Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары
1.12.2022

Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оеш­ма­сының чираттагы күчмә утырышы Татарстанның Түбән Кама шә­һәрендә буласын ишеткәч, әлеге чарадан читтә кала алмадым. Оешма вәкилләре менә шулай даими Россиянең әле бер, әле икенче төбәгендә булып, җирлек, андагы татар тормышының алга китеше белән таныша, ул төбәкнең танылган кешеләре белән аралаша. Татар хатын-кызларын үстерергә, дөньяга танытырга терәк, ярдәм кулы суза.

Түбән Кама шәһәрендәге очра­шуга илебезнең Әстерхан, Киров, Новосибирск, Чиләбе өлкәсе, Башкортстан, Пенза, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Казан шәһәреннән һәм Татарстанның 29 районыннан, Төркиядән 80гә якын делегат җыелган иде. Удмуртия татарларының милли-мәдәни ав­тономиясе каршында эшләүче «Ак калфак» оешмасыннан без ике кеше бардык: аның җитәкчесе Бриллиант Абдрахманова һәм мин.
Удмуртия «Ак калфагы»ның да әледән-әле районнарыбызда очрашулары узып тора. Күптән түгел ул яңа бүлекчәләр булдыру нияте белән, Якшур-Бодья районында булып, хатын-кызлар белән аралашып, остаханәләр оештырып кайтты. Хәзер исә «Татар кызчыгы –2023, татар малае –2023» бәйгеләренә әзерлек эшләрен башлаганнар. Бриллиант ханым «Энҗе» балалар бакчасының мөдире дә әле. «Озакламый балалар бакчасының 60 еллык юбилее. Әлеге чарага да әзерләнәбез», – ди ул.

Тарихка күз салсак…

Түбән Камалылар нурлы йөз, җыр-биюләр, милли ризыклар белән каршы алдылар. Соңрак Ташлык авылына бардык.
Экскурсовод ханым – Әнфисә Фәй­зет­динова Түбән Кама, Ташлык авылы турында кызыклы мәгъ­лүматлар биреп, бу яклар белән яхшылап таныштырды. «Түбән Каманы төзүдә Рос­сия­нең төрле төбәк­ләреннән килгән кешеләр катнашкан һәм күбесе монда төпләнеп калалар. Түбән Кама – алмагачлы шәһәр. Монда урамнарда бик күп алмагачлар үсә. Быел да яшь алмагачлар утырттык әле. Бу эштә катнашмаган бер генә оешма да калмады», – дип юл читендәге яшь агач үсентеләренә игътибарыбызны юнәлтте.
Ташлык – иң борынгы авыл­лар­ның берсе. Аның исеме рус язма чыганакларында XVII гасыр ахырларында ук телгә алынган. 8 хуҗалыктан, 23 ир-аттан торган кечкенә авыл була ул. 1921 елда Ташлык авылында агачтан мәчет салына. Агачтан булса да, ныклы­гын бик озак югалтмаган ул. Еллар үткәч манарасы гына җил-давыллы көннәрдә шыгырдый торган була. Казан өчен Сөембикә манарасы нинди мәгънәгә ия, авыл өчен мәчет тә шушы кадәрле якын һәм изге була.
Вакытлар үтү белән манара ян­­тая, Ташлык авылы егете Рәзил Вәлиев Казаннан реставраторлар алып кайтып, 1979 елда авылдашлары ярдәме белән мәчет мана­расын яңарта. Әлбәттә, бу эшләре өчен түрәләр аның башыннан сыйпамыйлар, өлкә комитетына чакыртып, утлы табага бастыручылар була.
Мәчет никадәр матур булса да, вакыт үзенекен эшли, җимерелә башлый. Аны сүтүдән башка чара калмый. Әмма аны сүткәнче, балта осталары мәчетнең бизәкләрен фотосурәткә төшереп, үлчәмнәрен алалар. Шундый ук мәчет салырга вәгъдә итәләр. Һәм менә 2003 елда мәчет янәшәсендә элеккесенең архитектура үзенчәлеген саклап, яңа мәчет сафка баса. 2001 елда авыл уртасыннан агып ятучы инешнең күпере янында буа ясала, 2002 елда китапханә төзелә, 2003 елда Бөек Ватан сугышында вафат булган авылдашларга һәйкәл салына. Ташлык авылына яңа сулыш өрелеп, заманча яши башлый. 2006 елда 100 кешегә исәпләнгән спорт залы, мәдәният йорты кулланылышка тапшырыла».
Без алда санап кителгән урыннарда булып, 3702 кеше гомер иткән Ташлыкның төзек, матур, бар яклап уңайлыклары тудырылган авыл булуына сокланып йөрдек. Әлеге биналарны Рәзил Вәлиев җитәкчелегендә эшләүче ширкәт төзи. Төзүчеләрнең күпчелеге Ташлык авылы кешеләре була.

