Сабантуй –дуслык бәйрәме
17-18 июнь көннәрендә Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабантуй узды.
Халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән йолаларын, гореф-гадәтләрен, әхлак кагыйдәләрен, рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәм Сабантуйга Бөтендөнья татар конгрессының Россиядәге 52 регионындагы милли оешмаларыннан 500ләп кеше килгән иде. Алар арасында без дә – Удмуртиядән 13 кешелек делегация – кунак булып кайттык. Беренче көнне ипподромда ат чабышы булды. Чабышта катнашучылар төрле бүләкләр өчен көч сынашты. Җиңүчеләрне «Бөтенроссия Сабан туе», «Татарстан Республикасы», «Татарстан Республикасы Түбән Кама районы», «Ульяновск өлкәсе губернаторы», «Казан шәһәре», «Ульяновск шәһәре», «Ульяновск ипподромы» бүләкләре көтә иде. Ярышларда Россиянең 13 төбәгеннән җайдаклар катнашты. Чабышкы атлар Омск, Тамбов, Липецк, Татарстан, Мәскәү, Самара, Саратов һ.б. төбәкләрдән килгән. Ат чабышлары иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды. «Бөтенроссия Сабан туе» бүләгенә Шэрами исемле айгыры белән беренче булып килгән Андрей Вилкин ия булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразыев бүләкләде. Мәскәүдән килгән Александр Несяев Пантакрин кушаматлы аты белән «Ульяновск өлкәсе губернаторы» бүләгенә лаек булды. Ат чабышларының гомуми приз фонды биш миллион сум иде. Беренче чабышта «Бөтенроссия Сабан туе» бүләгенә миллион сум уйнатылды. Ульяновск өлкәсе губернаторы призына 1,2 миллион сум тотылды. Беренче булып килгән биш җайдак 600, 300, 180, 72 һәм 48 мең сум акчага ия булды.
18 июнь көнне Сабантуйның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев катнашты. Аңа федераль Сабантуйның символы – «Тулпар ат» сыны тапшырылды. Киләсе елда бу бәйрәм, Аллаһ боерса, Кемерово өлкәсенең Кузбасс шәһәрендә узачак.
Бәйрәмнең ике көнендә дә ипподром территориясендә милли аланчыклар эшләде. Аларның һәрберсендә – төбәкнең татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм көнкүрешенең үзенчәлекләрен чагылдырган бизәлеш, мул табын, җыр-бию. Якында гына – төрле районнардан килгән аш-су һәм сәнгать осталары, сату нокталары, күргәзмәләр.
Сабантуйның программасы башыннан алып ахырына кадәр милләтара дуслыкка багышланган иде. Пролог вакытында мәйданга берьюлы 500дән артык төрле милләт вәкилләренең чыгуы көчебезнең бердәмлектә булуын дәлилләде.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: регионнардан Сабантуйга килүче делегацияләрне каршы алу өчен Ульяновск өлкәсе районнары җаваплы иде. Безне Новоспасское районы хакимият җитәкчеләре кунакханәдә чәкчәк, икмәк белән каршы алып, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, «Сабантуйда сезне үзебезнең район аланчыгында көтеп калабыз!» – диделәр. Әлеге аланчыкта 18 июнь көнне кече Сабантуй узды дисәк тә, арттыру булмас. Сый-хөрмәттән сыгылып торган табын янында район башлыгы Александр Горбунов, район татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Раил Муракаев һәм районның мәдәният бүлеге хезмәткәрләре белән җырлап-биеп, рәхәтләнеп аралашып, ял иттек. Делегациябез вәкилләре Сәрия Касимова, Алина Биянова, Елизавета Корбанова аланчык каршында Сабантуй кунакларына моңлы җырларын бүләк иттеләр, баянчыбыз Нурулла Хуҗагалиев төрле халык көйләрен башкарып, Сабантуй кунакларының күңелен яулады.
