Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - «Уйламаган бер көн дә юк…»
9.12.2021

«Уйламаган бер көн дә юк…»

9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Бу көнне Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Батырлык, Дан орденнары кавалерлары хөрмәтләнә.

Туган илне яратуларын яу кырында һәм хезмәт фронтында тиңсез батырлыклары белән раслаган геройлар онытылмый, халык күңелендә яши. Кызганыч, тыныч тормышта да башкаларны сак­лар өчен үз гомерләрен аямыйча һәлак булучылар бар. 2011 елда Пугачево арсеналында булган шартлау вакытында яшь солдат Тимур Миңнеәхмәтов һәлак булды. Тимур — чын мәгънәсендә герой. Ул паникага бирелмәгән, арсеналда янгын чыккач, соңгы сулышына кадәр аны сүнедерергә тырышкан. Үз вазифасын намус һәм тулы җаваплылык белән үтәгән. Бүгенге көндә Пуга­чёвоның үзәк урамы аның исемен йөртә. Тимур укыган Ижаудагы 77 нче мәктәпкә мемориаль такта куелды. 2012 елда Миңнеәхмәтовлар гаиләсенә Тимурның “Батырлык ордены” тапшырылды. Яшь егетнең үз гомере бәрабәренә ирешелгән геройлыгы якыннарының күңе­ленә канлы күз яшьләре белән язылып, бүген дә сыкрый торган яра булып тора. Без аның бертуган апасы Венера белән элемтәгә кереп, шушы 10 ел буена ничек яшәүләре турында сөйләштек. “Тимур­ны бер генә көн дә онытканы­быз юк, – дип, сүзен башлады ул. – Бер­ни­чә ел элек Пуга­чевода Тимур истә­легенә “Яхшылык һәм тынычлык” дип исемләнгән истәлек аллеясы ачылды. Аны авыл халкы, мәктәп укучылары карап, тәрбияләп то­рырга ярдәм итәләр. Арсеналга багышланган Сугышчан дан музеенда да Тимур турында истәлекләр бар. Бүген дә Пугачево халкы өчен ул герой-солдат, ул аларның тормышын үз гомере бәрабәренә саклап калган”, — ди Венера. Рәхмәт сүзләрен Тимурның гаиләсенә әле дә җиткерәләр. Венерага социаль челтәрләрдә язучылар күп: “Синең энекәшең чын герой. Мин аның алдында баш иям. Ул төндә шартлау­лар башлангач, минем хатыным баланы күтәреп, 20 чакрым араны яланаяк йөгереп узган. Тимурның һәлак булуы турында ишеткәч: “Без исән калуыбыз өчен аңа бурычлы”, — диде. Һәм мин аның белән тулысынча килешәм. Шундый батыр, намуслы ул үстергән әти-әниеңә зур рәхмәт”. “Тимурның батырлыгы безнең күңелләрдә мәңгегә сакланачак. Мин аның турында үземнең балаларыма сөйләячәкмен”.


Узган елны Кунгур шәһәренең 58661 нче хәрби часте арсена­лының янгын сүндерүчеләр командасы Тимур һәлак булган урынга венок куярга килгәннәр. Алар 10 ел элек Пугачевода янгынны сүндерергә ярдәм иткән булганнар. “Хәрби комиссариаттан да, Пугачево халкыннан да һәрвакыт рухи ярдәм тоеп яшибез. Хәлне белешеп торалар. Алар безне онытмыйлар. Тимур белән бергә хезмәт иткән егетләр белән дә еш кына очрашабыз. Һәркемгә дә бик зур рәхмәт”, – диде Венера.

Эльвира Хуҗина.