Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Каюталарда – Мәскәү табиблары
8.09.2021

Каюталарда – Мәскәү табиблары

7 сентябрь көнне Сарапулда «Сәла­мәтлек дулкыны» XV Бөтен­россия акциясе узды. Мәскәү табиблары Удмуртиядә сәламәтлеге зәгыйфь булган балаларны кабул итте.
Россиядә әлеге акция кысаларында 2006 елдан башлап, 12 мең­нән артык бала тикшерелгән. Бу – төбәкләрдәге табиблар махсус сайлап алган балалар. Нәтиҗәдә, 2500 гә якын бала югары технологияле медицина үзәкләрендә дәвалану узган.
Быел «Сәламәтлек дулкыны» ак­циясе Казан — Алабуга – Сарапул- Пермь — Чайковский — Чистай — Ульяновск — Чабаксар — Түбән Новгород маршруты буенча уза. Мәскәү табиб­лары 5-13 сентябрь көннәрендә теп­лоход белән Идел, Кама елгалары буйлап, 9 шәһәрдә тукталып, авыруларны кабул итәләр. Иң яхшы 7 федераль медицина үзәкләре белгечләре Удмуртиядә яшәүче балаларга һәм хатын-кызларга сәламәтлек проб­лемалары буенча консультация бирергә килгәннәр. Акциядә кардиолог, эндокринолог, офтальмолог, оториноларинголог, стоматолог, яңак-бит хирургы, акушер-гинеколог, онкогинеколог, травматолог һәм башкалар катнаша. Акциянең төп максаты– тумыштан йөрәк зәгыйфьлеге булган, ишетү, күрү сәләте бозылган һәм башка авырулардан интеккән балаларга ярдәм итү, шулай ук сәламәт тормыш рәвешен алга сөрү. Акция шулай ук халыкны савыктыруның инновацион технологияләрен популярлаштыруга һәм гамәлгә кертүгә, физик культура һәм спортны пропагандалауга юнәлтелгән.
«Милләт саулыгы лигасы» бөтен­россия иҗтимагый оешмасы вице-президенты Николай Кононов: «Акцияне без башта бер табибтан башласак, ә хәзер безнең теп­лоход күп профильле клиниканы хәтерләтә. Теплоход бортындагы табиблар причалда туктаганда, барлык теләгән балалар һәм хатын-кызлар кабул ителә. Бу – кечкенә шәһәр-районнарда яшәүчеләргә федераль үзәк табибларына күренү өчен яхшы мөмкинлек. Казан һәм Алабуга буенча 412 баланы кабул иттек. Шуларның 88енә Мәскәүдә дәвалану тәкъдим ителде. Әлбәттә, бу квоталар түләүсез бирелә”, — диде.
Удмуртия сәламәтлек саклау министры урынбасары Марина Петренко: “Мәскәүдән табиблар килү – бу безнең өчен зур вакыйга. Хәзер консультацияләүнең һәм телемедицина дистанцион ысуллары актив үсеш алуына карамастан, махсуслаш­тырылган медицина ярдәменең па­циентка якынаюы бик мөһим. Мәскәүдән килгән зур белгечләр белән җанлы аралашу мөмкинлеге пациентларга гына түгел, табиблар өчен дә мөһим. Мәскәү белгечләре Удмуртиядән 200дән артык баланы, шулай ук бала табу яшендәге, диспансерлык учетында торган 30 хатын-кызны кабул итәчәкләр. Удмуртия балалар медицина оешмалары Мәскәүдәге барлык федераль үзәкләр белән элемтәдә тора. Респуб­ликада балалар кардиохирургларына, яңак-бит хирургларына ихтыяҗ зур, шуңа күрә катлаулы очракларда балалар дәваланырга Мәскәүнең медицина үзәкләренә һәм эре клиникаларга дәвалануга җибәреләләр», — диде ул. Федераль белгечләрдән тыш, кабул итүне республиканың әйдәп баручы хас­таханәләре табиб­лары да алып барды – акция кысаларында алар 50дән артык пациентны тикшерде.
Бу көнне Ольга Мадьярова кызы Маринаны бирегә алып килгән: “2019 елда янгын чыгып, кызыбыз зыян күрде. Аның битен матурлатасы иде. Ортопед-травматологка килдек. Бу инде икенче тапкыр килүебез. Безне бирегә табибыбыз үзе чакырды. Мәскәү табибы бик яхшы кабул итте. Телефон номерларын алып калдылар. Мәскәүдә дәвалануга килергә кирәк, диде. Көтеп калабыз”, — ди.
Сарапулда бу көнне чын бәйрәм булды. Ленин паркында акция кысаларында «Сәламәтлегеңне сакла» фестивале дә узды. Ул шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә багышланган иде. Теләге булган һәркем “Яшәү өчен 10 000 адым” сәламәтләндерү акциясендә катнашты. Бу исә һәр кеше көненә нәкъ менә шул кадәр, 7 км дан артыграк юл үтәргә тиеш, дигән сүз. Рес­публика наркология диспансеры табибы, балалар профилактикасы бүлеге мөдире Фәнилә Хәйруллина: “Без балаларга аңлату эшләре алып барабыз. Әти-әниләр балаларын үзләре алып киләләр яки мәктәптән укытучылар безгә җибәрәләр. Эчә, тарта, наркотик кулланучыларның кайберләре – стационарда, ә кайберләре ки­леп дәваланалар. 12-13 яшьтән сыра, алкогольле коктейльләр кулланып йөреп, бала эчкечегә әверелгәнен сизми дә кала. Үсә торган организм өчен күп кирәкми. Шуны булдырмау өчен без мәктәпләргә чыгып, аңлату эшләре алып барабыз”, — дип сөйләде.
Шулай ук биредә кан-басымын тикшерү, ВИЧка анализ тапшыру да оештырылган иде. Диетолог дөрес туклану буенча киңәшләр бирде. Теләге булганнар коронавирус­ка каршы вакцинация ясатырга да мөмкин иде.
Томан булу сәбәпле, теплоход соңга калуга карамастан, халык беркая да китмичә, елгадан күзен дә алмыйча, теплоход килүен көтте. “Северная сказка” теплоходы, чыннан да, балалар өчен әкиятне хәтерләтте бу көнне. Чөнки гап-гади кабинетлар, палаталар урынында теплоход каюталары иде. Балалар теплоходта табиб киңәшләрен алдылар. Әлеге көн әкият булып, балалар авыруларына дәва алып, савыксыннар иде. Аларның шат йөзләрен күрергә, елмаюлы тавышларын гына ишетергә язсын!

Гөлнара Вәлиева.