Бу көнне ипподромда гына түгел, ә аңа ялганып киткән «Җиңү паркы»нда да бәйрәм гөрләде. Өч сәхнәдән җыр-бию яңгырады. Шуларның берсендә безнең Удмуртия делегациясе җырчылары да чыгыш ясады. Һәр Сабантуйның бизәге булган милли көрәш мәйданчыгында алма төшәрлек тә урын юк иде. Башкача мөмкин дә түгел: җиңүчегә дигән төп бүләк — машина төрле төбәкләрдән килгән көрәшчеләргә дәрт-дәрман биреп торды. 2022 елгы Федераль Сабантуйның абсолют батыры булып Сергей Павлик танылды. Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәре көрәшчесенә машина ачкычын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Фикерләр:
Сәрия Касимова: «Ульяновскидагы Федераль Сабантуй бер сулышта узды. Бәйрәм бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде: аның программасының бай һәм кызыклы булуы күңелләрдә онытылмас хис-кичерешләр калдырды. Мин үземнең халкым белән горурлануыма, аның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен яратуыма тагын бер кат инанып кайттым. Хуҗаларның кунакчыллыгы, киң күңелле булулары беренче минутларда ук күренде. Беренче көнне борынгыдан калган гадәт буенча халык ат чабышы карарга җыелган иде. Ә кичен Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсенең сәнгать осталары катнашындагы зур концертта барлык кунакларны Татарстан Республикасы Президенты исеменнән сәламләделәр, сыйладылар. Сабантуйның икенче көне тагын да кызыклырак булды. Россия төбәкләреннән килгән делегатлар парадында һәр төбәкнең милли үзенчәлекләрен күрергә була иде. Ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских белән очрашу күңелләрдә озак сакланыр. Безгә – «Айсылу» дуэтына – шундый зур бәйрәмдә чыгыш ясау бәхете дә елмайды. Гомумән, Федераль Сабантуйдан ел буена җитәрлек дәрт, көч алып кайттым. Бу сәяхәтне оештыручы Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага зур рәхмәт.
Алина Биянова: «Миңа Ульяновскида узган Сабантуйга бару насыйп булды. Әле бүген дә аннан кайткан хис-кичерешләр дулкынында йөзәм, күргәннәр турында якыннарыма сөйлим, фотосурәтләрне кабат-кабат карыйм. Безне якты йөз, чәкчәк, икмәк белән каршы алган Новоспасское районы вәкилләренә аеруча рәхмәт әйтәсем килә. Һәр чарага озатып йөрүчебез, безнең киңәшчебез, юл күрсәтүчебез булган Эльвира ханым Ульяновск шәһәренең һәр бинасы, тарихы, бүгенгесе турында тәфсилләп, тәмләп сөйләде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән күрешү күңелемдә аеруча уелып калды. Бәйрәмне оештыручыларга, каршы алучы хуҗаларга чиксез рәхмәт. Бер-беребезгә уңышлар теләп саубуллашканда, хуҗалар беравыздан: «Нәкъ сез безнең кунакларыбыз булуына бик шатланабыз. Мондый дус-тату, актив һәм күңелле делегация белән эшләгән юк иде. Сезнең шундый бердәм, ачык йөзле һәм иҗади булуыгыз аркасында, безнең мәйданчык гөрләп торды», – дип озатып калулары да күңелебезгә хуш килде.
Рәдиф Нуркаев: «Татар халкы үзенең бердәмлеге белән аерылып тора. Ә Сабантуй – шушы бердәмлекне күрсәтүче, аны тагын бер кат раслаучы бәйрәмебез. Мин Удмуртия татарлары делегациясе составында Федераль Сабантуйда катнаша алуыма бик шат. Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар белән танышып, яңа дуслар таптым. Сабантуй миңа бик ошады. Халкым белән, татар булуым белән горурлана идем. Бу хисем тагын да артты. Республикада эшләүче милли оешмалар телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә күп эшләр алып баралар. «Киләчәктә бу эшләрдә миңа да активрак катнашырга кирәк», – дигән уй белән кайттым».
Гүзәл Шакирова.