Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Әй, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара
3.11.2022

Әй, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара

2022 елның 26-28 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздырды. Форумга Россиянең 15 төбәгеннән 30 га якын журналист катнашты. Алар арасында «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова, телевидение журналистлары Хәмидә Гайфуллина-Габдрахманова, Фәнзилә Салихова, Нәзир Ногманов һәм мин дә бар идем. Форум чараларга бай иде. Шуларның берсе Кукмара төбәгенә сәяхәт булды. Әлбәттә, Кукмарага баргач, берәү дә итексез, табасыз кайтмады.

Кукмарада бар да бар

Кукмара төбәге белән мине Фәнзилә Салихова таныштырып барды. Чөнки Фәнзилә тумышы белән Кукмара районы Балыклы авылыннан. Кукмара шәһәре Татарстан Республикасы белән Киров өлкәсе чигендә, Казаннан 115 чакрым ераклыкта урнашкан. Тарих битләреннән шәһәрчеккә Явыз Иван гаскәрләреннән качып килгән мари кешеләре нигез салганлыгы күренә. Ә инде анда төпләнүче халык арасында удмуртлар да, татарлар да булган. Бүген дә Кукмарада төрле милләт вәкилләре дус һәм тату гомер итә, үзләрен алар, горурланып, «кукмаралар» дип атап йөртә. «Кукмара» атамасы мари сүзләреннән барлыкка килгән дип санала: «кук (курык)» – ике һәм «мари» – мари кешесе. Галим-әдәбиятчылар «кукмара» сүзенең әдәби тәрҗемәсен «күк чәчәк» дип аңлата.
1920-1930 нчы елларда Кукмара Мамадыш кантоны составына керүче волость үзәге була. 1928 елда Кукмара авылы бистәгә, 1930 елдан эшчеләр бистәсенә әйләнә. Шушы ук елны Кукмара районы оеш-
тырыла. Кукмара эшчеләр бистәсе аның үзәгенә әверелә. 2017 елның 28 апреленнән бистә шәһәр статусын йөртә. Парижны – Эйфель манарасы, Лондонны Биг‑Бен дөньяга таныта, ә Кукмараны «Кукмара тавы» ландшафтлы табигать һәйкәле, киез итек һәм табалары данлый. Район үзәге Кукмара зур шәһәр түгел. Биредә киез итек — киез комбинаты, тегү фабрикасы, металл савыт-саба заводы, май-сөт комбинаты, элеватор һәм башкалар эшли. Аларның барысы да халык өчен бик кирәк. Кукмара көннән-көн үсә, төзекләнә бара. Кукмарадан нәрсә алып китеп була соң? Әлбәттә, Кукмара киез итеге һәм металл савыт-саба. Атаклы хуш исле борай икмәге, җирле лимонад. Натураль продуктларга өстенлек бирсәгез – җирле умарталыклардан чәчәк балы һәм кортчылык продукциясе, фермер хуҗалыклары җитештергән казылык.

Сыер савучы блогер
Бөтенроссия татар журналистлары форумы кысаларында без Кукмара мәгълүмат үзәгендә булып, «Хезмәт даны» газетасы, «Кукмара авазы» радиосы һәм «Кукмор ТВ» редакцияләре белән таныштык. «Кукмор ТВ»ның тапшырулары җомга көнне «Татарстан 24» каналында эфирга чыга. «Хезмәт даны» («Трудовая слава») газетасы 1930 елның 14 сентябреннән дөнья күрә. Хәзерге көндә район газетасының гомуми тиражы 5 000 данәдән артып китә. Ул татар телендә басыла һәм рус теленә тәрҗемә ителә. «Кукмара авазы» радиосын исә Кукмара, Балтач, Саба, Мамадыш, Нократ Аланы, Сосновка, Малмыж җирлекләрендә тыңлыйлар.
Кукмарада без төрле социаль челтәрләрдә меңләгән аудиториянең игътибарын яулап алган блогерлар белән очраштык. Алар – гади тормышта үз һөнәре, гаиләсе булган кешеләр. Вахит авылында яшәүче, алдынгы хуҗалыкларның берсендә сыер савучы булып эшләүче Тәнзилә Идиятуллина иң кызыклысы булды. Тәнзилә ханым үзе гади, эчендәгесе – тышында. Социаль челтәрендә дә ул әнә шундый булып кала. Шуңа күпләрне үзенә тарта. «Сыер да саварга, көндәлек хуҗалык эшләрен башкарырга, социаль челтәрне дә алып барырга ничек җитешәсез?» – дип кызыксындык без. «Минем кулымнан көн-төн телефон төшми. Баштарак гаиләм дә, җитәкчеләр дә моны хупламаган иделәр. Хәзер ияләнделәр инде, үзләре үк булыша башладылар. Файдасын шуннан күрәм, язылучыларым күп, реклама бирергә дә мөрәҗәгать итәләр. Минем буй-сыным матур булгач, күбрәк кием кибетләре белән эшлим», – диде ул шаяртып. Аңа хәтта авыл җирлеге башлыгы яңа телефон да бүләк иткән.

