Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Удмуртия — илдә җиденче урында
27.10.2022

Удмуртия — илдә җиденче урында

Республика сөт җитештерү буенча Россиядә җиденче урында булса, Идел буе федераль округында – өченче урында. «Быел бездә сөт җитештерү күрсәткечләре 960-970 мең тоннага җитте. Бу бик яхшы тотрыклы саннар. Бер сыердан уртача 6000 кг чамасы сөт алына. Киләсе елда миллион тонна сөт җитештерү мөмкинлегебез бар. Бу юнәлештә Вавож, Шаркан, Алнаш районнары – алдынгылар рәтендә», – диде республика Башлыгы Александр Бречалов.
Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Удмуртиядә быел моңа кадәр булмаган күләмдә – 938 мең тонна ашлык җыеп алынды. Гектарыннан 28 тоннадан алып 46 тоннага кадәр уңыш алучы районнар да булды.