Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Түләүле күпер артындагы тормыш
24.09.2022

Түләүле күпер артындагы тормыш

Камбарка районына беренче баруым. Баш мөхәрриребез: «Камбарка, Кама, Шолья якларына барып, милләттәшләребезнең хәлен белеп кайтыйк әле», – дигәч, бу якларга сәяхәтебездән ни көтәргә дә белмәдем. Бар белгәнем озак еллар Татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән Тәлгать Сәлах улы Сәлахов һәм Ижауда фестивальләрдә очрашкан «Җидегән чишмә» ансамбле иде. Бу сәяхәтем кызыклы булырга тиеш, дигән уйлар белән юлга чыктым. Һәм чыннан да, ялгышмаганмын.

Бүләк итеп җиткерелгән «Әсхәт» мәчете

Кама аша түләүле күпердән чыккач та, безне Тәлгать Сәлах улы каршы алып, Кама авылына алып китте. Карап торышка гади генә авыл, кешесе дә күренми. Ә менә матур, өр-яңа мәчете әллә кайдан күренеп, балкып, горур басып тора. Аны биредә туып-үсеп, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Илгиз Әсхәт улы Шәмсиев авылдашларына бүләк итеп төзеткән. Мәчет 2018 елдан бирле эшли. Аның бик сыйфатлы материаллардан эшләнүе тышкы кыяфәтеннән үк күренеп тора. Ә эчендәге затлылыкны сүзләр белән генә язып бетерерлек түгел. «Мәчетебез бик яхшы, халык та йөреп тора, гарәп телен дә өйрәнәбез. Җомга намазларына 30-40лап кеше җыелабыз, бәйрәмнәрдә дә кеше күп була. Яшьләр булмавы гына бераз борчый. Авылда эш юк, шуңа алар китеп бетте. Ә мәчетебездә узган дәресләргә башка авыллардан да килүчеләр булуы шатландыра. Тик кызганыч, моңа кадәр булган имамнарыбыз вафат булды. Бүгенге көндә имамыбыз юк. Әле ярый Шолья авылыннан Ильяс хәзрәт Шакиров килеп йөри. Авылдашлар белән бергә яз һәм көз өмәләр оештырабыз. Авыл халкы бик теләп килә. Зиратларыбызны тәртиптә тотуда да авылдашларыбызның ярдәме зур», – диде бүгенге көндә мәчетне тәртиптә тотучы милләттәшләребезнең берсе Рафыйк абый Әхмәтҗанов. Әлеге хәбәр, әлбәттә, күңелне тырнап куйды. Кама авылы мөселманнарының бу проблемасы тиз арада чишелер дип ышанасы килә.

Шолья авылы мәчете

Шолья авылы мәчетендә безне мил­ләттәшләребез һәм югарыда искә алган Ильяс хәзрәт көтә иде. Юлда Тәлгать Сәлах улы Шолья мәчетенең ничек төзелүе хакында сөйләде: «Мәчетебезнең урыны – иске мунча торган урын. Мәчет төзи башлаганчы ук халык борчылуына Нәгыйм Баян улы Каюмов: «Кеше юынган җирләрен алып куйсаң, мунча урынында мәчет салу гөнаһ түгел», – диде. Аннан халык күңелен тынычландыру өчен, Казаннан Габдулла хәзрәтне чакырып, халык белән җыелыш җыйдык, ул киңәшләрен биреп, бар нечкәлекләрен аңлатты. Менә шулай мәчетебез барлыкка килде».
Мәчетнең капка төбенә килеп җиттек. Ишегалдында алмагачлар, баланнар үсеп утыра. Көз җитүен искә төшереп, сукмакка кызгылт-сары яфраклар түшәлгән. Мәчет эчендә безне бер төркем абый-апалар ачык йөз белән каршы алдылар.