Җөйсез итекләр
Табигый йоннан җылы, йомшак, җитмәсә, бизәкләп эшләнгән Кукмара киез итекләре турында кемнең генә ишеткәне юк икән? Без кечкенә чакта Кукмарадан килеп, ир-атларның итек сатып йөргәннәре истә. Авылыбызда итек басучылар булса да, Кукмара итекләрен яратып ала идек. Хәтта Франция башкаласы Парижда узган Сабан туенда Кукмара киез итек комбинаты эшләнмәләре французларны да шаккатырган. Кукмара яклары нинди генә итекләр җитештерми. Энҗеләп чигелгәннәре дә, каюлы читек кебекләре дә, төрле бизәкләр төшерелгәне дә, аклы-каралысы да, катасы да, табанлысы да һәм тагын әллә нинди төрлеләре бар.
Ни генә дисәгез дә, кыш өчен киез итектән дә җылырак аяк киеме уйлап табучы юк әле. Хәтта иң югары технологияләр нигезендә җитештерелгән күн итек тә киез итеккә тиң­ләшә алмас. Гади сарык йоныннан итек басу технологиясе гасырлар дәвамында тамчы да үзгәрмәгән. Яхшырагын уйлап табучы юк чөнки! 150 елдан артык тарихка ия итек басу фабрикасына аяк баскан чит ил вәкилләре аптырашта кала икән: ни өчен бу киез итекләрнең бер җөе дә юк соң? Җавап гади — моның сере борынгыдан мирас булып калган технологиядә. Кукмара итекләре җитештерүче һәм сатучы бертуган Комаровларның төп йорты – мәдәни мирас объекты. Әлеге йорт гасыр ярымнан артык тарихка ия. 1870 нче елларда бертуган Родигиннарның да киез итек басу фабрикасы эшләгән. Әһәмияте буенча ул бертуган Комаровлар предприятиесеннән кала Казан губернасында 1917 елга кадәр икенче урында торган.

Яшел хәзинә
Әлеге тауны «Яшел хәзинә» дип тә йөр­тәләр. Әмма ул һәрвакытта да яшел булмаган. ХХ гасырның 60 нчы елларында җирле халык такыр тау битенә меңләгән нарат һәм каен үсентесе утырткан. Ялан тау куе яшел урманга әйләнгән. Искиткеч гүзәл табигать һәйкәленең барлыкка килү тарихы әнә шундый. Кышын бирегә экстрим яратучылар тау чаңгысында, сноубордта шуарга килә. Тау башыннан Кукмара һәм аның тирә‑ягына сихри манзара ачыла.

Пугачевны корал белән тәэмин иткәннәр

XVIII гасырның егерменче елларында Казан өязенең Вятка комиссары Иван Тряпицын Арча юлы буендагы Анцуб чишмәсе янында бакыр эретү заводы төзи. Пугачев армиясен дә корал белән тәэмин итә. Завод хәтта берничә елга ябылып та тора. XIX гасыр башында яңадан эшкә керешә. 1812 елда Кукмара заводы армияне сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итә. 1851 елда Кукмара заводы яна һәм яшәүдән туктый. Бакыр эретү заводлары урынында бакыр савыт-саба җитештерүче хосусый предприятиеләр барлыкка килә.

Шушы яктан, шушы туфрактан

Күренекле композитор, И.Глинка исе­мендәге РСФСР, Габдулла Тукай исемендәге ТАССР дәүләт премияләре иясе Фасил Әхмәтов исеме халыкка яхшы таныш. Илгиз Зарипов та – йөзләгән популяр җырлар авторы. Аның Харис Мостафин сүзләренә языл-ган «Килегез Кукмарага» җыры район гимны буларак башкарыла. Газинур Морат – бүген Татарстан Республикасының иң актив иҗат итүче шагыйрьләреннән берсе, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премияләре лауреаты. Чаллыда яшәп иҗат итүче, Кукмара районының Янил авылында туган Рәшит Бәшәр – Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты. 1925 елда районның Байлангар авылында туган Мәгъсүм Насыйбуллин – белгеч-леге буенча юрист, ул гомер буе прокуратура органнарында эшли. Аның «Без капчыкта ятмый», «Юрист язмалары», «Билгесез шаһитләр», «Алтын алка», «Яшерен касса», «Күктән иңгән дәлил», «Тукран тәүбәсе», «Елан гадәтен үзгәртми» кебек әсәрләрен укучылар яратып укый. Татарстан Язу­чылар берлеге әгъзасы Заһид Мәхмүдинең «Әче балан» романы буенча эшләнгән «Бүре» радио­спектакле республика «Бумеранг» конкурсында «Иң яхшы спектакль» дипломы белән бүләкләнә. Фоат Галимуллин киң җәмәгатьчелеккә радио­ның элеккеге дикторы, зур галим, әдәбият-сәнгать әһелләренең иҗатын пропагандалаучы буларак мәгълүм. Ул – филология фәннәре докторы, профессор. 1999-2005 нче елларда Фоат Галимуллин Татарстан Язучылар берлеген җитәкләде. Рифә Рахман – танылган балалар шагыйре.
Кукмараның савыт-сабалар, киемнәр, камыр ашлары кибетләрендә дә булдык. Барысы да үзләрендә җитештерелә. Төшке ашта безнең якларда әзерләнми торган борай бәлеше, Кукмара ашы белән сыйландык. Очрашулардан алган матур хисләр белән, «Әй, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара», – дип җырлап, кайтыр юлга чыктык.

Кукмара ашы рецепты:
Сөякле иттән шулпа кайнатабыз. Шуңа шакмаклап туралган бәрәңге салабыз. Кайнап чыгуга кул белән баскан, шакмаклап вак итеп киселгән токмач, майда кыздырыл-ган кишер, помидор, суган салабыз. Барлык ингредиентлар вак туралган булырга тиеш. Азактан вак итеп турап, үз тозлыгында пешкән маринадланган кыярны салып, ашны табынга бирәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!

Рәфилә Рәсүлева.