Удмуртия – геройлар ватаны
Ижауның Үзәк мәйданында «Батырлар һәм батырлыклар» фотобульвары ачылды.
Мондый күргәзмә Россиянең тагын 4 төбәгендә үз эшен башлап җибәрде. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы солдатларының һәм Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның фотосурәтләре, биографияләре, аларның батырлыклары хакында белешмә тәкъдим ителгән.
Ил геройларының батырлыклары һәм геройларыбыз турындагы күргәзмә Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, Оборона министрлыгы һәм Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Россия Президенты Владимир Путинның «Мәгариф» милли проекты кысаларында оештырылды. Күргәзмәдә 30 стенд тәкъдим ителгән. Анда батырларның фоторәсемнәре белән беррәттән, бүләкләү документларының күчермәләре һәм геройларның тормыш юлы турында мәгълүмат белән танышырга була.
Тантаналы ачылышта Удмуртия Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Лариса Буранова, Ижау шәһәр башлыгы Олег Бекмеметьев, Россия Әфганстан ветераннары берлегенең Удмуртия төбәк оешмасы җитәкчесе Александр Манахов катнашты. Шулай ук тарихчылар, сәясәтчеләр, укытучылар, кадет сыйныфларында укучылар да булды. Ачылыш вакытында Ярослав Семенов: «Без тарихыбызны яңадан язу һәм бөтенләй лаеклы булмаган кешеләрне алга кую омтылышларын күрәбез. Шуңа күрә безнең бурыч – илебезнең үткәнен өйрәнү, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру», – диде.
«Стендлардан геройлар карый. Анда төрле сугышларда катнашкан геройлар белән беррәттән Удмуртиядән булганнары да бар. Шулай ук – Украинаны Бөек Ватан сугышы елларында нацистлардан азат иткән Кызыл Армия сугышчылары һәм бүгенге каһарманнар. Һәркемнең үз тормыш һәм сугыш юлы, үз батырлыгы, батырлык өчен бүләкләре… Буыннарны Ватанга, Россиягә мәхәббәт берләштерә», – диде Олег Бекмеметьев.
Күргәзмәдә Украинаны азат иткән Бөек Ватан сугышы геройлары да һәм хәзерге махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар. «Күргәзмә яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә багышланган. Безнең бурыч – каһарманнарның әллә кайда түгел, ә яныбызда гына булуына тагын бер кат игътибар итү», – диде Россия Дәүләт Думасы депутаты Лариса Буранова.
Удмуртия – геройлар ватаны. Стендларда төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләре сурәтләнгән. Аларның барысын да рух ныклыгы, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт берләштерә. Стендлар буенча экскурсияне волонтерлар – Ижау мәктәбе укучылары үткәрде. Стендларда Советлар Союзы Геройлары: Федора Пушина, Нина Ульяненко, Михаил Тюлькин, Александр Сабуров һәм Александр Девятьяров, шулай ук махсус хәрби операция вакытында батырлык күрсәткән замандашларыбыз:
Александр Ефимов Можгада туган, Россия Герое;
Вадим Шәрәфетдинов Сарапул шәһәреннән. «Батырлык» ордены иясе;
Василий Тынный Чайковскийда туган, «Батырлык» ордены иясе;
Александр Мокеев Кияс районыннан, «Батырлык» ордены иясе;
Егор Лебедев Завьялово районыннан, «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән.
Күргәзмә яныннан күз яшьләрсез генә үтеп булмый. Ил тарихында, халык язмышында сугышлар тирән яра калдырдылар. Сугыш хатирәләре, туган җиребезне, туган илебезне илбасарлардан саклап калу, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмый. Аларны без белергә, онытмаска, балаларыбызны да аларның батырлыклары белән таныштырырга тиеш. Фотокүргәзмә белән 13 ноябрьгә кадәр танышырга мөмкин. Удмуртиянең башка шәһәр һәм районнарына да күчәчәк әлеге фотокүргәзмә. Барып күрергә өйрәнегез!
Гөлнара Вәлиева.