Талантларны үзенә җыйган авыл

Авылның тарихы да зур, күре­некле шәхесләре дә күп икән. Салих Гәрәев Ленин ордены кавалеры, Рәфкать Ганиев – 1980 елда космик эзләнүләр өлкәсендәге хезмәте өчен СССР дәүләт ордены кавалеры. Кираметдин Кәлимуллин –3 мәртәбә самбо буенча дөнья чемпионаты, атаклы тренер. Язучы Рәзил Вәлиев, шагыйрь композитор, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Алмаз Хәмзин, язучы, композитор, алып баручы… Бу исемлекне алга таба да бик озак дәвам итәргә булыр иде.
2015 елда авылда 50 балага тәгаенләнгән балалар бакча­сы салынган. Сәяхәтебез барышында без әлеге «Таңсылу» дип исемләнгән бакчада да булдык. «Бакчабыз­да ике төркем эшли. 1-3 яшькәчә төркемдә – 15 бала, урта һәм өлкән яшьтәгеләрдән торган икенче төр­кемдә 19 бала тәрбияләнә. Барлыгы – 34 бала. Авыл өчен бу – бик уңай күренеш. Җәй көннәрендә Түбән Камадан кунакка кайткан берничә бала бакчабызга йөреп торган иде. Аларның әти-әниләренә биредә бик ошады һәм хәзер алар 18 чакрым ераклыкта урнашкан шәһәрдән балаларын безнең бакчага йөртә», – ди балалар бакчасының җитәкчесе Алсу Рәшит кызы Даминова.
Үзе шушы өлкәдә хезмәт куйгач, «Таңсылу» балалар бакчасы эшчәнлеге белән аеруча кызыксынды Бриллиант Абдрахманова. Ижаудан үзе белән алып килгән бүләкләрен тапшырды, тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашты.
Ком өстәле артында уйнап уты­ручы балаларны күзәтүе бик күңелле иде. Моннан тыш бакчаның музее белән дә таныштык. Балаларыбызны яшьтән үк тарихка күз салырга этәргеч ясаучы музейның әһәмияте бик зур. Балалар саф татар телендә сөйләп, авылның күренекле кешеләре белән таныштырдылар. Музей җитәкчесе, тәрбияче Гөлнара Сибгатуллина сөйләвенчә, балалар бакчасы узган елны Татарстан күләмендә узган бәйгедә катнашып, 500 мең сум грант откан. Әлеге грант акчасына музей зурайтылган, баетылган. Нинди генә экспонатлар юк монда!
Без мәдәният йортында булып, Ташлык авылы тарихына багышланган китапны тәкъдим итү кичәсендә катнаштык. Китапның авторы сәхнәгә чыккач, аны баштарак безгә яхшы таныш булган Алмаз Хәмзинга охшатып, гаҗәпләнеп калдым. Ә ул аның бертуган абыйсы Айдар Хәмзин булып чыкты. Алар бер-берсенә ике тамчы су кебек бик тә охшаганнар.
Кичәне яшь егет Марат Абдуллин алып барды. Марат Ташлык авылы егете. Күптән түгел генә Казан дәүләт мәдәният институтында режиссер һөнәрен үзләштереп, Түбән Кама Халыклар иҗаты йортында эшли башлаган. Белгечлек алып, бәхетне Казаннан эзләмәгән ул, туган ягына әйләнеп кайткан.
