Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


16.09.2022

Тәмле әкият

Җәйге матур яллардан соң, бераз салкынча һава торышы белән көз дә килеп җитте. Балалар бакчасында да белем көнен билгеләп, яхшы кәефләр белән уку елын башлап җибәрдек. Быел минем төркем – мәктәпкә хәзерлек төркеме. Бу үзем өчен дә, балалар өчен дә бик җаваплы чор. Кул кушырып утырырга вакыт булмаячак. Балаларга өйрәтәсе, күрсәтәсе, таныштырасы килгән нәрсәләр күп. Бигрәк тә туган телебезне күңелләренә ныграк сеңдереп калдырасы иде.

Эшне башлап җибәрергә бу юлы әти-әниләр булышты. Уку елы башында ук күңелле вакыйга булды. Балалар һәм әти-әниләр белән курчак театрына бардык. 2-7 сентябрь көннәрендә Ижауда «ТУК-фест» театр фестивале узды. Ул быел беренче тапкыр үткәрелә икән. Төрле жанрлардагы спектакльләр коллажы «Мәдәният» милли проекты кысаларында үтте.
Казанның татар дәүләт «Әки­ят» курчак театрының Ижау­дагы гастрольләре турында берен­че­ләрдән булып, әти-әниләр үзләре хәбәр иттеләр. Һәм танылган фольк­лорчы Нәкый Исәнбәт әкиятенә нигезләнеп куелган «Мырау батыр» спектаклен балалары белән бергә карарга теләүләрен бертавыштан әйттеләр. Татар теле белгече буларак, мин моңа бигрәк тә сөендем. Менә бит, туган телебезгә мәхәббәт уята алганмын дип, эч­тән генә шатланып уйдым. Әти-әниләрнең үзләренең теләк белдереп, балаларын татар телендә спектакль карарга алып килүләре сөенеч түгелмени?!
Балаларның театрга матур итеп киенеп килүләре, үз-үзлә­рен тотышлары искитмәле! Чыннан да, театр яктылыкка, нурга илтә… Гомумән, театр, курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне үстерә, тирә-юньне аңларга өйрәтә, баланың сөйләмен активлаштыра, эчке дөньясын баета. Без дә бу көнне туган телебездә яңа матур сүзләр ишеттек, бишек җырларын тың­ладык, татар теленең матурлыгын тойдык.
Балаларны күзәтәм… Тын да алмыйча курчакларның һәр хә­рәкәтен күзәтәләр, вакыт-вакыт спектакль барышында аларга җавап бирәләр, ярдәм итәләр, гөрләтеп кул да чабалар. Шулай булмыйча, курчаклар җанлы бит! Җанга рәхәтлек иңә, балалар белән бергә мин курчакларны күзәтәм. Ничек оста уйныйлар!
Тамашадан соң, безнең үтенеч буенча, оештыручылар артистлар белән очрашу мөмкинлеген бирделәр. Балалардан төрле яклап сораулар ява. Никадәр кызыксыну уяткан икән әкият! Бер бала хәтта: «Ә сез татар телен каян беләсез?» – дип сорап куйды. Курчаклар белән якыннан танышу, тотып-тоемлап карау алар хәтерендә әле озак сакланыр. Ә иң кызыгы – балалар артистларга «Рәхмәт, бик тәмле булды!» – диделәр. Балалар бакчасында ашаганнан соң өстәл артыннан шулай кузгалабыз. Монда балалар, уйлап тормыйча, автомат рәвештә, рәхмәт хисләрен артистларга шулай җиткерделәр. Балалар әйттеләр дә, нидер дөрес түгеллеген сизеп, миңа карадылар. «Бик дөрес әйттегез, балалар, әкият, чыннан да, бик тәмле булды», – дип, балаларны куәтләп куйдым. Без театрдан сөенеп, шатланып кайттык.
Тик шулай да тамаша залының буш булуы күңелне тырнады. Бәлки без барган вакытта гына шулай булгандыр дип, үземне тынычлындырдым. Әкият әле 13.00 сәгатьтә дә буласы иде. Бәлки ул вакытта тамашачы күбрәк булгандыр? Шулай булган булсын иде.

Ләйсирә Йосыпова, Ижау шәһәре.