Егетләр, сезне көтәбез!
Авыллар картайган саен, анда яшьләрнең саны кими. Армия сафларында хезмәт итүчеләр дә берән-сәрән генә. Туган авылым Наратта соңгы елларда, классташым Равилнең улы Эльвирдан соң, хезмәт итүче булмагандыр да. Эльвир кечкенәдән үк эшчән, тыйнак кына малай булып үсте. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Сарапул шәһәрендә укып, тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерде. Армиядә Ерак Көнчыгышта хезмәт итте.
Беркемгә дә сер түгел, авылларда бүген эш юк. Шуңадыр да Эльвир конракт буенча хезмәт итәргә калды. Бар да әйбәт бара иде, ләкин дөньяда вәзгыять үзгәрде. Март аенда Эльвирны Украина җиренә керттеләр һәм шактый вакытка аның белән элемтә бетте. Күбебез аның хәле турында туганнарыннан белешеп тордык. Апасы Эльза: «Эльвир элемтәгә чыкты», – дигәч, шатландык. Шушы көннәрдә Эльвир ялга кайтты. Аның белән очрашып сөйләшми булдыра алмадым. Кояш кебек балкып торган 22 яшьлек егетнең сөйләшүе, фикерләве олыларча булганына сокландым. Хәрби хезмәт егетне чын ир-атка әверелдергән. «Контракт белән калганда, илдә мондый хәлләр килеп чыгар дип уйламадым да. Донецк өлкәсенең Иловайск, Ясиноватая шәһәрләрендә хезмәт иттем. Әлбәттә, башта элемтә булмады. Соңрак телефон, сим-карта алу мөмкинлеге туды. Контрактны ике елга төзегән идем, ләкин махсус операция тәмамланганчы ул үз көчендә калачак. Башта куркыныч иде, хәзер өйрәндем инде. Хезмәт хакын да әйбәт түлиләр, хәрби киемне дә бирәләр, сугыш хәрәкәте ветераны исеменә лаек булачакмын. Сугыш дисәк тә, автомат тотып сугышмыйм, һава һөҗүменә каршы тору тармагында хезмәт итәм. Исән-имин кире әйләнеп кайткач, хыялым полиция тармагында хезмәт кую», – диде ул.
Эльвир 2 ноябрьдә кабат Украинага юл тотты. Ул ялда вакытта авылдашларыбыз өлешчә мобилизация кысаларында ике егетебезне – Ринас Хаҗиев һәм Дәнис Зариповны озаттылар. Аларга һәркем: «Сезгә зур өметләр баглыйбыз. Иңне-иңгә куеп, бер-берегезгә ярдәм итеп, авылыбызга әйләнеп кайтуыгызны көтәбез», – дип, изге теләкләр теләде. Бирсен Ходай!
Рәфилә РӘСҮЛЕВА.