Хәмидә Гайфуллина-Габдрахманова: «Беркайчан да эшемнән туймам…»
Радиода «Очрашу» тапшыруы, телевидениедә «Хәерле кич», «Заман сулышы», иҗтимагый эштәге хезмәт – болар барысы да Удмуртиянең атказанган журналисты Хәмидә Харис кызы Гайфуллина-Габдрахманованың иҗат җимешләре, хезмәте, тормыш юлы. Удмуртиядә Хәмидә ханымны белмәгән кеше бар микән? Үзе дә Удмуртияне аркылы-торкылы йөреп, милләттәшләребезнең эшен, тормышын халкыбызга бәян итеп, бу җирлектә яшәүче татарларның күбесен белә. Алай гына түгел, кайсы өлкәгә, төбәккә генә барма, иҗат кешеләре, журналистлар белән очрашсаң, аңа сәлам әйтеп җибәрәләр. Бу көннәрдә аның радиода хезмәт куюына – 30 ел, телевидениедә – 20 елга якын, ә шәхсән үзенә 65 яшь тула. Хәмидә ханымның интервью алырга ясаган тәкъдимен беркайчан да кире кагып булмый. Чөнки ул күзләре, елмаюы белән үзе сүзләрне тартып ала. Сүзен дә уйлап, үлчәп, дөресен әйтеп сөйләшә, үзеннән дә интервью алырга җайлы. Хисләнеп тыңладым мин аның сөйләгәнен! Нәрсә генә әйтсәң дә, рәхәт кеше ул!
Бакчачылар, балыкчылар
Хәмидә ханым белән очрашуыбыз тормыш иптәше Рәис абый белән яши торган Хохряки авылында булды. Авылга килеп кергәч үк, күңелгә тынычлык иңде. Мин шулчакта Хәмидә ханымның көн буена барган шәһәр ыгы-зыгысыннан кайтып, биредә җанына тынычлык алганын аңлап алдым. Ерактан ук Рәис абый каршы алып, шул мизгелдә үк бакчалары белән таныштырды. Ә бакча искиткеч, сокланырлык. Рәис абый һәр агач, куак, чәчкә турында яратып сөйли. Ә минем башта бер генә уй: ничек үстерергә һәм үскән уңышны ничек эшкәртергә җитешәләр? Журналист кешенең бит вакыты кысан. Баксаң, җитешәләр икән! Баз тулы ясаган компот, салат, варенье банкалары. Әле җәйге кухняда тартмалап алма, йөзем җимешләре көтеп тора. Оста бакчачыларның тагын бер шөгыльләре бар икән. Рәис абый – стажлы балыкчы, хәзер инде Хәмидә апа да балыкчыга әйләнеп бара. «Хәмидәдән дә оста, тәмле итеп балык кыздыручы юк!» – дип өстәп куя Рәис абый.
Танышу тарихы
Сүзне Рәис абыйдан башлыйк әле. Рәис абыйның әти-әниләре тумышлары белән Минзәлә районыннан. Бирегә килеп урнашып, 4 бала үстергәннәр. Рәис абый училище, техникум тәмамлап, мотозаводта хезмәт куйган. Беренче тормыш иптәше медицина өлкәсендә эшләгән, кызлары бар. «Беренче иптәшем рус милләтеннән булса да, аны барлык туганнар да ярата иде. Чөнки үзе дә медицина өлкәсендә эшләгәч, бөтен кешегә ярдәм итте. Ләкин менә соңгы чиктә үзенә ярдәм итүче булмады. Үземнең кулымда вафат булды, ашыгыч ярдәм машинасы тоткарланды. Ул вафат булгач, югалып калдым, хуҗалык зур. Мине төрле кешеләргә димли башладылар. Икетуган сеңелем Равилә Хәмидәнең телефонын бирде», – диде ул. Сүзне Хәмидә апа дәвам итә: «Мин «Гүзәл» ансамбле концертына барырга җыенам, телефон шалтырый. Телефонның теге башында – көчле генә ирләр тавышы. Сөйләшеп киттек: «Әгәр дә очрашасагыз килсә, концертка килегез», – дидем. Менә шуннан танышып киттек. Рәис әле ул вакытларда бик татарча сөйләшми иде, хәзер татарча әйбәт аралаша. Әле хәтеремдә, Ижауда 2010 елны Федераль Сабантуй булды. Эссе булса да, журналист бит инде һәрвакыт эштә. Оператор – камера, Рәис – штакетник, мин микрофон тотып йөрим. Шул елның август аенда никах укыттык, 12 ел яшибез. Без һәр эшне бергә эшлибез. Ул бер дә тик тормый, һәрвакыт хуҗалык эшендә. Бездә ел әйләнәсе – туганнар, кунаклар», – диде. «Кызым да медицина буенча белем алды. Бүгенге көндә Санкт-Петербург шәһәрендә яши. Озакламый оныкчыгыбыз туачак», – диде Рәис абый.
