«Фермер утраучыгы»нда ниләр бар?
Ижау шәһәренең Клубная урамында урнашкан «Пятерочка» кибетендә беренче «Фермер утраучыгы» ачылды.
Удмуртиядә сыйфатлы, экологик чиста продукция җитештерүче җирле фермер хуҗалыклары күп булса да, без аларны белмибез дә диярлек. Шуны истә тотсак, аларга да үз продуктларын халыкка тәкъдим итү, зур сәүдә үзәкләрендә сату нокталары оештыру авыр. Шуңа күрә күбесе үз казанында кайный. Бу авырлыклар турында һәрвакыт сөйләнелсә дә, күзгә күренердәй ярдәм булганы юк иде. Шушы көннәрдә боз урыныннан кузгалды дияргә була. Клубная урамында урнашкан «Пятерочка» кибетендә беренче «Фермер утраучыгы» ачылды. «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары» корпорациясенең әлеге проекты Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов ярдәмендә тормышка ашырылды. Бүгенге көндә мондый «утраучык»лар Уфа, Новосибирск, Омск, Иваново шәһәрләрендә уңышлы эшли. Ел дәвамында Россиянең тагын егермеләп шәһәрендә шундый сату нокталары ачылалак.
Исеме җисеменә туры да килә. Зур кибетнең бер почмагында Удмуртиядә җитештерүчеләр продукциясен сату утраучыгы оештырылган. Биредә сөт, ит продукциясе, ярымфабрикатлар, бал, үлән чәйләре, майлар сатыла. «Проект нигезендә фермерлар продукциясе халыкка якыная. Без беребез дә Удмуртиядә җитештерелгән сыр яки май эзләп, ерак авылга бармыйбыз. Ә монда көндәлек азык-төлек алырга килгән уңайдан, экологик чиста продукциядә сатып алырга мөмкин», – диде Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Ольга Абрамова.
«Бу ноктаны ачу өстендә эшләгәндә, иң беренче чиратта Удмуртиядә «Безнең фермер» кооперативы төзедек. Аннан кооперативка республикабызда төрле продукция җитештерүчеләрне туплап, аларга оештыру һәм документ эшләре белән генә түгел, ә продукцияләрен киштәләргә урнаштырганчы ярдәм иттек. Киләчәктә дә без аларны ташламыйбыз, эшләрен камилләштерүдә, килеп туган авырлыкларны чишүдә ярдәм итәчәкбез. Минем әлеге сату ноктасында татар милли ашларын да, хәләл ризыклар җитештерүчеләрне дә күрәсем килә», – дип сөйләде Ижаудагы «Фермер утраучыгы» проектының җитәкчесе Рөстәм Гафуров.
Зур көч куеп җитештерелгән продукцияләренең «Пятерочка» кебек зур сәүдә ноктасында сатылуына эшмәкәрләр бик шат. «Иң мөһиме: бу проект дәвамлы булсын, шәһәрнең бер генә кибетендә түгел, һәр районында җирле сыйфатлы продукцияне сату мөмкинлеге булсын иде», – диләр эшмәкәрләр.
Кулланучылар өчен бүгенге көндә тәкъдим ителгән продукция күптөрлелеге белән аерылып тора.Төрле сыек майлар, колбасалар, сөт өсте, йогурт, сөт, бал ризыклары, пилмәннәр арасында хәтта мин моңа кадәр сатуда күрмәгән Удмуртия өчен уникаль продуктлар – тавык-корнишоннар (300-400 граммлы тавыклар) да бар. Авыл хуҗалыгы фермерлары кооперативы ярдәмендә сатуга куелган әлеге продуктларның бәяләре дә гади халыкның буе җитәрдәй дип уйлыйм. Чөнки проектның максаты – җитештерүчеләрнең продукциянен кулланучыга бәяләрен арттырмыйча сату.
Башланган эшнең халык өчен дә, җитештерүчеләр өчен дә файдалы булуын телисе килә. Бүгенге көндә ниндидер нәтиҗә ясарга әле иртәрәк.
Гүзәл Шакирова.