Урман… күпме сер яшергән?!
урманга сәяхәтемнең берсендә онытылып киткәнмен. Ераккарак кергәнмен. Эчкәрәк кергән саен урман тагын да гүзәлрәк бит, биек төз нарат агачлары тәмам әсир иткән, күрәсең. Шушы матурлыкны телефоныма төшереп: “Эх, нинди бай безнең урманнар!” – дип сокланып йөргәндә, таныш түгел урыннарга кереп киткәнемне сизми дә калганмын. Бер гаҗәеп хәл күреп, туктап калдым. Урман эчендә, агачлар арасында кабер ташына охшатып ясалган һәйкәл тора. Кабер дип уйладым мин баштарак. Якынрак килеп, язуны укыгач, тагын да ныграк гаҗәпләндем.
Урман эчендәге һәйкәл
Кечкенә чактан бирле елга буйларында, әрәмәләрдә, болын-кырларда ялгызым гына йөрергә яраттым. Авылыбыз яныннан агучы инеш аша салынган басмага утырып, су агышын тыңлау, иген басуы буенда үскән күкбаш чәчәкләренә сокланып йөрү аерым бер ләззәт бирә торган иде.
Дәү әтиемнең кечкенә чагымда ат белән беренче тапкыр урманга алып барганы исемдә. Үз тормышы белән шаулап торган урман, аның һавасы, кошлар сайравы, һәр тавышның кайтаваз булып кире кайтуы – барсы да таң калдырды шулчакны. Дәү әтиемнең: «Монысы имән, монысы чаган, монысы юкә», — дип, һәр агач белән таныштыруы, ә соңрак: «Йә, монысы нинди агач әле?» — дип, имтихан алуы бүгенгедәй хәтеремдә саклана.
Ярата идем урманны, анда җиләк-җимеш җыюны, чикләвеккә баруны, бер максатсыз гына булса да урманда йөрүне. «Чир китә, гадәт кала», — дип, юкка әйтмиләрдер. Һаман да шундый әле мин. Якшур-Бодья ягында урнашкан бакчама барганда, бераз буш вакытым булдымы, балалар белән урманга кереп китәбез. Урман һавасын сулап, йөреп кайту тәнгә көч, сихәт өсти.
Шулай урманга сәяхәтемнең берсендә онытылып киткәнмен. Ераккарак кергәнмен. Эчкәрәк кергән саен урман тагын да гүзәлрәк бит, биек төз нарат агачлары тәмам әсир иткән, күрәсең. Бер гаҗәеп хәл күреп, туктап калдым. Урман эчендә, агачлар арасында кабер ташына охшатып ясалган һәйкәл тора. Кабер дип уйладым мин баштарак. Якынрак килеп, язуны укыгач, тагын да ныграк гаҗәпләндем. Анда:
“Газизов Гаптенур, “Никанос”, Газизова Латифа “Рая” жыйли тут в 1947 -1965 годы, работали охранником рубленного леса… Вожойского лесничества…” дип язылган иде. Кабер түгел, мөгаен, Газизовлар истәлегенә туганнары тарафыннан куелган һәйкәлдер дигән фикергә килдем мин. Һәйкәлгә беркетелгән рәсемдә парлап төшкән Гаптенур абый белән ак яулыклы Латифа апаның татарлыклары йөзләренә чыккан.
Аларның бергә тормыш корып яткан вакытларны, кечкенә генә урман йортын күргән сыман булдым. Менә әби ут тергезеп, ашау пешерә, бәйләм-бәйләм мәтрүшкәләр, башка үләннәр эленеп тора. Менә Гаптенур абый мылтыгын асып, урманны карарга чыгып китә…
Бу сәяхәтем тәэсирләре белән юл буе уйланып кайттым. Беләсе иде бит. Кем булды икән Газизовлар? Алар турында белүче кешеләр, туганнары бармы икән?
