Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Ижауда – «Йолдызлар яңгыры»
17.12.2021

Ижауда – «Йолдызлар яңгыры»

12 декабрь көнне “Спартак” халык иҗаты йортында балалар өчен регионара “Йолдызлар яңгыры” җыр-бию бәйгесенең йомгаклау концерты булып узды. Чарада Ижау, Сарапул, Можга, Воткинск, Әгерҗе шәһәрләреннән, Камбарка, Балезино, Кияс, Әгерҗе районнарыннан — 200 дән артык бала катнашты.

Истә калырлык чара

Йомгаклау концертында катнашучылар ана телебезгә булган мөнәсәбәтләрен, олы ихтирам хисләрен җыр-биюләр аша белдерделәр, туган телне ничек яратуларын дәлилләделәр. Шөкер, милләтебезнең дәвамчылары булырлык балаларыбыз бихисап. Әлеге бәйрәмдә “Җәлил укулары” бәйгесендә дәрәҗәле урыннар алган балалар да катнашып, сәхнәгә чыгып диплом алды; концерттан соң барлык балалар өчен чыршы бәйрәм үткәрелде; ансамбль, милли оешма җитәкчеләре, мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар өчен Татарстанның халык артисты, профессор, җыр буенча үз мәктәбен булдырган Миңгол ага Галиев остаханә үткәрде. Чарада шундый бәйгеләрдә катнашып үскән, Миңгол Галиевның укучысы, бүгенге көндә Казан шәһәрендәге музыка училищесында белем алучы Ижау егете Рөстәм Егоров та катнашты. Быелгы чара әнә шулай киң колач белән узды.

Бәйге уен эш түгел

“Йолдызлар яңгыры” бәйгесе соңгы тапкыр зур күләмдә 2019 елда үткәрелгән иде. Пандемия булу сәбәпле, 2020 елда ул онлайн гына узды. Балаларның сәхнәдә чыгыш ясауны сагынганнары күренеп тора. Укытучылар, җитәкчеләр өчен дә бу бик әһәмиятле, чөнки сәхнәдә чыгыш ясау гына сәләтне үстерә, көчне ныгыта. Әлбәттә, бәйге булгач, аның үз кысалары бар. Жюри әгъзаларының фикерен дә әйтеп үтәсем килә. Җыр буенча чыгыш ясаучылар репертуарга игътибарлы булсыннар иде. Чөнки күбесе үз яшенә туры килмәгән җыр сайлый. Югыйсә, балалар өчен иҗат ителгән җырлар бихисап (Федераль татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән дөнья күргән “Туган телдә җырыбыз” дигән ноталы җыр китап­лары кирәк булса, Рәмзия Габбасовага мөрәҗәгать итә аласыз). Биюгә килгәндә, гади татар биюен биючеләр күп. Бию бит ул кешенең яшәешен, гореф-гадәтләрен ачып сала торган жанр. Бу урында Әгерҗе районыннан килгән коллективларны билгеләп үтми булмый. Чөнки һәрберсенең биюе эчтәлекле, ниндидер теманы ачып сала. Тагын бер искәртү, күп кенә катнашучылар бәйгегә гариза бирүнең даталарына күз салмыйлар. Гала-концерт буласы көнне дә бәйгегә гаризалар килә. Шуңа күрә әти-әниләр, укытучылар, җитәкчеләр бәйгегә катнашыр алдыннан нигезләмә белән ныклап танышсагыз иде. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында җитешә алмыйсыз икән, оештыручылар белән элемтәгә керүегез сорала. Пандемия аяк чалмаса, киләчәктә әлеге бәйгенең форматын үзгәртү күздә тотыла. Катнашучылар беренче турда ук жюри әгъзалары алдында чыгыш ясап, имтихан тотачаклар. Мондый формат һәркем өчен файдалы булачак.

