйламады… Ә уйларга кирәк булган! Сим-карта чыгаруны дәүләткә үз кулына алырга һәм һәр сим-картаның хәрәкәтен дәүләт органнарының катгый контроле астында тотарга кирәк булган. Ә бүген нинди картина күзәтәбез? Сим-карталарны теләсә кайда урам сәүдәгәрләреннән дә сатып алып була. Димәк, кем банк карагы булырга тели, урамда сим-карта сатып алып, үз телефонына куя ала. Ә аннан соң теләсә кайсы ачык авызлы пенсионерны алдап, банктан аның акчасын ала һәм сим-картасын чүплеккә ата, ә аны бернинди хокук саклау органы да тота алмаячак.
Бу турыда бик күп язарга булыр иде, ләкин бернәрсә һәркемгә көн кебек ачык: банк каракларыннан котылу өчен бик җитди дәүләт программасы кирәк. Шунсыз ил банк каракларыннан котыла алмаячак. Ә бүген һәркем телефонын кулына алганда, шалтыратучы карак тү­гелме дигән сорауны бирергә тиеш.
Банк каракларына каршы көрәш ул акчасын югалткан мескеннәрне генә түгел, дәүләтне дә борчый. Алдау бездә кайбер чит илләрдәге кебек гадәттән тыш хәл итеп түгел, ә гади бер өйрәнелгән тискәре гадәт итеп кенә кабул ителә. Әйтерсең бу бер традиция. Моны исбатлап торырга да кирәкми, ул адым саен кабатланып тора.
Бүген массакүләм пропаганда чараларыннан көн саен яңгырап торган вәгъдәләрнең кайсы үтәлә? Төрле югарылыктагы закон чыгару органнары депутатлары сайлауга кадәр халыкка нинди генә матур вәгъдәләр бирмиләр?! Ә буш вәгъдәләр өчен җавап бирер вакыт җиткәч, эшләнмәгән эшләрне аклау өчен “объектив” сәбәпләр генә эзлиләр. Бу күренешләр дә гади халыкны күрәләтә алдауның ачык мисалы түгелмени?
Халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә дә “заман чире” ачык чагыла. Совет чорының соңгы елларында азык-төлек кибете киш­тәләре бик ярлы иде. Ләкин сирәк кенә сатуга чыккан азык-төлек сыйфатлы иде ул вакытта. Казылык икән – казылык, сыер мае икән – авызыңда тотып торырлык. Ә хәзер кибет киштәләре сыгылып тора, тик ит тәме килә торган колбасаны табып булмый. Белгечләр колбасада фәлән процент фасоль, фәлән процент крахмал, ә ит ничә процент – билгесез, диләр.
Күп кенә даруханәләрдә таблеткалар формасында чыгарыл­ган акбур сату очраклары ачыклану бөтен тармакның “заман чире” белән авыруы турында сөйли.
Кыскасы, халыкны алдау зур масштабларда алып барыла. Тик банк караклары мескен пенсионерларны алдаган вакытта бу җинаять дип атала, азык-төлекне түбән сыйфат белән чыгарып, халыкны алдаган вакытта — бу бизнес. Ә менә халыкны алдаучыларга каршы буш сүзләр белән генә көрәшергә азапланучы идарә органнарының “эше” ничек дип атала? Минемчә, бу җавапны халык үзе бирмәсә, башка берәү дә бир­мәячәк.

Гыймран Сафин.