Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - 17нче мәктәптә – күп телләрне өйрәнү сыйныфы
27.01.2022

17нче мәктәптә – күп телләрне өйрәнү сыйныфы

Быел Ижау шәһәренең 17 нче мәктәбендә күп телләрне өйрәнү сыйныфы ачылды. Сыйныфта белем алган 27 бала төрле милләттән: татар, удмурт, әрмән, әзербайҗан, таҗик, рус. Бу сыйныфны милләттәшебез Алсу Марсель кызы Шәяхмәтова җитәкли. Ул Чаллы педагогика институтының башлангыч сыйныф укытучылары әзерләү бүлеген тәмамлаган. Өч ел Чаллы мәктәбендә эшләгәннән соң, язмыш җилләре аны Ижау шәһәренә алып кайткан. 17 нче мәктәптә эшләвенә дә биш ел инде. Ул эшли башлагач, әлеге мәктәпкә татар рухы да керде. Беренче елларда ул үзе җитәкләгән сыйныф укучыларына татар телен факультативта өйрәтте. Аларны Татарстанның тарихы, милли бәйрәмнәребез, җырларыбыз белән таныштырды. Укучылары шәһәр, республикакүләм узган милли чараларда катнаша башлады. Агымдагы уку елында аның татар сыйныфын оештырасы килгән иде. Әмма…
“Әлеге укучылар үткән елда беренче сыйныфка әзерләнү курсларына миңа йөр­деләр. Мин шул чакта балаларны үземнең сыйныфка тарттым. Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән җыелышта татар сыйныфын ачарга теләвебез хакында әйттек. Кызганыч, теләк белдерүче аналар бармак белән генә санарлык булды. Югыйсә безнең мәктәптә белем алучыларның 35 проценты татарлар. Туплаган беренче сыйныфта укучыларның бары 20 проценты гына татар балалары булды. Аларның да күбесе катнаш гаиләдә тәрбияләнә. Шуңа күрә күп телләрне өйрәнүче сыйныф дип ачарга мәҗбүр булдык. Безнең мәктәптә мондый сыйныф беренче тапкыр ачылды.
Укучылар атнага бер сәгать татар телен, бер сәгать удмурт телен өйрәнәләр. Удмурт белән татар теле арасында охшаш сүзләр күп. Хәзер укучыларның бик тиз эләктереп ала торган чаклары. Үзем укучыларга татар телен әлегә уеннар, җырлар аша өйрәтәм. Киләчәктә Роза Хәйдәрова дәреслеге белән укый башлаячакбыз. Дәреслекләребез бар. Быел язын әти-әниләр җыелышында “Карга боткасы” йоласын татар, удмурт һәм рус телендә сәхнәләштереп күрсәтергә уйлыйбыз”, — ди Алсу Марсель кызы.
Әңгәмәбез тәмамлануга мине беренче сыйныф укучылары уратып алдылар да, сорауларын яудыра башладылар. Мин алардан татар телен ничек үзләштерүләре, нинди сүзләр өйрәнгәннәре турында сораштырдым. Шуны гына көткәндәй, беренче сыйныф укучылары берсен-берсе уздырып сөйли дә башладылар. Иң чаясы Варя Сметанина булып чыкты. “Минем әби – татар. Ул бездән читтә тора, татарча әйбәт белә. Безнең сыйныфта Рәсүл Мәрданов исемле малай гына татарча яхшы сөйләшә. Ә менә Ринат исемле малай татар, тик ул татарча белми. Мин удмурт телен дә яратып өйрәнәм, чөнки без Удмуртиядә яшибез”, – диде. Аннан Варя: “Сез бу әңгәмәне фото белән бастырыгыз инде”, – дип, фотосурәткә төшерүемне үтенде.
Диләрә Мухова әнисенең татарча яхшы белүен әйтте. Бик күп татар сүзләрен әйтеп күрсәтте. «Тик миңа татар телен дә, удмурт телен дә өйрәнү бик авыр. Мин – татар кызы. Шуңа миңа татар телен белергә кирәк”, – диде Диләрә. “Минем әби татар. Әнием катнаш гаиләдә үскән. Әтием рус, әмма минем татарча өйрәнәсем килә”, – диде Софья Костина.
Минем татар сыйныфында укучы бик күп балалар белән әңгәмә корганым бар. Ул балаларда безнең милләткә хас тыйнаклыкны тоя идем. Бу балаларның чаялыгына, әрсезлегенә игътибар итеп, “Каннарында татарлык бик аз калгандыр”, – дигән фикергә килдем. Ә менә татар телен яратып өйрәнүләренә күңел булды.
Удмурт теле укытучысы Светлана Михайловна: “Безнең удмурт телендә җырла­ганыбызны да тыңлап китегез әле”, — дип, мине янәдән класска чакырды. Укучылар удмуртча җырлап, такмаклар әйтеп тә күрсәттеләр. Әлбәттә, күп телләр белү кешене рухи яктан баета гына. 17 нче мәктәптә башланган бу эш дәвамлы булсын иде.

Рилия Закирова.