Эш атнасы башланып китү белән Удмуртиянең урман хуҗалыгы министрлыгына шалтыратып, кызыксындырган сорауларымны бирдем. “Якшур-Бодья ягындагы урман Завьялово районына карый, алар ярдәм итсә генә, бездә сезнең соравыгыз буенча мәгълүмат юк”, — дип җавап бирделәр миңа. Завьялово районы урман хуҗалыгында тиешле кешене бик озак эзләп тапканнан соң да, канәгатьләнерлек җавап ишетмәдем. Мин тасвирлап биргән урман өлеше Завьялово урман хуҗалыгына түгел, Якшур-Бодья районына карый дип аңлаттылар. Ә Якшур-Бодья урман хуҗалыгына шалтыраткач: “Урманның тарихи мизгелләрен яхшы белүче иң өлкән хезмәткәребез — Юрий Лаврентьевич Вавилов, белсә ул белер”, — дип, аңа юлладылар. Үз эше, урман хуҗалыгы өчен җан атып хезмәт итүче, Якшур-Бодья урман хуҗалыгында 45 ел эшләүче Юрий әфәнде белән бик озак аралаштык. Тик, кызганычка каршы, ул да Газизов фамилияле милләттәшләрем турында мәгълүмат таба алмавы, тарихи документларны, урман хуҗалыгы белән бәйле өлкән танышларыннан да сораштыруын, ләкин беркемнең дә алар хакында ишеткәне булмавын әйтте. «Иске Вожойка урманын саклаучы, аны корткычлардан, чирләрдән, янгыннан саклап торучы гаилә булган, димәк, Газизовлар”, — дигән фикердән башка бернинди мәгълүмат әйтә алмады ул. Әмма ул яктагы урманнар, урманчылык турындагы сөйләгәннәре кызыклы булды миңа.
80 еллык тарихы бар
Аның сөйләве буенча, 1940 елда Ижау урман хуҗалыгы составына Ижау, Якшур-Бодья һәм Завьялово район урман хуҗалыклары кертелә. Урман хуҗалыгының гомуми мәйданы 141,9 мең гектар тәшкил иткән. 1949 елда Ижау урман хуҗалыгы составына 17,7 мең га Горзеленхоз урманнары кертелә.
Урман фондын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 1949 елда урман хуҗалыгының гомуми мәйданы 158,0 мең га тәшкил иткән. СССР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 1953 елның 17 ноябрендәге боерыгы нигезендә Ижау урман хуҗалыгы базасында өч урман хуҗалыгы оештырылган: Ижау (37 мең га), Якшур-Бодья ( 66,5 мең га) һәм Заречный (4,5 мең га).
Мине Якшур-Бодья урман хуҗалыгы кызыксындырды. Ул административ-хуҗалык мөнәсәбәтендә 5 урманчылыкка бүленгән: Сундошурское, Заводское, Угловское, Селычинское һәм Красное. 1963 елда Якшур-Бодья урман хуҗалыгына Ижау урман хуҗалыгыннан 9,5 мең га мәйданда Вожой урманчылыгы тапшырылган, бер үк вакытта Сундошурское урманчылыгы бетерелгән, аның урманнары Заводская һәм Угловское урманчылыклары составына һәм Увинское урманчылыгына тапшырылган (3 нче квартал, 2691 га).
1974 -1975 нче елларда Иске Вожой урман хуҗалыгын Пластмасс заводы ала һәм анда ял базасы ача. Ә Пластмасс заводы урман хуҗалыгы өчен Селычкада бер урам төзи. Завод хисабына ике фатирлы йортлар төзелә. Шулай итеп 1977 нче елда Иске Вожой урманчылыгы Селычкага күченә. “Бу урманнарга хәзер 80 ел. Сугыш елларында аны “Ижсталь” заводы өчен кискәннәр һәм яңадан урман утыртылган”, — ди Юрий әфәнде.
Юрий Вавилов: “Төнге урман Ижау урамыннан куркынычсызрак”
Юрий Вавилов Якшур-Бодьяга 1977 елда күченә. Күп еллар урман хуҗалыгында җитәкче булып эшләргә туры килә аңа. Ә хәзер ул урман торгызу остасы булып эшли. Күптән түгел 70 яшен тутырса да, урман эшеннән аерыласы килми.
