Агросыйныфлар өметләрне аклармы?
Шаркан районы Иске Быги авылында агросыйныф ачылды.
Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Абрамова сүзләренчә, Удмуртиядә мондый сыйныфлар 2019 елда ачыла башлый. Бу уку елында республиканың 20 районында 52 сыйныфта 742 укучы авыл хуҗалыгы тармагы сыйныфларында белем алачак. Шушы көннәрдә үзем Иске Быги авылындагы агросыйныф эшчәнлеге белән танышып кайттым.
Мәктәп директоры Андрей Голубин агросыйныфлар өчен яңартылган классны күрсәткәндә, аның җиһаз-ларына, бизәлешенә игътибар иттем Киштәдә – махсус гербарийлар, микроскоплар, ноутбуклар, уңайлы парта, урындыклар, стенада – Михаил Ломоносовның «Туган як табигатен үз күзләрең белән яки китап ярдәмендә өйрәнергә була» дигән сүзләре. Ольга Абрамова: «Безнең агросыйныфлар – аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү түгел. Ул – заманча җиһазлар, яңа белемнәр кулланып, авыл хуҗалыгына мәхәббәт уяту, мәктәп бусагасыннан ук басу-кырларда, фермаларда эшләргә теләүче кадрлар үстерү», – ди. Моның чыннан да шулай икәнлегенә үз фәне өчен янып-көюче, югары категорияле биология укытучысы Татьяна Варламова белән аралашкач инандым. Иске Быги мәктәбендә агросыйныфларда дәресләрне ул үзе әзерләгән укыту программасы буенча алып бара икән. «Без быел бу юнәлештә укытуны 8 нче сыйныфтан башлыйбыз. Минем программа нигезендә 8 нче сыйныфлар үсемлекчелек белән, соңрак терлекчелек белән танышачак. Беренче дәресебезне «Восход» оешмасының ашлык саклау урынына сәяхәттән башладык. Укучыларга биредә бик ошады. Авылда яшәп тә, ашлыкның ничек, кайда саклануын, арыш белән бодайның аермасын, фуражның ни икәнен белмәүче балалар бар. Шулай ук укыту программасы буенча, авыл хуҗалыгы белгечләренең дә дәресләрдә катнашуы планлаштырылган. Практик эшләр һәм лаборатор тикшерүләргә күп вакыт биреләчәк. Моның өчен барлык шартлар да бар. Хәтта озакламый су, туфрак һәм һавага анализ ясаучы җиһазлар кайтачак», – дип сөйләде программа авторы.
Иске Быги мәктәбендә инде берничә ел укучыларга мәктәпне тәмамлаганда ук трактор йөртүче таныклыгы бирелә икән. Ә бу уку елыннан, 8-9 нчы сыйныф укучылары заманча трактор белән идарә итәргә өйрәнсен өчен, МТЗ-82 тракторының тренажеры класска ук куелган. Аны «Восход» акционерлык оешмасының генераль директоры Анатолий Хохряков ярдәмендә алганнар.
Дөрес, шартлар да, укучыларның теләкләре дә барлыгы күренә. Ә мондый сыйныфларның авыл хуҗалыгын үстерүгә, авылларны саклап калуга ярдәм итүен вакыт күрсәтер…
Гүзәл ШАКИРОВА.