Хәл-әхвәлләрне белешкәннән соң, Ильяс хәзрәт Шакиров җитди генә аралашуны башлап җибәрде. «Авылда татарлар күп яши. Мәчеткә йөрүчеләр дә шактый гына. Тик туган телебездә аралашу кимеп бара. «Яңарыш»ны да элек күпләп ала идек. Телне саклау өчен, без үзара һәм гаиләдә аралашырга тиеш. Ә бездә ничек соң? Шольяда удмуртлар да, марилар да яши. Алар бер-берсе белән очрашкач, үз туган телләрендә аралаша. Ә безнең ике татар янында бер рус басып торса, татар телен онытып, белсәк-белмәсәк, рус телендә сукалый башлыйбыз. Мин үзем мәчеттә вәгазьләрне һәм гарәп теле курсларын бары тик татар телендә генә алып барам. Шуңа күрә мәчеткә йөреп телне өйрәнергә була дип уйлыйм», – диде ул. Аралашып утырганда, авылда даруханә ябылырга торганына борчылуларын җиткерделәр милләттәшләребез. Флүрә апа Вахитова: «Банк та юк, элемтә бүлеге дә юк авылда. Шулай булса да, миңа биредә яшәү бик ошый. Табигатебез искиткеч», – дип, тормыштан зарланмады, киресенчә һәр нәрсәнең уңай ягын күрергә кирәклеген ассызыклады. Очрашуда катнашучылар: «Газета вакытында килсә, язылыр идек», – дигән теләкләрен белдерделәр.
Мәчеткә җыелган Шолья авылы халкы белән «Яңарыш»ның аралары якынаер, татарларны берләштереп торган газетабыз аларның йортларында көтелгән кунакка әверелер дигән өмет белән, кире Кама авылына кузгалдык.

Район башлыгы белән очрашу

Кама авылына керер юлда калучы ашханәдә безне Камбарка районы башлыгы Александр Галанин үзенең урынбасарлары белән каршы алды. «Безнең тормышыбыз элек-электән татарлар белән тыгыз бәйләнгән. Районның 81%ы рус халкы булса да, татар, удмурт, марилар үзара дустанә мөнәсәбәттә, бер-беребезнең гореф-гадәтләрен, динен хөрмәтләп яшибез», – дип районда узган чаралар, башкарылган эшләр турында сөйләде социаль сораулар буенча район башлыгының беренче урынбасары Лариса Ярославцева. Гадәттә бар да яхшы гына була алмаганын истә тотып, Александр Галаниннан районның проблемалары турында сораштык. «Халыкны борчыган иң зур проблема – ул түләүле күпер. Ижауга, Сарапулга һәрдаим дәваланырга баручылар өчен бу түләү бик зур. Проблеманы югарыда беләләр, республикадан дотация алырбыз дип ышанабыз. 1 нче һәм 2 нче класслы калдык­лар эшкәртү буенча завод эшли башлавы да сөенечле хәл түгел. Юлларыбыз яхшы хәлдә, аларны гел төзекләндереп, яңартып торабыз.Тагын бер борчуыбыз – Камбарканың үзендә район мә­дәният йорты юк. Ул җимерек хәлдә булып, 10 еллап ябылып торганнан соң, без аны үз көчебез белән сүттек, җирен чис­тарттык. Тик әлегә кайсы юнәлештә эшләргә белмибез. Чөнки без бернинди милли проектка керә алмыйбыз. Авыл җирлекләре өчен булган проектларга шәһәрләр кушыла алмый. Ә шәһәрләр катнаша торган проектлар өчен безнең халык саны җитми.
Медицинага килгәндә, авылларда – ФАПлар, районда хаста­ханә бар. Кайбер белгечләр генә җитми, кызганыч. Без бу проблема өстендә эшлибез. Башкортстанның югару уку йортлары белән элемтәдә торып, яшь белгечләрне җәлеп итү өчен шартлар тудырабыз. Без аларга фатир бирергә әзер», – дип, һәр тармакның «авырт­кан» җирләрен барлап чыкты Александр Николаевич. Шолья авы­лындагы даруханәнең ябылу алдында тору турындагы хәбәрнең дә имеш-мимеш түгел икәнлегенә инандык. Агач бинада урнашкан даруханә санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә туры килми икән. Шуңа күрә әлеге даруханәне яңа урынга күчерәчәкләр. Әлегә кулай урын табылмаган, шуңа күрә даруханәдә халыкка хезмәт күр­сәтү дәвам итәчәк.
Район җитәкчелеге уңышлар турында сөйләгәндә, монда һәр мөмкинлектән бик оста файдаланалар икән, дигән фикергә килдек. Чөнки кайсы гына өлкәне алсаң да, «проект кысаларында откан акчаларга эшләдек, иң яхшы проект булдык» кебек сүзләр ишеттек. Булдыралар!
Әле бу елда гына «Кече Ватан мәдәнияте» милли проекты кысаларында 1 миллион сум акча отып, Кама авылы мәдәният йортын яңартканнар. «Мәдәният» гомумдәүләт проекты ярдәмендә 5 миллион отып, модельле заманча китапханә булдырганнар.