Юрий Вавилов Селты районында туып-үскән. “Мин мәктәпне тәмамлаганда, урман хуҗалыгы буенча уку йортлары аз иде. Әтием урманчы булгач, миңа бу һөнәр бик таныш, шушы юлны дәвам итәсем килде. 19 яшемдә Мари урман техник институтына укырга кердем. Укуны тәмамлау белән 5 ел Казанда урман тәҗрибә станциясендә укыдым. Анда алган тәҗрибә тормышта бик нык ярдәм итте. Туган ягыма кайтып, баш урманчы булу бик җиңел булмас иде. Фән кандидатлары белән бергә эшләп, күп нәрсәгә өйрәндем. Татарлар белән бергә эшләгән елларымны сагынып искә алам. Аларның тәртиплелеге, акыллы, зыялы булулары сокландыра иде, — ди.
“Сез Якшур-Бодья районына кергән урманнарны яхшы беләсездер?” – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
“Әлбәттә, безнең карамакта 580 квартал. Шуларның унысында гына булганым юк, калган барысын да йөреп чыктым. Атна саен 3 көнем урманда, 2се конторада уза. Минем бурычым – урманны тикшереп тору, кайда чистартырга кирәк, кайда яңа агачлар утыртырга, утыртканнары яхшы үсеп киткәнме, озынлыклары нормага туры киләме, аларның сыйфаты яхшымы – барысын да тикшереп, күз уңында тоту. Агачны утыртканнан соң бары тик 8 елдан соң гына урман дип санала”, — ди ул.
“Ул якларда зур-зур нарат урманнарын кисәләр. Киселгән урыннардан зур йөк машиналары белән ком ташыйлар Буп-буш ялангач аланнар кала. Бу ни өчен шулай эшләнә?” – дип, борчыган сорауларыма җавап эзлим.
“Бу нормаль күренеш, анда яңа агачлар утыртылачак. Урманны яшәртеп торырга кирәк, – ди Юрий әфәнде.
Аның белән сөйләшүе бик кызыклы. Ул гөмбәләр, җиләк-җимеш, хайваннар турында да бик мавыктыргыч итеп һәм бик яратып сөйли.
— Элекке еллар белән чагыштырганда, урманның бүгенге көне борчу тудырамы? – дип сорыйм аннан.
— Чүп реформасы башланганнан соң, урманнарның хәле яхшыра. Бар җиргә дә чүп контейнерлары куелуы урманга карашны үзгәртте. Элек бөтен чүп-чарны машина белән урман эченә китереп аудару гадәти күренеш иде. Хәзер андый хәл юк, бу бик сөендерә.
— Сезнең ярты гомерегез урманда үтә. Анда ялгызыгыз гына йөрисезме? Җәнлекләр килеп чыгып ташлану, башка афәтләр куркытмыймы?
— Әлбәттә, ялгызым йөрим. Урманнарда йөргәндә, алдан ук тавыш бирәм. Үземнең монда икәнемне, кайда икәнемне аюлар һәм башка хайваннар белеп торсын өчен шулай эшлим. Бер хайван да юктан гына кешегә ташланмый. Алар юлына кинәт кенә килеп чыгып куркытканда, үз-үзләрен саклау өчен генә ташлана алар. Бер көтү бүреләрне күргәнем булды. Минем якка карый-карый юлларын дәвам иттеләр. Урманда йөрергә курыкмыйм. Төн уртасында урманда йөрүгә караганда, Ижауның Гагарин урамыннан узуы миңа куркынычрак”, — ди.
Ярты гасырга якын гомерен урман хуҗалыгына багышлаган Юрий Вавилов урманнан башка гомерен күз алдына да китерә алмый. Исемнәре онытылмасын өчен һәйкәл куелган Гаптенур һәм Латифа Газизовлар гаиләсе дә нәкъ шундый булганнардыр, дип уйлап куям. Аларны белгән кешеләрне яки туганнарын табу әлегә насыйп булмады. Бәлки газета укучылар арасында аларның туганнары, белгән кешеләре бардыр?
Элмира Нигъмәтҗан.