Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Трамвай йөртә торган укытучы
28.01.2022

Трамвай йөртә торган укытучы

Ренат Гафуров – Ижауның 46 нчы мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта. 11 нче һәм 8 нче сыйныфларны җи­тәкли. Трамвай йөртүче булып эшли.
Яшь белгеч әлеге мәктәптә дүртенче елын хезмәт куя. Нәселендә, гаиләсендә укытучылар булмаган. Тик ниндидер яшерен көч аны әлеге катлаулы һәм мактаулы хезмәткә этәргән.
«Бу һөнәргә мәхәббәтне К.Герд исе­мендәге гимназия укытучылары уятты. Алар үз эшләренең чын остасы, һәр йөрәккә ачкыч таба беләләр. Мин аларга һәрвакыт сок­лана килдем һәм гомерем буе рәхмәтле булачакмын. Студент елларында әйдаман, лагерь сменаларын оештыручы була идем. Мәктәп – гаҗәеп иҗади дөнья бит ул. Хезмәт юлын башлаганда, мине җирле телевидениенең удмурт редакциясенә эшкә чакырганнар иде. Тик мин мәктәпне сайладым. Биредә рәхәтләнеп иҗат итү, аралашу мөмкинлеге бар. Өстәвенә, хезмәт хакы да югары», – дип серен ачты Ренат Рөстәм улы.
Хезмәттәшләре укытучы егетне мактап туя алмыйлар. «Чын мөгаллим ул», – диләр. Максатчан, тиктормас, үҗәт булуы белән күп кенә яшьтәшләреннән аерылып тора. Ренат Гафуров һәрдаим белемен арттыру өстендә эшли. Зарланып, кул кушырып утырырга, кемнеңдер ярдәмен өмет итеп яшәргә күнекмәгән ул. Ипләп кенә үз максатына ирешә. Әйтик, шаян-шук малай кечкенәдән трамвай йөртергә хыялланган һәм ял көннәрендә ул укытучы һөнәрен җәмәгать транспортына алыштыра.
«Ренат Рөстәм улы мәктәпкә эшкә килеп, төпләнеп калган сирәк ир-ат укытучыларның берсе. Өстәвенә, ул үз эшендә иҗади алымнар кулланырга ярата. Укучылар аны аеруча ярата, аңа серләрен сөйлиләр, кайгы-борчулары, шатлык-сөенечләре белән уртаклашалар. Укытучылар да аларны аңлый, бәхәсле очракларны матур гына җайлый, коллективтагы дуслык мохитен саклый белә. Иң мөһиме – ул һәр баланы талантлы, дип саный. Әгәр укучы бүген дәрестә үзен күрсәтә алмаган икән, иртәгә, һичшиксез, барысын да булдырачак, дигән принцип белән эшли. Мондый мөгаллимнәр сирәк очрый бүген», – дип сөйләде Ижауның 46 нчы мәктәп директоры Ольга Пушкарева.
Укучылар рус теле һәм әдәбияты дәрес­ләрен түземсезләнеп көтеп алалар. Яраткан укытучыларының ял көннәрендә трамвай йөртүче булып эшләгәнен белгәч, алар башта аптырашта калганнар. Хәзер Ренат Рөстәм улы теләк булса, беләк карышмый, ди.
«Рус теле укытучысының трамвай йөртүче булып эшләве – көтелмәгән хәл. Әлеге ике һөнәрне ничек берләштерә аладыр ул? Тик без укытучыбызның җитез, өлгер булуына сокланабыз гына. Ул таләпчән, катлаулы темаларны да аңлаешлы итеп сөйли белә. Иң ошаган сыйфаты – без, укучыларга, хөрмәт белән карый. Ул һәрвакыт безне яклап чыга, без аңа ышанабыз», – диде сигезенче сыйныф укучысы Юлия Камалова.
Ренат Гафуров яраткан шөгыле турында: «Уй-фикерләрне тәртипкә китерергә ярдәм итә», – ди. Балачак хатирәләренә бирелеп, ул кызыл вагонлы трамвайларны ничек кызыксынып күзәтүе һәм соклануы турында сөйләде. Әмма әлеге һөнәрне үзләштерү аңа җинелдән бирелмәгән. Студент елларында ул трамвай йөртүче таныклыгын алам дип, максат куйган һәм морадына ирешкән.
«Күпләр: “Бу эшнең ни авырлыгы бар? — дип уйлый. Төймәләргә басасың да, эш беткән. Трамвай йөртүчегә уку – космоска очарга әзерләнгән төсле. Физик яктан нык, чыдам булырга кирәк. Физика, механиканы яхшы белү дә зарур. Минем тел белгече икәнне исәпкә алганда, бу укуның миңа никадәр авыр бирелгәнен чамаларга була. Өстәвенә, күпме кешенең гомере, иминлеге өчен җавап тотасың. Шулай да, трамвай йөртүче эше миңа башны ял иттерергә мөмкинлек бирә. Монда мин дәрес планы, әти-әниләр белән җыелышны ничек оештыру турында рәхәтләнеп уйлый алам», — ди Ренат Гафуров.
Ял көннәрендә трамвайда барганда, җитди йөзле, ягымлы чырайлы яшь ир-егетне очратсагыз, белегез, бу – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ренат Гафуров.

Альбина Шәйхетдинова.