Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Сез – безнең терәк, сез безгә кирәк!
6.10.2022

Сез – безнең терәк, сез безгә кирәк!

Тагын матбугатка язылу кампаниясе башланып китте. 2022 елда «Яңарыш»ыбызның тугры дуслары сафында 3980 гаилә иде. Аларны милләткә хезмәт итүчеләр дип атарга була. Чөнки туган телебезне белү, саклау, балаларыбызга өйрәтү, гореф-гадәтләребезгә хыянәт итмичә, милләтне үстерүдә үз өлешеңне кертү нәкъ менә хезмәт итүгә тиң. Алга таба да алар әлеге сафта калырлармы? Икеләнү өчен сәбәпләр дә җитди шул. «Россия почтасы» бүлекләрендә бәяләр күперткеч салган кебек артып тора. Узган ел элемтә бүлекләре аша газетабызга еллык язылу бәясе 1083 сум булса, быел – 1204 сум. Акчаның кадерен белеп, һәр тиенен санап яшәүчеләр өчен 121 сум әз түгел. Шуңа күрә дә, газета укучыларыбызның ихтыяҗларын кайгыртып, без редакция бәясе белән газетага язылу нокталарын саклап калуны, арттыруны максат итеп куйдык. Бүгенге көндә үз нокталарыбыз аша еллык язылу бәясе 2 тапкыр арзан: өегезгә кадәр илтеп биргәндә 580 сум, ә нокталарга (редакциягә, мәчетләргә, «Спартак» халык иҗаты йортына һ.б.) барып алганда – 460 сум.
3 октябрьдә газетабызны үзләренә генә түгел, күрше-күләннәренә, туганнарына, дус­ларына, гомумән, татар милләтеннән булган һәммә кешегә яздырып, атна саен өйләренә кадәр илтеп тапшыручыларыбыз белән очраш­тык. Чәй өстәле артында җитди сөйләшеп, җырлар җырлап, киләсе ел өчен планнарны барладык. Тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, сәламәтлекләре нинди булуга карамас­тан, өйдән-өйгә кереп, газетабызны өләшүче милләттәшләребезгә зур рәхмәтләребезне җиткердек. Киләчәктә дә аларның безнең терәк булып, безгә кирәк булып калуларын теләдек. Хәер, моның шулай булуына шик юк. Чөнки алар – тормышта бөтен нәрсә акча белән бәйле булса да, халыкка хезмәт итүне алгы планга куйган фидакарь милләттәшләребез.
Хәер, сүзне 2022 елда «Яңарыш»ның тугры дуслары милләткә хезмәт итүче 3980 гаилә бар дип башлаган идем. Киләсе елга да шушы зур гаиләбез белән бернинди югалтуларсыз керергә язсын. Моның өчен бары тик үзегезгә кулай һәм уңай юл белән газетага язылырсыз дип ышанабыз.