Акъяр-Ижау арасы
«Без – Чистай районы Акъяр авылында туып, Ижау шәһәренә килеп төпләнгән гаилә. Хәзер әлеге район Яңа Чишмә районы дип атала. Әти белән әни бер авылдан. Ике яктан да нәселебездә диндәге кешеләр бар иде. Гомумән, дин безнең якта бик көчле. Менә быел авылыбызда мәчет ачылды. Без дә әлеге тантанага кайттык, мин чыгыш ясап, әниемнең шигырен сөйләдем, ул шигырьне баннерга да куйганнар иде. Күңелебез булып, куанып кайттык. Күчеп киткәнебез турында сөйләп үтим әле. Гөрләп торган колхозыбыз тарала башлагач, авылда эш бетә башлады. Әти-әниебез авылда башлангыч кына мәктәп булганлыктан да: «Без дә күрше авылга җәяү йөреп укыдык, балалар да бу михнәтне күрмәсен», – дип, Ижау шәһәренә күчеп китәргә карар кылганнар.
Рус теле икән, рус теле!
1969 елның гыйнварында без, туганнарыбыз да биредә булганлыктан, монда килеп урнаштык. Мин дүрт баланың – иң өлкәне. Күчеп килгәндә, мин дүртенче класста укый идем. Укуымны 20 нче мәктәптә дәвам иттем. Әни Минзәләдә хисапчылар техникумын тәмамлаган булгач, төзелеш оешмасына хисапчы булып эшкә урнашты. Әти заводта хезмәт куя башлады. Авылдан килгәч, бәлки рус теле белән кыенлыклар булгандыр, көлгәннәрдер дә, мин шул чакта ук үземә: «Мин рус теле кафедрасына укырга кереп, рус теле укытучысы булачакмын!» – дигән максат куйдым. Мәктәпне тәмамлагач, мин бер ел 7 нче мәктәптә сәркатип булып эшләдем, аннан соң мине «Удмуртская правда» газетасына машинкада бастырырга эшкә чакырдылар. Икенче елны читтән торып Удмурт дәүләт университетына укырга кердем. Таныш немец теле укытучысы: «Син немец телен яхшы беләсең, бәлки безнең факультетка керерсең», – дип, тәкъдим дә ясаган иде, ләкин инде мин максатымнан кире тайпылмадым.
Радио белән 30 еллык мәхәббәт
Бу вакытта инде минем күңелдә журналист булу теләге кабынган иде. Озак та үтмәде, мине «Буммаш» заводы редакциясенә чакырдылар. Мин завод радиосында эшли башладым. Биредә эшләве бик кызыклы иде. Үзем партия кешесе булмасам да, партия җыелышларында катнашам, цехларга йөрим, бригаданың эш алымнары белән танышам. (Хәмидә ханым сөйләгәндә минем күз алдыма «Весна на Заречной улице» фильмы килде. Чөнки анда да укытучы кыз үзенең укучылары хезмәт куйган цехларда йөри). Бервакыт өлкә комитеты җыелышында, ә андый җыелышларга журналистларны еш чакыралар иде, күрәсең мин үземне күрсәткәнмендер инде, мине Удмуртия радиосына чакырдылар.
