Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Изгелек җирдә ятмый
27.01.2022

Изгелек җирдә ятмый

Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев турында газетабызда язганыбыз бар. Ул тумышы белән Әгерҗе районыннан. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәсә дә, Әгерҗе районына кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Әтисе – Красный Бордан, әнисе – Мәдьяр авылыннан. Үзе Ямурза авылында үсә, Салагыш мәктәбендә укый. Һәр елны туган ягына кайта. Бүгенге көндә Әгерҗе районы авылларында туганнары, якыннары гомер кичерә. Аның эшләгән эшләре турында Красный Бор авылында яшәүче Рауза Рамазан кызы белән аралаштык, ул миңа түбәндәгеләрне сөйләде.
“Мин үзем – Красный Бордан. Удмурт дәүләт университетының чит телләр бүлеген тәмамладым. Ижауның 65 нче мәктәбендә пионервожатый булып эшләдем, немец теле укыттым. Кияүгә чыккач, Красный Бор мәктәбендә эшли башладым. 8 ел директор булдым. Мәктәп тарихын яздым, чөнки безнең авыл бик борынгы. Мәктәптә музей эшли. Хәзерге вакытта авылда музей ачу хыялы белән йөрибез.
Авыл халкының 75 %ы – руслар, 25 %ы – татарлар. Авылда мәчет эшли, чиркәү тө­зе­леп килә. Мәчет төзелешенә дә Рөстәм Ямалиевның матди ярдәме зур булды, аңа рәхмәтебез чиксез.
Авылыбызда иң элек бер зират булган, икенчесе рус-татар зираты иде. Анысы да ташландык хәлгә килгән иде. Кама елгасы буенда беренче чиркәү булган. Аның янында христиан дине белән бәйле руханилар, бөек кешеләр җирләнгән. 1977 елда экспедиция килеп, каберлекләрдән 25 кешене казып алып, аларны зиратка җирләделәр. Зиратта каберләрнең чардуганнары булмый. Яшьләр якыннарының, туганнарының каберләрен тапмагач, авыл халкы тарихи урыннарны саклау турында уйлый башлады. Рөстәм бер кайтуында авыл советы рәисе белән зиратны бүлеп алу, каберләргә чардуган, тәреләр куеп, рәткә китерү турында сөйләшкән. Авылда 6000ләп халык яшәгән чаклар да бар иде. Чиркәүнең кыңгырау тавышы 30 чакрым ераклыктагы авылларга да ишетелә иде. Шулай уртак көч белән Красный Бор авылында ташландык хәлдәге иске зиратта тәртип ясалды. Элеккеге чиркәү урынында тәре урнаштырылды.
Красный Борга кайткан саен, Рөстәм Фаиз улы бүләкләр белән кайта. Авыл халкына 200-300 еллык бик борынгы 3 православие китабы бүләк итте. Барлык пенсионерларга да һәрдаим күчтәнәчләр өләшә.
Красный Борда урнашкан Әгерҗе районының бердәнбер балалар йортына да даими ярдәм итә: акчалата да, күчтәнәчләр, китаплар белән дә. “Лас­ка” балалар йортына үсентеләр һәм балаларга спорт киемнәре бирде. Татар җәмәгатьчелегенә Штаб тарафыннан нәшер ителгән “Үз җиремдә – үз телем” дигән китапны һәм Казанда нәшер ителгән Коръән китабын бүләк итте. Красный Борда Рәшит хәзрәт белән белән сөйләшеп, ифтар ашлары уздырды. Узган ел ифтар ашы Салагышта узды. Мәдьярдә зиратны койма белән тотып алуда да аның өлеше зур булды.
Хәзерге вакытта шәҗәрә төзү белән мәшгульмен. Рөстәм Фаиз улы авыл халкын файдалы һәм яхшы эшләргә илһамландыра. Авыл тарихы әкренләп торгызыла. Авыл халкы борынгы бабалары җирләнгән урынның үзгәрүен күреп сөенәләр. Безнең уртак тарихыбыз бар, чөнки без бер җирдә яшибез. Бурычыбыз – тарихи урыннар­ны торгызу һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру. Бәлки алга таба Красный Бор Татарстанның иң популяр туристик юнәлешләренең берсе булыр”, – ди Рауза ханым.
Рөстәм Фаиз улының игелекле эшләре санап бетергесез. Без аңа якташларына “Яңарыш”ны яздырып, тиражыбызны саклау­га өлеш кертүе өчен зур рәхмәтлебез. Ул 2022 елга да Әгерҗе мәчетләренә, Салагыш, Ямурза, Красный Бор, Кырынды авыллары мәчетләренә газетабызны яздырды. Кылган игелекләре меңе белән үзенә кайт­сын диясе килә.

Гөлнара Вәлиева.