Кыш бабай, әкият геройлары, Миңгол Галиев

Фойеда балалар өчен татарча Чыршы бәйрәме дәвам итте. Бәйрәм кунаклары — Кыш бабай, Кар кызы һәм Шүрәле, Су анасы, Аю, Куян, Татар кызы Гүзәл, Панда, Хаски кебек зур курчаклар иде. Балалар аларга җыр-биюләрен бүләк иттеләр, уйнадылар, күңел ачтылар. Һәр бала ул көнне Кыш бабай күчтәнәче белән кайтып китте. Ансамбль җитәкчеләренә, җыр-моңны үз итүче “Асылъяр” үрнәк музыка җыр һәм бию ансамблендә шөгыльләнүче балаларга Миңгол ага Галиев җырларга өйрәнү серләрен төшендерде. “Җырлый белми торган кеше юк, чөнки без туганда ук дөньяга җырлап аваз салабыз”, — диде ул һәм Рөстәм Егоров белән җыр бүләк иттеләр.

Рәхмәт хисләре

Концертны азагына кадәр тамаша кылып утырган Удмуртия Милли сәясәт министрлыгы белгече Александр Корепановның: “Удмуртиябездә яшәүче татарларның киләчәге бар, бу эшне дәвам итегез”, — дип, үзенең бәясен һәм хәер-фатихасын бирүе, изге теләкләрен җиткерүе бәйгенең дәрәҗәсен арттырды. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова сәхнәдән әлеге чараны үткәрергә ярдәм иткән Бөтендөнья татар конгрессына, Милли сәясәт министрлыгына, “Спартак” халык иҗаты йорты җитәкчелегенә, “Яңарыш” газетасы редакциясе коллективына, “Тәмле йорт” кафесы хезмәткәрләренә, катнашучы балаларга, укытучыларга, әти-әниләргә, транспорт белән ярдәм иткән төбәктәге җитәкчеләргә зур рәхмәт белдерде. Бәйге узганнан соң, социаль челтәрләрдә дипломнар, рәхмәт хатлары фотолары һәм оештыручыларга рәхмәт хисләре белән сугарылган постлар барлыкка килде. Оештыручылар өчен әнә шул мизгелләрдән дә рәхәт мизгел юктыр! Шулай күмәк көч белән уздырган бәйрәм күңелләрдә якты хисләр калдырып узып китте. Тамашачылар : “Киләчәктә дә балалар өчен шундый чаралар үткәрегез”, — дип таралыштылар. Бирсен Ходай, киләчәге дәвамлы булсын!

I ДӘРӘҖӘ ДИПЛОМ ИЯЛӘРЕ

Җыр буенча:
1)“Асылъяр” үрнәк музыка җыр һәм бию ансамбле, Ижау шәһәре
2) “КапЭль” вокаль ансамбле, Әгерҗе шәһәре
3) Мария Ральникова, Устина Ус, Можга шәһәре
4) Элина Арсланова, Тимур Ярышкин, Сарапул шәһәре
5)“Асылъяр” үрнәк музыка җыр һәм бию ансамбле Ралина Шакирова, Алия Әхмәтҗанова, Ижау шәһәре
6) “Асылъяр” үрнәк музыка җыр һәм бию ансамбле, Румия Минемөхәмәтова, Ижау шәһәре
7) Азалия Ногманова, Ижау шәһәре
8) Рания Хәсәнова, Завьялово районы, Вараксино “Мирас” татар мәдәнияте үзәге
9) “Асылъяр” үрнәк музыка җыр һәм бию ансамбле, Иллария Садыйкова, Ижау шәһәре.

Бию буенча:
1) “Вдохновение” үрнәк хореография коллективы, Камбарка шәһәре
2) Мәликә, Мәдинә Вәлиевалар бию дуэты, Ижау шәһәре
3) “Карусель” хореографик коллективы, Әгерҗе районы, Иж-Бубый авылы
4) 107 нче санлы “Энҗе” балалар бакчасы коллективы, Ижау шәһәре
5) Зарина Касимова, Балезино поселогы
6) Тимур Вафин, Әгерҗе шәһәре

Рәфилә Рәсүлева.