Наркотиклар таратучы җинаятьче тоткарланган
«Россия Эчке эшләр министрлыгы Ижау линия бүлегенең полиция патруль-пост хезмәте полиция хезмәткәрләре оператив-профилактик чара үткәргәндә Иркутск өлкәсендә яшәүче, наркотик матдәләр сатуга шик уяткан ир-атны тоткарланды”, — дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.
Ир-ат ерак араларга йөрүче Мәскәү – Барнаул пассажир поездының купесында тоткарланган. Ул исерек булган. Аңа административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Шәхси тикшерү барышында ир-атта зәңгәр төстәге кристалл матдәле полиэтилен пакет һәм ак төстәге таблетканың яртысы табылган. Моннан тыш, аның сумкасында тагын берничә төргәк булган. Үткәрелгән экспертизалар нәтиҗәсендә әлеге матдәләрнең тугыз килограммга якын авырлыктагы синтетик һәм үсемлектән ясалган наркотик булуы ачыкланды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Ижау линия бүлеге тарафыннан аңа карата җинаять эше кузгатылды», — дип сөйләде Ирина Волк.
Җинаятьче сүзләренә караганда, ул наркотикларны Мәскәү өлкәсе территориясендә наркотик матдәләр сату буенча интернет-кибет операторлары күрсәтмәсе буенча яшерелгән урыннан алган. Аннары поездга билет сатып алып, Төмән шәһәренә китмәкче булган. Ир тыелган матдәләрне Алтай краенда, Төмән һәм Иркутск өлкәләрендә килешенгән урыннарда яшереп кую юлы белән сатарга ниятләгән.
Хәзерге вакытта тоткарланган җинаятьче сак астында. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә«, — дип өстәде Ирина Волк.