Яңартылган мәдәният йорты

«Элек бу бина агачлар арасыннан күренми дә иде. Ә хәзер ачык йөзе белән әллә кайдан күренеп, балкып утыра. Үзгәрешләр шунда ук күзгә ташлана», – ди баш мө­хәрриребез Рәмзия Габбасова. Ишек төбендә безне милли киемнәрдән, чәкчәк һәм якты йөз белән «Җидегән чишмә» ансамбле җырлап каршы алды. Язмам башында аларны гына беләм дип әйтеп узган идем. Таныш йөзләрне күргәч, күңелгә тагын да рәхәт булып китте. Мәдәният йортының эченә узып, «Вдохновение» һәм «Җидегән чишмә» ансамбльләре тарафыннан куелган концерт номерлары карап, алар өчен сөенеп утырдык. Икенче сулыш алып эшләү өчен менә дигән шартлар булдырылган: өр-яңа зал, урындык­лар, сәхнә, музыка җиһазлары…

Модельле китапханә

Мәдәният йорты бинасының икенче катында – модельле ки­тапханә. Атамасы да, үзе дә заманча. Монда яңа китап исе башларны әйләндерә. Бу – Уд­муртиядә ачыл­ган модельле китапханәләрнең унөченчесе. Китапханә белән Аль­бина Миясәр кызы Вострецова таныштырды: «Китапханә махсус зоналарга бүленгән: балалар, өлкәннәр, яшьләр өчен аерым бүлмә. Проект язу вакытында ук халык арасында сораштыру уздырдык, заманча китапханәдә нәрсәләр булуын теләүләрен белештек. Проектны дизайнер белән берлектә ясап, райондагы һәм Ижау­дагы хезмәттәшләрем ярдәмендә документларын җыеп, проектны конкурска җибәрергә булдык. Гыйнвар аенда җиңүебезне белдек. Һәм җиң сызганып, канатланып, проектны тормышка ашыру өстендә эшләдек. Көнне-төнгә ялгап, тырыша торгач, 30 августта менә шушы яңа буын китапханәсен ачтык», – дип сөйләде ул. Мин татар китап­лары эзеннән, әкрен генә «Мирас» татар көнкүреше бүлмәсенә килеп кердем. Биредә – авыл халкы китергән экспонатлар, милли киемнәр, татар өе макеты, татар китаплары киштәсе, элекке киемнәр салынган сандык, ыргак белән кулдан бәйләнгән милли ризыклар тезелгән өстәл… Төрле милләт вәкилләре яшәүче авылда татар халкының шундый бай музее – «Мирас»ы булуына ихластан горурландым.
Китапханә белән танышуны дә­вам итеп, аның икенче бүлегенә кердек. Кул эшләре күргәзмәсе тезелгән киштәләр, түгәрәк өстәл, заманча сәхнә, музыка җиһазлары, интернетка тоташтырылган компьютерлар, интерактив идән уеннары… Боларның барысы да китапханәдә булуы – авыл халкы өчен зур бәхет, ә балалар өчен үсеш урыны. Альбина ханым сөйләвенчә, китапханә ачылуга санаулы гына көннәр булса да, ул инде балаларның яраткан җыелу урынына әверелгән. Интерактив мәйданчыкка шөгыльләнү өчен чират икән. Әлбәттә, бик сөендерде бу хәбәр безне. Димәк, яшь буын, ниһаять, гаджетлардан беразга гына булса да аерылып, китап дөньясы белән танышачак.
Үз эше турында йотылып сөй­ләүче Альбина Миясәр кызына тукталып үтәсем килә. Ул – Кама авылы кызы, Ижауның мәдәни-агарту училищесын тәмамлап, туган авылы китапханәсенә эшкә кайта. Шул дәвердән бирле инде 38 ел һөнәренә, китаплар дөньясына тугры калып, хезмәт итә. Китапханәче һөнәренә мәхәббәт уяткан апасы Камбарка район китапханәсе директоры икән. «Нәзлия апам белән икебезнең шушы өлкәдә 80 ел гомумы эш стажыбыз бар. Ул 42 ел эшли, мин – 38», – ди Альбина ханым.