Марат Россиянең төрле төбәк­лә­реннән җыелган «Ак калфак» оешмасы вәкилләрен сәламләде. Аларга милләтебезне үстерү өчен башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ташлык авылында яшәүче Айдар Хәмзин һәм аның тарихи китаплары белән таныштыру – алып баручы һәм авторның әңгәмәсе рәвешендә барды һәм бик җанлы узды. Китап­ларда Айдар Хәмзиннең өйдән-өйгә йөреп җыйган мәгълүматлар, фотосурәтләр, истәлекләр, әтисенең көндәлегендә язылганнар да, 100 гә кадәр яшәгән Мәликә әбисе сөйләгәннәр дә урын алган. Айдар әфәнде балачактан ук тарих фәннәрен ярата. Дәрестән тыш та тарихны үзлегеннән өйрәнә. «Мәктәптә укыган еллар иде. Шулай бервакытны укы­тучылар укучыларның кичен нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен белү өчен, тикшерергә чыкканнар. Кемнедер бу вакытта клубта, кемнедер урамда очраталар. Ә укытучылар безгә килгәндә, мин әбиемнән сораштыра-сораштыра нәсел шәҗәрәбезне төзеп утыра идем. Моны күрделәр дә, укытучылар бик сөенделәр. Мәктәптә яхшы даным таралды», – дип сөйләде үзе турында Айдар Хәмзин. Төрле урыннарда эшләргә туры килә аңа. 2000-2021 нче елларда энергетика өлкәсендә проектлар ясау белән шөгыльләнгән. Әмма тарихка кызыксынуы беркайчан да сүрелми. Ә 2018 – 2022 нче елларда Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлек­чәсе каршында оештырылган Түбән Кама татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе булып эшли. Авылы тарихын өйрәнеп, туплап, ике китап чыгара. Киләчәктә ул Түбән Кама тарихын өйрәнү белән шөгыльләнмәкче. Автор кунакларга үзенең китапларын бүләк итте. Кичә тәмамланганнан соң, Айдар Хәмзин һәм «Мунча ташы»ның кү­ренекле артисты Гамил Әсхәдулла белән якыннан күрешеп, аралашу, фотосурәтләргә төшү бик күңелле булды.
«Ак калфак» оешмасының җи­тәк­чесе Кадрия Идрисова әлеге кичәдән соң Ташлык авылында узган сәяхәтебезгә карата үз фикерләре белән уртаклашып: «Бүгенге көндә берәү булса, шәһәрдә фатир алып, үзен кайгыртып, саклап яшәп ятар иде. Айдар әфәнде исә авылда калып, туган төбәген үстерү, зурлау өчен көч түгә. Тарихи китап язу ул инша язу түгел. Һәр язганыңны җентекләп тикшерергә, һәр факт­ның, вакыйганың дөреслегенә документаль чыганаклар аша төшенергә, никадәр эзләнергә кирәк. Бик четерекле, тынгысыз хезмәт, никадәр йокысыз төннәр бит бу! Шушы авылда туып-үскән Гамил Әсхәдулланы алыйк. «Мунча ташы»н оештырып, исеме илебездә танылды. Хәзер 43 нче сезонын ачкан, димәк, 43 ел сәхнә тота. Ул да бүгенге көнгә кадәр туган авылында – Ташлыкта яши. Бүгенге көннең, көнкүрешнең кимчелекләрен «Мунча ташы» артист­лары сәхнәдән күрсәтәләр. Аларны карап, без үзебезне күреп, көлеп утырабыз. «Аңлыйсызмы, без тормышта менә шулай итеп яшибез», – дип алар, уйланырга, төзәлергә өнди.
Ташлыкта нигезне тота торган, нык-лы тамырлы халык яши. Авыл үзенең җан өрүчеләрен, зурлаучыларын хөрмәт итә. Айдар Хәмзин үз чыгышында әйтте бит: «Авыл халкы хәтта әле язылып бетмәгән китабымның киләчәген кайгыртып, аны нәшер итү өчен акча китереп бирә», – ди. Бу бит халыкның бердәмлеге, ихласлыгы турында сөйли. Авылны яшәткәнегез, тулы канлы тормыш биргәнегез өчен «Ак калфак» исеменнән сезнең алда баш иям», – дип, рәхмәтләрен җиткерде.

