Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Ерак булса да, үзебезнеке
9.09.2022

Ерак булса да, үзебезнеке

Удмуртиянең «Лудорвай» архитектура-этнографик музей-тыюлыгында Балезино районы Падера авылыннан күчереп алып килеп торгызылган, 130 еллык тарихы булган мәчет бинасы ачылды. 6 ел элек башланган проектның, ниһаять, быел тормышка ашырылуы юкка түгел. Әлеге вакыйга Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүгә 1100 ел тулуга  багышланды.

 

2011 елда Падера авылында яңа иман йорты ачылгач, иске мәчет бинасының язмышы хәл ителә башлый. Кызганычка каршы, 2015 елда җимерелү куркынычы янау сәбәпле, мәчет манарасын сүтәргә туры килә. Башта мәчеттә авыл музее ачарга ниятлиләр. Әмма яңа мәчеткә якын булу, ә башка урынга күчерү өчен матди мөмкинлек булмау аркасында, бу эш барып чыкмый. Ә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле органнары янгын чыгу куркынычы аркасында иске мәчетне сүтәргә күрсәтмә бирә. «Лудорвай» музей-тыюлыгы хезмәткәрләренең мәчет­не күчерергә дигән тәкъдимнәренә ризалашу – тарихи бинаны саклап калу өчен бердәнбер мөмкинлек була. «Тик аның чыгымнарын республика бюд­жетына кертү, соңыннан кирәкле документларны әзерләү, күчерү, реставрацияләүне башкару – озак вакыт таләп итте. Чыннан да, әлеге төзелеш төрле милләт һәм дин вәкилләренең ур­так тырышлыгы нәтиҗәсе булды. Нәкъ менә халыклар дуслыгында һәм төрле конфессияләрнең үзара тыныч хезмәттәшлегендә безнең уртак Ватаныбыз Удмуртиянең һәм илебез Россиянең көче һәм куәте сизелә», — диде Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов.

Һәм менә, ниһаять, күптән кө­теп алынган вакыйга: мәчет ачылу тантанасы! Һава торышының бозы­луы да куркытмады, кунаклар ир­тәдән үк музей-тыюлыкка агылды. Аларны «Бәхет» ансамбле һәм «Асылъяр» үрнәк татар музыка, җыр һәм бию ансамбле каршы алды. 11.00 сәгатьтә иман йортын рәсми төстә ачу тантанасы башланды. Кунакларны сәламләү сүзе белән «Лудорвай» музее директоры Татьяна Шкляева, УРның Милли сәясәт министры Эдуард Петров, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Бөтендөнья Татар конгрессы кар­шындагы «Татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, Удмуртия мөселманнарының Диния нәзарәте вәкиле Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Удмуртия татарларының милли-мәдәни авто­номиясе рәисе Рәмзия Габбасова чыгыш ясадылар. «Бүген без мәчет ачып кына калмыйбыз, ә әлеге тарихи бина белән бергә татар секторы да ачабыз. Киләчәктә биредә татар утары булдыру теләге бар. Максатыбыз – Удмуртиядә яшәгән татарларның көнкүрешен, тарихын, мирасын ныграк чагылдыру, аны башкаларга сөйләү», — диде Татьяна Шкляева.
Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мө­хәммәтшинның котлавын укыды: «Бу – Удмуртия тормышында гына түгел, ә бөтен Россия күләмендә истәлекле вакыйга. Бүген биредә илнең барлык архитектура-этно­график музейлары арасында бе­рен­че тапкыр тарихи һәйкәл була­рак Падера мәчете ландшафт экс­позициясе ачылды. Әлеге вакыйга нигездә православие динен тоту­чылар яшәгән Удмуртиядә кон­фессияләр арасында үзара аңлашу хөкем сөрүен, дустанә мөнәсәбәтләр урнашуын күрсәтә. Шул уңайдан Удмуртиянең Милли сәясәт, Мәдәният министрлыкларына, «Лудорвай» музей-тыюлыгы җитәкчелегенә, хез­мәткәрләренә һәм барлык иганә­челәргә рәхмәт әйтәсе килә».

