Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - 17 февральдә Республика милли музеенда «Әхмәд Ибн Фадлан белән сәяхәт» күргәзмәсе ачыла
17.02.2022

17 февральдә Республика милли музеенда «Әхмәд Ибн Фадлан белән сәяхәт» күргәзмәсе ачыла

Быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан илебез күләмендә төрле чаралар уздырыла. Республикабызда да әлеге мөһим вакыйга зур игътибар бирелә. 17 февральдә Кузебай Герд исемендәге Республика милли музеенда «Әхмәд Ибн Фадлан белән сәяхәт» дигән баш астында динебез тарихын яктырткан күргәзмә ачылачак. Ибн Фадлан — 922 елда Болгарда Исламны кабул итүне рәсмиләштерү өчен Багдад хәлифәсе җибәргән делегациянең сәркатибе. Ул юлда, Болгарда күргән вакыйгаларны язып теркәгән. Аның язган сәяхәтнәмәсе буенча бу вакыйгалар турында беләбез. Күргәзмәне милли музей Удмуртия мөфтияте инициативасы һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештыра.

Күргәзмә бүлмәсенә килеп керү белән үзеңне берничә гасырга үткәннәргә кайт­кан сыман хис итәсең. Борынгы баба­ларыбызның киемнәре, йорт-кирәк яраклары, намазлыклар, шәмаилләр – барлы­гы 400 гә якын экспонат урын алган. Барысы да бай тарихыбызны чагылдыра. Араларында аеруча кадерле ядкарьләр дә бар. Мәсәлән, Үрьякала (Гордино) авылында табылган борынгы кабер ташлары турында газетабызда берничә тапкыр язган идек. Хәзер теләгән кешегә алар белән якыннан танышу мөмкинлеге булачак. Төньяк районнар имам мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов беренче тапкыр күргәзмәдә урын алган уникаль тарихи кулъязма турында да сөйләде. «Әлеге кулъязма – «Тәварихи Болгария» китабының бер бите. Ул икеләтә уникаль дип әйтергә мөмкин. Беренчедән, бу кулъязма китапның шушы бите Ижауның борынгы агач мәчетендә сакланган. Ул иске китап­лар арасында табылган иде. Икенчедән, әлеге кулъязмада Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) вакытында Болгарга өч сәхабә килеп, Болгар ханының ислам динен кабул итүе турында язылган. Болар әле 1100 ел элек булган вакыйгаларга кадәрге хәлләр алдыннан була. Риваять дип санала. Болгарда 922 елга кадәр үк инде Исламның таралуы турында Ибн Фадлан да язган. Безнең республикада да аның турында ишетеп белгәннәр. Һәм кемдер «Тәварихи Болгария» китабының нәкъ менә шушы риваять тасвирланган битен саклап калган», – диде ул.
Гомумән, әлеге кулъязма гына түгел, ә күп ядкарьләр халыкка беренче тапкыр тәкъдим ителә. Чөнки милли музейда Ислам тарихына кагылышлы мондый зур күргәзмә беренче тапкыр оештырыла.
«Күргәзмә — милли музей белән мөф­тиятнең уртак проекты. 1100 еллык юбилейны ачу тантанасы да. Шуны әйтергә кирәк, Болгар бабайларыбыз безнең җирлектә дә яшәгән. Моны күргәзмәдә урын алган 1323 елгы кабер ташының кисәкләре исбатлый. Киләсе елда бу ташка 700 ел була. Димәк, хәзерге Удмуртия җирендә иң кимендә 700 ел элек мөселманнар яшәгән дигән сүз бу. Шулай ук болгарларның безнең җиргә килеп җитүләре, сәүдә итүләре, яшәүләре турында башка археологик казылмалар да сөйли. Димәк, бу юбилейга безнең дә катнашыбыз бар. Шушы күргәзмә ярдәмендә Удмуртиядә Ислам дине тарихы турында халыкка тагы да күбрәк сөйлисебез килә», – диде Илмир хәзрәт Касимов.

Күргәзмәнең, чыннан да, уңышлы булачагына шик юк. Экспонатларны да бергәләп туплаганнар. Әлбәттә, күбесе милли музей фондыннан. Кистем мәктәбе музеенда, Кистем мәчетендә саклана торган шактый гына уникаль экспонатлар да бу күргәзмәдә урын алган. Ә күргәзмә ачылу алдыннан Удмуртия мөфтияте музейга XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында Казан типографияләрендә басылган һәм хәзерге заманда ясалган шәмаилләрнең күчермәләрен (копияләрен) бүләк итте.

«Шәмаилләр аркылы да без ислам дине­нең тарихын күрсәтә алабыз. Мәсәлән, менә шушы XIX гасырда яшәгән кешеләр турында уйлап карыйк. Алар Кәгъбәтулланы гомергә күрмәгәннәр. Казанда Кәгъбәтулла, Болгар хәрабәләре, дөньядагы башка мәчетләр төшерелгән шәмаилләр меңләгән данәдә бастырылып чыгарыла. Шуларны күреп, кеше Ислам динен, тарихын, мәдәниятен өйрәнгән. Һәм хәзер дә без аларны кулланырга тиеш», – диде Илмир хәзрәт.
Удмуртия мөфтиенең социаль сораулары буенча урынбасары Дамир хәзрәт Әхмәтов әлеге күргәзмәнең күпмилләтле респуб­ликабызда халыкара дуслыкны ныгытуда мөһим роль уйнаячагына басым ясады. «Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Мин сезне халыклар, кабиләләр итеп яралттым, үзара танышыр өчен”, – ди. Шушы күргәзмә халык­ларны үзара таныштыруга, тагы да ныграк дуслаштыруга этәргеч булыр дип уйлыйм. Киләчәктә мондый күргәзмәләрне башка музейларда, мәчетләрдә дә уздырырга ният бар», — диде ул.
Күргәзмәгә килүчеләр тарих белән танышудан тыш, үз куллары белән борынгы намазлык та чигеп карый алачаклар. Үрнәге дә бар. «Безгә Илмир хәзрәт Касимов Кистем авылында сакланган, кулдан чигелгән намазлык тапшырды. Ул инде бик иске булса да, үз матурлыгын югалтмаган. Теләге булганнар шуның буенча чигү төшерә алачак­лар», – диде музейның фәнни хезмәткәре Резеда Әхмәтвәлиева.

Күргәзмә 24 апрельгә кадәр эшләячәк. Адрес: Коммунаров урамы, 287 нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: 52-64-77, 52-51-66.

 

Эльвира Хуҗина.