«Камбарка районы татарлары. Кем без? Каян килдек без?»

Бу көнгә шушы исемдәге конференция дә планлаштырыл­ган икән. Зал тулы халык. Конференцияне башлар алдыннан Тәлгать Сәлах улы: «Китапханә 30 елдан артык татарлар штабы булып торды. Иҗтимагый тормыш йөген ки­тапханәдә эшләүче кызлар белән бергәләп тарттык. Киләчәктә дә шулай булсын иде. Рәхмәт сезгә! Кама авылы идарәсе бүлеге җитәкчесе Альберт Дамир улы Фәйзуллин да һәр эшебездә ярдәм итә, аңа да чиксез рәхмәт», – диде.
Рәмзия Габбасова: «Без сез­нең өчен бик шат, татарларны бер­ләштерүче шундый җылы мохит булуы белән сез горурлана аласыз. Монда, әлбәттә китапханәче Альбина Миясәр кызы, Альбина Фәрит кызы һәм Фәнүдә Бари кызының өлешләре зур. Мондагы мөмкинлекләрне бар көченә кулланып, балаларга татар телен өйрәтергә кирәк. Хөрмәтле әбиләр, апалар, оныкларыгызны шушы җылы учакка тартыгыз. Китапханә аларның икенче өйләренә әве­релсен, моннан кайтасы килми бит», – диде залда утыручыларга.
Конференция Камбарка районына татарларның ничек, кайчан күченеп килүенә багышланган иде. Аны Фәнүдә Бари кызы бик җылы итеп алып барды, бик күп мәгълүмат тупланган иде. «Боларга нигезләнеп, китап чыгарырга була», – дип уйлап куйдым мин. Күпләр әти-әниләренең ничәнче елларда кайдан, ни сәбәпле күченеп килүләре, ничек төпләнүләре, кайда эшләүләре турында сөйләделәр. Әлбәттә, һәркемнең үз язмышы. Кайберәүләр үзләрен монда җирле халык дип санаса да, бик күпләр 80 нче елларда Актаныш районы Кама ГЭСы төзелеше башлану сәбәпле, авылларын су басу куркынычы яный башлагач, бирегә шул яклардан күченеп килгәннәр. Шуңа да күңел яралары һаман да төзәлмәгән, төшләренә кереп йөдәтә икән. Фотосурәтләрен күрсәтә-күрсәтә хатирәләрен яңарт­канда күзләренең яшьләрен күреп, үземнең дә күңелем нечкәреп китте. Бу бит залда утыручыларның гына түгел, илебез тарихы. Күпме кешеләр гомер иткән нигезләреннән аерылырга мәҗбүр булган һәм алар кайда гына яшәсәләр дә, татарлыкларын югалтмаганнар. Искитәрлек!

Гүзәл ШАКИРОВА.