Рәмзия Габбасова кунакларны әлеге зур бәйрәм белән котлаганнан соң «Лудорвай» музей-тыюлыгы җитәкчесе Татьяна Шкляевага, Удмуртия татарлары, барлык мө­селманнар өчен мөһим булган әлеге проектны тормышка ашырыр­га ярдәм итүләре өчен Республика Башлыгына, Мәдәният һәм Милли сәясәт министрлыкларына зур рәхмәт белдерде. «Ә иң зур рәхмәтләрем шушы мәчетне бү­генге көнгә кадәр күз карасыдай саклаган Падера авылы хал­кына. Гомумән, Удмуртиянең төньяк районнарында яшәүче мил­ләт­тәшләребезнең бердәм булуына, гореф-гадәтләребезне кадерләп саклауларына һәрвакыт сокланып карыйм. Менә бүген дә шушы тантанага авыл халкының, олысы-кечесенең иртән-иртүк бердәм булып, зур автобусларга төялеп килүләрен күреп, күңелем тулды. 130 ел тарихы булган мәчет, чыннан да, сезнең һәрберегезнең бер өлеше. Динебезгә, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә шулай сак­чыл каравыгыз күпләргә үрнәк бу­лып тора», – диде.
Татарстаннан килгән хөрмәтле кунаклар да үз котлауларын, фи­керләрен җиткерделәр. «Бу му­зейда, татар халкының бүген­гесе генә түгел, ә борынгыдан килгән тормышы чагыла. Татарлар – монда төп халык. Аларның удмурт халкы белән дус, тату булып, кыенлыкларны да, шатлыкларны да бергә бүлешеп яшәгәнлекләренә бу тагын бер дәлил», – диде Миләүшә Гайфуллина.

 