Мин радиога 1992 елда килдем. Башта читтән торып эшләдем. «Татар тапшыруларын алып барырга кирәк», – дигәч, минем хакта: «Татарча белми бит ул», – дигәннәр. Мин татар мәктәбендә укыдым. Аннан соң безнең өйдә гел татар газеталары яздырып алалар иде. Без татар газеталары, китаплары укып үстек. Әле тагы бер шөгылем бар иде. Баянда уйнарга өйрәнә башлаган идем, дәвам гына итә алмадым. Радиода эшләгәндә, тапшырулар өчен татар җырлары юк иде. Ул бит хәзер Интернетта бөтен кирәкле нәрсә бар. Мин тасмалар алдым да, Казанга юл тоттым. Бер өлешен җитәкчеләрдән сорап, бер өлешен тавыш режиссерлары белән сөйләшеп, яздырып алдым. Радиотапшырулар өчен зур байлык булды ул. Шул хәлдән соң, безнең җитәкчебез Казанга баргач, аларның җитәкчеләре: «Сезнең хезмәткәрегез, бездә «партизан» булып йөрде дип әйткән. Миңа бит әле сөйләм телен дә үстерергә кирәк иде. Безнең белән биредә тавыш кую буенча белгечләр эшли, ә менә сөйләм телен үстерергә үзеңә тырышырга кирәк иде. Мин шул чакта Казанда тавыш режиссеры Әминә Шаһиәхмәтова янына килдем. «Миңа татар телендә матур, дөрес итеп сөйләшергә киңәшләр бирмәссезме?» – дидем. Ул миңа: «Балакаем, безнең Татарстан журналистлары синең кебек сөйләшсен иде әле», – диде. Шулай итеп, аның фатихасы миңа канатлар өстәде. Укыр алдыннан дикторлар белән киңәшә, текстта логик басымнарны билгели идем. Мин бүгенгә кадәр үз өстемдә эшлим. Халык алдына чыгасың икән, синең сөйләмең дөрес булырга тиеш. Үзгәртеп кору заманында мин «Азатлык» радиосының Казан бюросы мөдире Римзил Вәлиев белән таныштым. Ул мине «Дөнья» студиясенә эшкә чакырды. Мин: «Сездә журналистлар күп, терсәк белән төртешеп ятарга теләмим. Удмуртиядә мин кирәгрәк», – дип кире кактым. Казанга күчәргә теләк белдермәдем, чөнки Казанны без күбрәк читтән яратабыз, Казан да безне югары бәяли. Шуннан соң ул миңа «Азатлык» радиосына Удмуртия хәбәрләрен җибәреп торырга тәкъдим итте. Беренче чыгышта бик каушадым, чөнки дөньяга тарала торган радиода чыгыш ясарга кирәк бит! Әлбәттә, Удмуртия татарларының тормышын уңай яктан гына бирергә тырышсак та, кайбер вакытта социаль кимчелекләргә дә игътибар итәргә туры килде. Казанга еш кына очрашуларга җыелып, анда тәҗрибә уртаклаша идек. Андагы хезмәткәрләр вакытлы ялга чыкканда, миңа ике тапкыр Казанга барып эшләргә туры килде. Прага шәһәренә барып та, журналистларның эш алымнары белән танышып кайттым. «Азатлык» радиосында эшләү бик зур тәҗрибәле тормыш мәктәбе булды миңа. Хәзер инде берничә ел «Азатлык» радиосына хәбәрләр җибәрмим. Ни өчен дигәндә, сәясәт үзгәрә. Алар милли чараларыбызның кимчелекләрен, җитешмәүчелекләренә игътибар итәргә кушалар. Ничек инде мин ничә еллар шушы җирлектә эшләп, тырышып-тырмашып, милләте өчен көрәшеп яткан халкымны тәнкыйтьләрлек сәбәпләр табыйм!
Журналист кешеләрне яратырга тиеш!
2005 елда мин телевидениегә килдем. Бүгенге «Моя Удмуртия» телеканалында милли тапшыруларның вакыты кыскарган вакытта, Аллага шөкер, безнең ДРТК «Россия» милли тапшыруларның вакыты озынайды. Бер тапшыру сюжетлар белән чыкса, икенче студиядә әңгәмә корып эшләнелә. Әле хәзерге вакытта тапшырулар әзерләү өчен телебезне белүче өлкәннәребез бар. Ә балалар, яшьләр арасында телне белүчеләр азая. Без эшли башлаганда, балалар татарча белми иде, аннан соң татар теле укыту башланды, класслар ачылды, телне белүчеләр күбәйде, ә хәзер киресенчә бу кимүгә бара. Телевидение, радиода журналистлар булып эшләү өчен югары белем генә җитми. Син әдәби телдә яза, сөйли белергә тиеш. Ә иң мөһиме, кешеләрне ярату, алар белән кызыксыну булсын. Журналистның эше тәүлек буена сузыла, чөнки син бөтен мәгълүматны өйрәнергә, геройларыңа сораулар бирә белергә тиеш. Мин үземнең геройларымны, кешеләрне яратам, алар инде хәзер минем дусларга әйләнделәр».
Хәмидә ханым турында «Удмуртиянең тере аяклы тарихы» дип әйтер идем. Аның күз алдыннан күпме геройлар, күпме чаралар узган. Алар барысы да тасмаларга яздырылып, архивларга кергән. Архивтан нинди генә язма кирәк булса да, без аңа мөрәҗәгать итәбез. Ә Рәис абыйның киң күңеллелеге, ярдәм итәргә торуы йөзенә чыккан. Бу урында арабыздан киткән газетабызның дусты, Хәмидә ханымның әнисе Әминә апаны да искә алу урынлы булыр. Аны соңгы юлга озатырга барганда, мин Рәис абыйның тыела алмыйча елаганына игътибар иттем. «Нинди көчле йөрәкле ирләр дә елый», – дип уйлап куйдым. Удмуртия өчен шундый көчле шәхес үстергәне өчен Әминә апа белән Харис абыйга зур рәхмәт! Барыбыз да горурланырлык шәхес Хәмидә ханым!
Рәфилә Рәсүлева.