Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Милли бизәкле буяулык
1.12.2022

Милли бизәкле буяулык

Һәр кеше тормышында гасырлар тирәнлегеннән башлангыч алган гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләре яши. Бөтен халыкларның да бабаларыннан оныгына, атасыннан улына күчкән йолалары яшәп килә. Бөтендөнья мәдәни мирасында татарларның киемнәре, милли бизәкләре лаек­лы урында тора. Татарның бизәкле читекләре һәркемгә билгеле – сафь­ян күненнән читек, Казан татарларының зәркән сәнгате, тамбурлы чигү, түбәтәй, калфак һәм башка милли кием-салым…
Мин үзем дә берәр кайда милли колоритлы әйберләр күрүгә шунда йөгерәм. Татар китаплары сатылуын күрдем исә, балалар өчен китаплар, әсбаплар белән кызыксынам. Казанга барган саен татар китаплары сатыла торган кибетләргә кереп балаларыма китаплар җыям. Чөнки без Удмуртиядә яшибез, рус мәктәбендә укыйбыз (чөнки без яши торган районда татар сыйныфлары юк, шәһәрнең икенче почмагына укырга бару-кайту өчен, ким дигәндә, 3 сәгать вакыт кирәк). Балаларны татарча сөйләшергә аралашу, китаплар уку, шигырьләр ятлау, җыр-бию аша өйрәтәбез. (Менә шунлыктан без ана телебездәге китап-әсбапларга сусаган). Минем кулымда – милли бизәкләр, милли киемнәр хакында «Буяулык» китапчыгы. Ул яңа форматта, заманча итеп, төсле ябыштыргычлар белән тулыландырылып эшләнгән. Китапчык ике өлештән тора – берсендә татар милли бизәкләре турында мәгълүмат һәм рәсемнәр бирелсә, икенчесендә авторлар татар милли киемнәре белән таныштыра. Текст­лар ике телдә бирелгән. Төсле ябыштыргычлар да бар. Сүзләрнең язылышын буш шакмакларга күчереп язып, бала аны хәтерендә калдыра. Ябыштыргычка карап, төсле каләмнәр белән буйый ала. Китапчык милли киемнәр, милли бизәкләр белән дә таныштыра. Боларны белү бик файдалы һәм кызыклы, чөнки алар аша төрле милләтләрне бер-берсеннән аерып була.
Минем игезәк кызларым Мәдинә белән Мәликә дә әлеге бүләк буяулык китапчыгын яратып кабул иттеләр. Кызым Мәликә беренче битендәге калфак турында укып, буяп та куйган. Татар милли биюендә башына кигәне булса да, әле аның нинди тукымадан тегелеп, ничек бизәлеше турында тулысынча белми иде. Икесенә бер буяулык булгач, алар аны чиратлап, берсе бер битен, икенчесе икенче битен буярга дип килешкәннәр.
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе милли бизәкле «Буяулык»ны 3000 данәдә бастырып, Татарстан һәм Россия регионнары мәктәпләр һәм балалар бакчаларына тараткан. «Яшь буынны татар халкының тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксындыру, рухи кыйммәтләребезне барлау һәм татар теленең дәрәҗәсен күтәрү максатында укытучыларга ярдәм йөзеннән мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен методик материал әзерләдек. Без ел саен нәниләр өчен татар халкының рухи байлыгын, мәдәниятен, тарихын яктырткан проектларны тормышка ашырырга тырышабыз. Чөнки мәгариф системасына караган законнар мондый кулланмалар белән тәэмин итү максаты куймый. 7 миллион татарның 5 миллионнан артыгы рес­публикадан читтә – Россия регионнарында һәм чит илләрдә яши. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мониторингы буенча, Россиянең 28 субъектында 1077 гомуммәгариф оешмасында татар теле дәресләре оештырылган. Калган 57 субъектта андый балалар бакчалары да, мәктәпләр дә юк», – ди Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Миләүшә Шәрапова. Әлеге файдалы һәм кызыклы милли бизәкләр хакында «Буяулык» китапчыгы өчен без Татар федераль милли-мәдәни автономиясенә рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Гөлнара Вәлиева.