Татарстанның Халыклар дус­лыгы йорты директоры Ирек Шәрипов: «Лудорвай» кебек музей-комплекслар ил күләмендә дә аз. Бу – Удмуртиянең бер хәзинәсе. Мондый тарихи мәчетләр шун­дый халәттә бик аз сакланган. Бу бәлки аның Татарстаннан читтә булуы белән бәйледер. Чөнки Татарстанда аларны 30 нчы елларда күпләп бетергәннәр. Ә Падера авылы мәчете татар дөньясыннан читтәрәк булгач, тиешле органнарның игътибары җитмәгәндер. Әлбәттә, бу – тарихи әһәмияткә ия мәчет. Һәм бүген аның барлыгы турында бөтен татар дөньясына җиткерү бик мөһим. Аның шундый дәрәҗәдә саклануы үзе бер могҗиза», – диде.
Әйе, Падера авылы мәчете катлаулы, дин тыелган репрессия чорларында да ябылмаган. Мондый иман йортлары республикада бармак белән генә санарлык: Ижау, Воткинск шәһәре, Глазов районының Татар Парҗысы авы­лы мәчетләре. Бу урында Падера авылы халкына зур рәхмәт әй­тәсе килә. Әби-бабайлары, әти-әниләре йөргән Аллаһ йортын алар һәрвакыт тәрбияләп тора. Юкса, мәчет бинасы шундый яхшы хәлдә сакланыр идеме икән? Иман йортын «Лудорвай» музей-тыюлыгына күчерәбез ди­гәч тә, авылдашларның күбесе каршы чыга. Бәйрәм көнне дә күз яшьләрен тыя алмаучылар күп булды. Падера авылы халкы бәйрәмнең төп кунаклары иде. Ике автобус белән килгәннәр. Алар тарихи вакыйганың тере шаһитләре булдылар. «Мәчетебездән бик авырдан аерылдык. Әлеге иман йорты берничә буынны үстерде. Бу мәчеткә авылның иң хөрмәтле картлары йөрде. Муллалары бик белемле иде. Чит җирләргә биреп җибәрүе авыр булды. Ләкин монда урнашкач, үзебез шушы тантананы килеп күргәч, тынычландык. Килеп карар урын бар бит. Ерак булса да, үзебезнеке дип сөенәбез», – диде Асия апа Касимова. Аның сүзләренә авылдашы Мәрзия апа да кушылды. «Минем өчен бу көн бик әһәмиятле. Мәчетне монда китергән өчен борчылган идем. Үзебезнең авылда торсын кебек иде. Ә бүген ул «Лудорвай» музей-тыюлыгында торса, яхшырак бу­лачагын аңладым. Ачылышны бик дул­кынланып карап тордык. Чөнки монда безнең әтиләр, бабайлар йөргән. Бүген кабат алар иснәгән һаваны, алар баскан урыннарны тойгандай булдык», – диде ул, күз яшьләрен тыя алмыйча.
Падера авылы мәчете имамы Басыйр хәзрәт Касимов булачак музейга авылда яшәгән рәссам Муса Касимовның 1991 елда мә­четне сурәтләгән рәсемен бүләк итте. Ул үзе дә дингә килгәндә беренче намазларын әлеге иске мәчеттә укыган. Дулкынлануын да, сөенүен дә яшермәде. «Авы­лыбыздагы әлеге мәчет искергән иде, кышын яксак та, җылы тормый, җомгага килгән бабайлар өшиләр иде. Яңа мәчет салырга булдык. Аллаһка шөкер, уртак тырышлык белән өр-яңа иман йортын салып чыктык. Шушы тарихи мәчетебезне бирегә кү­чергәч: «Әрәм, исраф булмады, утын­га ярылмады, сүтелмәде», – дип шатланам. Монда әле мә­че­тебез тагы бик озак еллар торыр, гасырларга җитәр дип уйлыйм. Бу Аллаһ йорты — безнең горурлыгыбыз. Кешеләр монда килер, Ислам дине белән якыннан танышыр дип ышанабыз. Мәчетне сүтүгә, аны бирегә күчерүгә үз өлешләрен керткән һәр кешегә зур рәхмәтләремне җиткерәм», – диде ул.
Мәчет ачылу тантанасыннан соң Илмир хәзрәт Касимов ку­накларны «Ислам тарихы» му­зее белән таныштырды. «Тиздән экспозиция тулысынча эшли башлаячак, бирегә теләгән һәр­кем килә алачак», – ди музей хез­­­мәткәрләре. Бәйрәм Кистем, Па­дера авылы үзешчәннәре, «Асылъяр» үрнәк татар музыка, җыр һәм бию ансамбле, Казан шә­һә­реннән «Риваять» этнотөркеме чыгышлары белән тәмамланды.ар дөньясыннан читтәрәк булгач, тиешле органнарнын игътибары җитмәгәндер. Әлбәттә, бу тарихи әһәмияткә ия  мәчет. Һәм бүген аның барлыгы турында бөтен татар дөньясына җиткерү бик мөһим. Аның шундый дәрәҗәдә саклануы үзе бер могҗиза», — диде.
Әйе, Падера авылы мәчете катлаулы, дин тыелган репрессия чорларында да ябылмаган. Мондый иман йортлары республикада бармак белән генә санарлык: Ижау, Воткинск шәһәре, Глазов районының Татар Парҗысы авылы мәчетләре. Бу урында Падера авылы халкына зур рәхмәт әйтәсе килә. Әби-бабайлары, әти-әниләре йөргән Аллаһ йортын алар һәрвакыт тәрбияләп тора. Юкса, мәчет бинасы шундый яхшы хәлдә сакланыр идеме икән? Иман йортын Лудорвай музей тыюлыгына күчерәбез дигәч тә, авылдашларның күбесе каршы чыга. Бәйрәм көнне дә күз яшьләрен тыя алмаучылар күп булды. Падера авылы халкы бәйрәмнең төп кунаклары иде. Ике автобус белән килгәннәр. Алар тарихи вакыйганың тере шаһитләре булдылар. «Мәчетебездән бик авырдан аерылдык. Әлеге иман йорты берничә буынны үстерде. Бу мәчеткә авылның иң хөрмәтле картлары йөрде. Муллалары бик белемле иде. Чит җирләргә биреп җибәрүе авыр булды. Ләкин монда урнашкач, үзебез шушы тантананы килеп күргәч, тынычландык. Килеп карар урын бар бит. Ерак булса да, үзебезнеке дип сөенәбез», — диде Асия Касимова. Аның сүзләренә авылдашы Мәрзия апа да кушылды. “Минем өчен бу көн бик әһәмиятле. Мәчетне монда китергән өчен борчылган идем. Үзебезнең авылда торсын кебек иде. Ә бүген ул «Лудорвай» музей-тыюлыгында торса, яхшырак булачагын аңладым. Ачылышны бик дулкынланып карап тордык. Чөнки монда безнең әтиләр, бабайлар йөргән. Бүген кабат алар иснәгән һаваны, алар баскан урыннарны тойгандай булдык», — диде ул, күз яшьләрен тыя алмыйча.
Падера авылы мәчете имамы Басыйр хәзрәт Касимов булачак музейга авылда яшәгән рәссам Муса Касимовның 1991 елда мәчетне сурәтләгән рәсемен бүләк итте. Ул үзе дә дингә килгәндә беренче намазларын, әлеге иске мәчеттә укыган. Дулкынлануын да, сөенүен дә яшермәде. «Авылыбыздагы әлеге мәчет искергән иде, кышын яксак та, җылы трпсый иде. Җомгага килгән бабайлар өшиләр иде. Яңа мәчет салырга булдык. Аллаһка шөкер, уртак тырышлык белән өр-яңа иман йортын салып чыктык. Шушы тарихи мәчетебезне бирегә күчергәч: “Әрәм, исраф булмады, утынга ярылмады, сүтелмәде”, — дип шатланам. Монда әле мәчетебез тагы бик озак еллар торыр, гасырларга җитәр дип уйлыйм. Бу Аллаһ йорты — безнең горурлыгыбыз. Кешеләр монда килер, Ислам дине белән якыннан танышыр дип ышанабыз. Мәчетне сүтүдә, аны бирегә күчерүгә үз өлешләрен керткән һәр кешегә зур рәхмәтләремне җиткерәм», — диде ул.

Мәчет ачылу тантанасыннан соң Илмир хәзрәт Касимов кунакларны «Ислам тарихы» музее белән таныштырды. Тиздән экспозиция тулысынча эшли башлаячак, бирегә теләгән һәркем килә алачак, ди музей хезмәткәрләре. Бәйрәм Кистем, Падера авылы үзешчәннәре, “Асылъяр” үрнәк татар музыка, җыр һәм бию ансамбле, Казан шәһәреннән “Риваять” этнотөркеме чыгышлары белән тәмамланды.

Эльвира Хуҗина.