Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - «Туган тел» конкурсында Зөһрә җиңде
7.04.2022

«Туган тел» конкурсында Зөһрә җиңде

Ел саен Казанда Россия һәм Татарстан халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калу, аларны үстерергә ярдәм итү, туган телне укыткан укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәләрен уртаклашу максатыннан ел саен «Туган тел» Бөтенроссия конкурсы уза.

Быел ул 28-29 мартта Казанның татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиясендә узды. Конкурста 9 рус теле, 9 чуаш, 3 мари, 2 удмурт һәм 10 татар теле укытучысы катнашты. Татар теле укытучылары Удмуртия, Чувашия, Башкортстан, Төмән, Ульяновск, Оренбург, Пенза, Омск, Самара өлкәләре, Пермь краеннан иде. Катнашучыларны Татарстан Республикасының Мә­гариф һәм фән үсеше институты, КФУ мөгаллимнәре, Татарстанның милли-мәдәни автономияләре вә­­килләре, узган елгы конкурста җиңүчеләр бәяләде. Чувашиядән килгән татар теле укытучысы – өчен­че, Пермь һәм Башкорстаннан – икенче урынны яуладылар. Ә берен­челекне Удмуртиянең Балезино районы Кистем мәктәбенең татар теле укытучысы Зөһрә Рәшид кызы Касимова алды. Җиңү яулау өчен ул нинди темага остаханә күрсәткән соң? Бу хакта безгә түбәндәгеләрне бәй­нә-бәйнә сөйләде.
“Мондый зур дәрәҗәдәге конкурста катнашырга мине Ижау шәһәренең татар теле укытучылары методисты Рәсилә Габ­драх­манова этәрде. Мин конкурс­та Гаяз Исхакыйның “Җан Баевич” комедия­се мисалында “Тор­мыш мәгънәсе” дигән остаханә күр­сәттем. Федераль дәүләт белем би­рү стандартлары буенча һәр дәрестә тормышта куллана алырдай белем күнекмәләре бирергә кирәк. Без укучыларны милли рух­та тәрбиялибез икән, димәк, хәзердән үк без укучыларны ки­ләчәк тормыш, аның мәгънәсе, милләтне саклау турында уйландырырга тиешбез. Әсәрдәге герой чын татар милләтеннән, әмма ул рус һәм европа мәдәниятенә хас булган гадәтләргә күчәргә омтылган. Шакирҗан урынына “Җан Баев” дип дәшергә кушкан. Татар хатынын аерып, рус милләтеннән булган хатынга өйләнгән. Токмачлы аш урынына кабымлык белән коньяк эчкән, өйдә эт асраган һ.б. Бүгенге көндә без, татарлар, европалашып беттек. Димәк, без өлешчә Җан Баев. Без хәзер, киресенчә, татарлыкны сакларга тырышабыз. Мондый фикерне аңлау өчен мин кластер төзеттем. Кластер ул – мәгълүматны системалаштырырга мөмкинлек бирә торган бер ысул. Остаханәләр азагында Интернет челтәреннән алынган “Яшәү мәгънәсе” дигән видео- роликны татарча яңгыраттык. Татарлыкны саклап калу үзебездән, шәхси үрнәгебездән тора, дигән фикергә килдек. Остаханәләрдән соң түгәрәк өстәл булды. Анда без үзебезнең мәктәпләрдә нинди укыту алымнарын куллануларыбыз, милли тәрбия эшен ничек алып баруларыбыз турында сөйләдек. Икенче көнне сыйныфтан тыш булган проектлар турында фикер алыштык. Мин безнең мәктәптә эшләгән педагог, математика, астрономия фәннәрен укыткан, комета ачкан Ибраһим Вәлиулла улы Әхмәров белән бәйләнгән проект турында сөйләдем. Укучыларыбызның нинди маршрутлар төзүләрен, татар театрын, “Илһам” шигырь уку конкурсын Ибраһим Әхмәровка бәйләвебезне, мәктәп логотибын ясаганда, шулай ук Әхмәров ачкан кометаның рәсеме урын алуы турында бәйнә-бәйнә сөйләдем.
Калган укытучыларның остаха­нәләренең күбесе тел буенча иде, шулай ук сөйләм телен үстерү, якташларның иҗатын өйрәнү буенча тәҗрибәләрен уртаклаш­тылар. Гомумән алганда, һәр укы­тучының остаханәгә әзерләп килгән эше тирән эчтәлекле иде. Без, төбәкләрдән килгән ун укытучы, үзара дуслашып беттек. Мо­ның өчен без Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгына, аеру­ча Әлфия Гафиятулла кызына һәм Гөлия Фәрхат кызына зур рәх­мәт­ләребезне җиткерәбез.
Ә без Зөһрә Рәшид кызын зур җиңүе белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар гына телибез.

Рилия Закирова.