Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Татар кызлары – милләтебезнең киләчәге
7.04.2022

Татар кызлары – милләтебезнең киләчәге

«Татар кызы-2022» матурлык һәм талант конкурсының финалы Республика Халык иҗаты йортында узды. Бәйге башланырга әле берничә сәгать алдан ук бирегә халык агыла башлады. Кызлар өчен җан атарга гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Катнашучы кызларның берсе – Рузана Сәйфетдиновага көч биреп торырга әти-әнисе генә түгел, Исәнбай авылыннан ике әбисе дә килгән. Ике кодагый яраткан оныкларына көч-куәт биреп, аның өчен хәер-догада торуы турында сөйләделәр. Рузананың татар телендә иркен аралашуында да ике әбинең өлеше гаять зур икән. “Авылга еш кайтып йөргәч, оныкларыбыз белән гел татар телендә сөйләшергә мөмкинлек булды. Динебезне, милли гореф-гадәтләребезне өйрәтеп тәрбияләдек. Ижауда әти-әнисе дә Рузана белән гел ана телендә аралашалар. Гаиләдә дөрес милли тәрбия булса, балалар туган телләрен дә, үз тамырларын да, халкыбыз традицияләрен дә белеп, аңлап үсәләр”, – диде Зөлфия Сәйфетдинова.
Катнашучыларны һәм тамашачыларны Удмуртиянең мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьев тәбрикләде. Ул “Татар кызы” конкурсының әһәмиятенә, мөһимлегенә басым ясады. “Конкурста катнашкан кызлар монда өйрәнгәннәрен бер елдан да, ун елдан соң да онытмаячаклар. Алар үз милләтләрен дә, телләрен дә, гореф-гадәтләрен дә тагы да ныграк ярата башлаячак. Һәм моңа яшьли үк өйрәнүләре бик яхшы. Без күпмилләтле рес­публикада үзара дус яшәвебез белән көчле. Шушы дуслыкны саклап яшик”, – диде ул.
Ниһаять, күптән көтеп алынган конкурс башланып китте. Кызларның беренче чы­гышын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Беренче минутлардан ук сәхнәдә матурлык һәм сәләт бәйрәме икәнлеге сизелеп торды. Берничә айга сузылган әзерлек, көндәлек репетицияләр артта калды һәм менә сәхнәдә 8 чибәркәй “Татар кызы” исеменә лаек булу өчен бәйгедә бар көчләрен куялар. Уңганнар, булганнар. Бәйгенең һәркайсы өчен дә мөһим икәнлеге сизелә. “Мин үземне төрле яктан ачтым дисәм, ялгышмам. Сәхнәдә үз-үзеңне ничек итеп дөрес тотарга өйрәнү, хореография, дефиле дәресләре, төрле мастер-класс­лар – болар безгә киләчәктә дә кирәк булыр дип уйлыйм”, – диде Әдилә Фазылҗанова.
Конкурс берничә этаптан торды. Иҗади номер, үзең белән таныштыру, алдан тегелгән калфакны тәкъдим итү – сәхнәдә кызларның берсе дә югалып калмады. Җырга, биюгә, нәфис сүзгә дә сәләтлеләр үзләре. Тамашачы дәртле биюләрне дә, моңлы җырларны да, яттан сөйләнгән шигырьләрне дә яратып карады. Рузана Сәйфетдинова “Су анасы” шигырен сәхнәләштереп, тулысынча яттан сөйләп шаккатырса, тамашачыларның аерым мәхәббәтен Луиза Галләмова яулады. Тумыштан сәламәтлеге чикләнгән кызның сәләтләре күпкырлы. Оста итеп тегә, бәйли, чигә, чәк-чәк тә пешерә икән. Бәйгедә дә бик теләп үз осталыкларын күрсәтте. Ишетү, сөйләшү сәләтеннән мәхрүм булса да, үзе сайлаган җырны ишарәләр ярдәмендә башкарды ул. Гаҗәеп матур, үзенчәлекле, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә торган иҗади номер нәкъ менә Луизаныкы булды дисәм, башка катнашучылар үпкәләмәс дип уйлыйм. Аның кыюлыгы, тормыштан ямь-тәм табып яшәве сок­ландыра. “Башка елларда конкурста минем туганнарымның катнашканы бар иде. Мин аларны күзәтеп бардым һәм үземне дә сынап карыйсым килде. Әлбәттә, башта бераз борчылдым, ләкин мине бик яратып кабул иттеләр. Чыгыш ясаганда, оештыручыларның да, кызларның да ярдәмен тоеп тордым. Һәркайсына бик зур рәхмәт”, – диде Луиза.
Быел кызлар татар телен яхшы белүләре белән дә аерылып тордылар. Бу конкурс дәвамында да, кызлар белән аралашканда да сизелде. Чибәркәйләр жюри биргән сорауларга да, бер дә икеләнмичә, туган телдә җавап бирделәр. Күбесе татар телен нәкъ менә “Татар кызы”на әзерлек барганда, тагы да яхшырак өйрәнгән. Мәсәлән, Гөлназ Галләмова конкурска кадәр туган телне начар белүен яшерми. “Элек бераз авыррак аралаша, кайбер сүзләрне аңлап җиткерми идем. Конкурсның сайлап алу турын үткәч, өйдә әти-әнидән минем белән гел татар телендә генә аралашуларын сорадым. Ижади номерымда да татар хатын-кызларының кыюлыгын, батырлыгын тасвирлап күрсәтергә кирәк иде. Бөек татар хатын-кызлары турында әти-әни белән бергәләп өйрәндем. Алар минем терәгем дә, ярдәмчеләрем дә булдылар, бик зур рәхмәт”, – диде Гөлназ.
Сынаулар артта калып, ниһаять, кызларга бәя бирер, “Татар кызы” исеменә кем лаек булганын сайлар вакыт җитте. Гүзәлләр, сәләтлеләр арасыннан җиңүчене билгеләү җиңел булмады. Жюри җыелган бүлмәдә бик озак бәхәс барды. Татарстанның атказанган артисткасы, жюри әгъзасы Илүсә Хуҗина катнашучылар турында горурланып сөйләде: “Барысы да уңган, барысы да матур. Шундый сәләтле кызларның Ижау каласында яшәве бик сөендерде. Димәк, безнең телебез, мәдәниятебез Удмуртиядә матур итеп дәвам итәр дип өметләнәбез”, – диде ул.
“Татар кызы -2022” конкурсы исеме языл­ган конвертны быел эшмәкәр, конкурсның төп иганәчесе Динар Минәхмәтов ачты. Якынлашып килүче тантаналы мизгелләрне кызларның һәркайсы дулкынланып көтте. Һәм менә беренче тапкыр конкурста көтелмәгән яңалык! Быел “Татар кызы-2022” исеменә берьюлы ике кыз – Рузана Сәйфетдинова һәм Луиза Галләмова лаек булдылар! Кызлар бәхетле күз яшьләрен тыеп кала алмадылар, зал көчле алкышларга күмелде. Чибәркәйләрнең икесе дә әлеге исемгә лаек. Луиза кыенлыклар алдында куркып калмавы, Рузана Ижауда туып-үсеп, рус мәктәбендә белем алса да, татар телен камил белүе белән аерылып торды. Кызлар Удмуртия данын халыкара татар кызы конкурсында яклаячак. “Әзерлек бүгеннән үк башланачак”, – ди алар. Уңышлар теләп калабыз!