Яши беләләр!

Ташлык авылы белән саубул­ла­шып, Түбән Камага кире әй­ләнеп кайттык. Түбән Кама да затлы ке­шеләре белән бөтен республикабыз­да танылган: Зөл­фәт Хәким, Рафаэль Сәхәбиев һ.б. Зөлфәт Хәкимнең җырларын җырлап, шигырьләр тың­лап Кызыл чишмә бистәсенә юнәлдек. Биредә Изгеләр чишмәсе, Г. Тукай премиясе лауреаты, халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның музее урнашкан. Искиткеч музей ул! Әхсән Фәтхетдинов – рәсем һәм агач скульптурасы синтезын төзегән үзенчәлекле оста.
Ул беркайчан да аунап яткан агач кисәген ташламаган, аның кулына килеп эләккән һәр агачка, һәр ботакка җан өрелгән. Әлеге авторның иҗат җимешләрен күреп, «Ул җир кешесе булмагандыр ла, тылсымга ия булгандыр!» – дип уйлыйсың. Аның иҗатында шигъриятне яратуы да чагыла. Канатлы сүзләр, үзенә ошаган шигырьләрдән юлларны агачка уеп язылган.
Музейдан алган тәэсирләрдән айнып бетә алмадык, безне яңа искиткеч очрашу көтә иде. Ул – Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театрында артистлар, театр җитәкчесе Рөстәм Галиев белән аралашу. Зур, матур театр бинасына аяк басу үзе генә ни тора! Башта Чыңгыз Әйтмәтовның «Ана кыры» әсәреннән биш минутлык өзек күрсәтеп елаттылар безне. Ананың сугышка китүче улын озату күренеше, ачынуы, аның өчен борчылуы, җан атуы күңелнең иң нечкә кылларына кагылды. Өзектәге вакыйганың илебездәге бүгенге хәлләргә тәңгәл килүе дә җанны актарды. Артистлар елаттылар да, аннары тагын бер тамашадан өзек күрсәтеп, эч катканчы көлдерделәр, кәефне күтәрделәр. Театрның халыкчанлыгы, артистларның үз һөнәрләренең остасы булуын күреп, милләтебез өчен горурланып утырдым. Рөстәм Галиев һәрберебезгә үзенең яңа гына дөнья күргән «Чаклар» дип аталган китабын бүләк итте.
Алга таба Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдык. Заманча шартлар тудырылуы белән илебез күләмендә алдынгы урыннарда булган Г. Тукай исемендәге китапханәдә, «Апуш» дип аталган балалар китапханәсен, «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында булып, «Эх, Татарстанда яши беләләр дә соң!» – дип, барысы өчен ихластан сөендек. «Адымнар» мәктәбендә безне укыту барышында кулланылган милли проектлар белән таныштырдылар. Биредә милли киемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Кичен «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының «Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары» исемләнгән күчмә утырышына йомгак ясалды. Пленар утырышта Татарстанның Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин да катнашты. Ул «Ак калфак» оешмасы эшчәнлеген бәяләп: «Якыннарга, гаиләгә, гореф-гадәтләргә һәм туган телгә хөрмәт тәрбияләүче кешеләр бар – бу яңа буынны тәрбияләүгә бик мөһим өлеш!» – дип билгеләп үтте.
Рамил Муллин кунакларга Түбән Кама турында сөйләде. Басу җирендә шәһәр генә түгел, ә республиканың тулы бер сәнәгать үзәге булдырган төзүчеләрнең өлешен билгеләп үтте. Милли темага әйләнеп кайтып, Рамил Муллин үсеп килүче буынны рухи-әхлакый гаилә кыйммәтләре яктылыгында тәрбияләргә кирәклеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, балаларның нинди шартларда белем алуында да әхлак өлеше бар. Чөнки кечкенәдән үк үз тирәләрендә матурлыкны күреп үскән балалар киләчәктә дә шушындый мохит булдырырга теләячәк.
Түбән Кама «Ак калфак» оешмасы җи­тәкчесе Гөлсинә Галиуллина берләшмәнең шәһәрдә һәм районда нинди проектлар тормышка ашырылуы турында сөйләде. «Түбән Кама районы авылларында да традицияләрне онытмыйлар. Түбән Кама районының Каенлы, Туба һәм Кызыл Кадка авылларында «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле берләшмәләре үз эшчәнлекләрен алып бара. Безнең максат – географияне тагын да арттыру. Берләшмәнең филиаллары һәр татар авылында булырга тиеш», – дип ассызыклады ул.
«Уртак максатыбыз – татар ата-аналарын тәрбияләү. Моны бүген үк башларга кирәк. Тәрбия – әниләр кулында. Туган як, республика тарихын һәм аның атаклы шәхесләрен, үз традицияләрен һәм мәдәниятен белгәндә, хөрмәт иткәндә генә, без милләтне саклап кала алабыз һәм үсеп килүче буынны лаек-лы тәрбияли алачакбыз», – дип ассызыклады «Ак калфак» җитәкчесе Кадрия Идрисова.
Кичә Түбән Каманың татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклауга аерым өлеш керткән иң актив хатын-кызларын бүләкләү белән тәмамланды. Түбән Камада булып, әлеге төбәктә бик күп талантлар яшәвен күреп, милләтебез өчен сөенеп, илһам, рухи байлык, көч туплап кайттык без.

Эльмира Нигъмәтҗан.