Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Рәмзил Нәбиуллин: «Ир-ат шундый юлны үтәргә тиеш»
17.11.2022

Рәмзил Нәбиуллин: «Ир-ат шундый юлны үтәргә тиеш»

Әлеге бәйрәмнең тарихы 1923 елдан килә. Полиция вәкиле – Россия Фе­де­ра­циясенең Эчке эшләр министрлыгы системасындагы иң борынгы хез­мәтләрнең берсе булып санала. Чөнки атап үтелгән датага кадәр үк инде патша Россиясендә надзирательләр аның башлангычы булып торган. Бүгенге җәмгыятьтә участок хез­мәткәренең өстендә зур йөк ята. Халыкның тынычлыгын саклау, хокукый аңлатмалар бирү, профилактик эшләр алып бару, чит илдән килгән кешеләрне даими тикшереп тору, корал тотучыларны контрольдә тоту, наркоманнар, эчкечеләр, тәртип бозучылар белән, ЮХИДИ юнәлешендә дә эшләү – болар барысы да алар җилкәсендә.

Авыл хуҗалыгыннан полициягә

Егерме елдан артык участок полиция хезмәтен башкаручы, сугыш хәрәкәте ветераны, майор Рәмзил Нәбиуллин белән танышу өчен Ракетная урамында урнашкан 11 нче участокка юнәлдем. Рәмзил мин килеп кергәч, кыенсынып та китте. Гадәттә эчке органнарда эшләгән кешеләр тыйнак була. Ул да шундыйлардан. Рәмзилнең тыйнак, акыллы, белемле булуы шунда ук кү­земә ташланды. Ул тумышы белән Әгерҗе районы Сокман авылыннан. Тәбәрле авылында 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, Кукмарада шоферлар курсында укый. Армия сафларына алынгач, Монголиядә хезмәт итә. Ижау шәһәре авыл хуҗалыгы институтын агроном белгечлеге буенча тәмамлый. «Әзер колхоз рәисе булгансыз икән», – дип шаяртам мин. «Мин укып бетергәндә, колхозлар тарала башлаган иде инде. Салым полициясенә эшкә барырга теләгем бар иде. Анда исәп-хисап һәм аудит буенча белем сорадылар. Авыл хуҗалыгы институтында ул факультетны да тәмамладым. Ләкин кабат мин укып бетергәндә, салым полициясе таралды. Шуннан соң дүрт ел Первомай районының патруль-пост хезмәтендә эшләдем. Анда эшләгәндә өч тапкыр Төньяк Кавказда булырга туры килде. Төрле хәлләр булды, шуның өчен Кавказ да инде ул! Чечен республика­сында качкыннар лагере сакладык. Өченче тапкыр 2001 елда Грозный шәһәренә бардык. Ул чакта әле шәһәр ташландык хәлдә, хәрабәләр, җимерелгән йортлар бихисап иде. Барып, хезмәт итеп өч атна узгач, бик куркыныч фаҗига булды. Бронетранспортерда шартлап, хезмәттәшләребезнең бишесе яраланды, алтысы вафат булды. Вафат булган өчесе Воткинск шәһәреннән Владимир Курбатов, Сергей Меркушев, Юрий Лошкаревлар иде. Мин ул вакытта берничә чакрым ераклыкта каравылда тора идем, шарт­лау безгә кадәр ишетелде».

Халыкның ышанычы ул

Рәмзил хезмәт куя торган җир Ракетная урамында урман арасына урнашкан. Беренче карашка халык биредә тыныч кына яшәп ятадыр кебек. «Биредә 2002 елдан бирле эшлим. Төрле чагы була. Бу район башкалар белән чагыштырганда бераз тынычрак дисәң дә була. Иртән эш бүлешү җыелышына барабыз. Көне буена эшләр үзгәреп тора. Каравылда тору, кешеләр эзләү, аңлатмалар алу, учетта торган өлкәннәр, балалар бар, аларны һәрберсен тикшерергә кирәк. Әгәр дә инде минем учас­токта берәрсе вафат була икән, иң элек, эксперт белән моргка барабыз, аннан туганнарына направление кәгазе бирәбез. Район буенча кизү торганда машина бирелә. Нар­команнар күп, бүген аларны ябалар, икенче көнне яңгыр яуганнан соң гөмбәләр үсеп чыккан кебек килеп чыгалар. Бүгенге көндә штат буенча районда 25-26 кеше учас­ток хезмәткәре булып эшли. Мин – алар арасында иң өлкәне. «Халык учас­ток хезмәткәре» бәйгесендә бер­ничә тапкыр катнаштым. Районда берничә тапкыр беренче урынга чыктым. Эшебез җиңелләрдән түгел. Бер өйрәнсәң, эшлисең дә эшлисең. Әлбәттә, әлеге хезмәттә кеше белән аралаша белү, аларның ышанычын аклау, таләпчәнлек кирәк».
Рәмзил милициядә дә, полициядә дә хезмәт куйган кеше. «Аермасы бармы?» – дип кызыксындым. «Полициягә үзгәртелгәч, штатлар бик күп кыскарды. Эшләргә ке­ше җитми. Яшьләргә эшкә керү дә бик авыр. Медицина, полиграф тик­шерүе катлаулы. Аннан соң яңа эш­ли башлаган кешенең хезмәт хакы аз. Ә яшьләрдә бит хәзер энтузиазм аз, алар күп акча эшләргә тели.Элек форма кигән хезмәткәр шәһәр транспортында бушлай йөри иде, ул ташламалар да юкка чыкты».
Урамга чыккач, шул тирәдә яшәү­челәр белән дә аралаштым мин. «Үзегезнең учас­токның полиция хезмәткәрен беләсезме?» – дигән сорауга алар миңа беравыздан: «Әлбәттә, Рәмзил Нәбиуллин бездә күп еллар эшли. Нинди генә сорау тумасын, аңа мөрәҗәгать итәбез. Өйдә җылылык булмаса да, аны борчыйбыз. Без аңа һәрвакыт ышанабыз», – дип җавап бирделәр.
Бүгенге вәзгыять турында да фикер алы­шып алдык. «Украинага җибәрәләр икән инде, без һәрвакыт әзер, чөнки безнең эшебез шул. Җибәргән очракта да, безне үз юнәлешебез буенча җибәрәчәкләр, чөнки анда тәртип саклау буенча хезмәт куючы юк. Гомумән, полиция тармагында хезмәт куюны сайлаганыма үкенмим. Вакыт үтү белән полициянең участок вәкиле хезмәте минем тормыш рәвешемә әверелде. Бу хезмәттә ял, бәйрәм көннәре дә юк, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешеләр шалтыратып, ярдәм сорарга мөмкин. Моннан 20 ел элек, шушы хезмәткә билгеләнгәч, вазифамның никадәр җаваплы икә­ненә тагын бер кат инандым. Миңа калса, ир-ат шундый юл үтәргә тиештер ул. Аллага шөкер, ике кызым, улым бар. Тормыш иптәшем радио­заводта хезмәт куя. Илләребез тыныч, гаиләләребез имин булып, исән-имин хезмәт куярга язсын».

Рәфилә Рәсүлева.