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

Тамашачылар мәхәббәте призы: Рузана Сәйфетдинова, Луиза Галләмова
Тамашачылар мәхәббәте призы («ТАТМЕДИА» номинациясе): Диана Мөхәммәтшина
Шәфкатьле кыз — Рузилә Хаҗиева
Сөйкемле кыз – Гөлназ Галләмова
Назлы кыз – Илизә Фазлыева
Тылсымлы кыз — Луиза Галләмова
Сәләтле кыз — Әдилә Фазылҗанова
Уңган кыз — Алия Гыйлемханова
Нәфис кыз — Диана Мөхәммәтшина
Ягымлы кыз — Рузана Сәйфетдинова

Рузана Сәйфетдинова, “Татар кызы – 2022” конкурсында җиңүче: “Иң беренче чиратта, минем әти-әниемә, әбиләремә, туганнарыма үз рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә мин үземнең татар булуым белән горурланам. Кон­курсның финалына татар телен аңламаган, белмәгән дусларым да килеп, миңа көч биреп тордылар. Мин ниндидер әкияттәге сыман, әле һаман җиңүемә ышанмыйм”.

Луиза Галләмова, “Татар кызы — 2022” конкурсында җиңүче: “Мин тормышымда беренче тапкыр шундый нәтиҗәгә иреш­­тем, бик шатмын, хис­ләрем тулып тора. Оеш­тыручыларга, якыннарыма, гаи­ләмә, дусларыма бик зур рәхмәтемне җиткерәм”.

Диана Мөхәммәтшина, катнашучы: “Конкурста бик күп нәрсәгә өйрәндем. Мәсәлән, татар телендә элек ишетмәгән, белмәгән әдәби сүзләрне. “Татар кызы” миңа яңа дуслар, яңа хисләр бүләк итте”.

Рузилә Хаҗиева, катнашучы: “Мин Әгерҗе районының Иске Эсләк авылында туып-үстем. Гаиләдә гел татарча гына сөйләштек. Туган телемне, авылымны үлеп яратам. Моны үземнең иҗади номерым аша да җиткерергә тырыштым. Конкурс­та катнашуыма, шушы хисләрне кичерә алуыма бик шатмын”.

Алия Гыйлемханова, катнашучы: “Конкурс минем өчен яңа хисләр, яңа дуслар табу, тәҗрибә алу булды. Киләчәктә дә халкымның лаеклы кызы, дипломлы табиб, әти-әниемә яхшы кыз, булачак иремә сөекле, уңган хатын булырмын дип ышанам”.

Резидә Сәйфетдинова, Рузананың әнисе: “Конкурста катнашучы кыз­лар­ның әти-әниләре исеменнән «Та­тар кызы-2022» конкурсын оештыручыларга, жю­ри составына, килгән кунак­ларга, иганәчеләргә рәхмәтемне белдерәм. Оештыручылар кызларыбызны бик күп һө­нәрләргә өйрәттеләр,ничә ай буена татар мохитендә яшәттеләр. Чит төбәктә татар телен, гореф-гадәтләрен сак­лау өчен зур тырышлык алып баралар. Сезгә алга таба да иҗади унышлар телибез. Ә безнең, әти-әниләрнең бурычы – балаларыбызга татар телен өйрәтүдә тагы да ныграк тырышу. Чөнки телне белү – гаиләдән, баланың теле кайсы телдә ачылуыннан башлана. Бергә булыйк, бердәм булыйк”.
Гөлнара Шәяхмәтова, оештыручыларның берсе: “Быел кызларга «Афә­рин!» дип кенә әйтәсе килә. Алар ба­рысы да булдырдылар, барысы да бик акыллы, финалга да җаваплы карадылар. Төрле дәрәҗәдә булса да, барысы да татар телен белүләре белән сөендерделәр.”

Эльвира Хуҗина.