Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Табиблар кая китте?
17.02.2022

Табиблар кая китте?

Ленин районындагы 3 нче санлы хастаханәдә 16 участок, шунда 13 табиб эшли. Пандемия вакытында «кызыл зона» ачып, табибларны шунда алдылар, диделәр. Пандемия дип, кеше башка чирләр белән авырмыйча тормый бит. Cәламәт кеше сырхауханәгә бармый. Ә менә авырсаң, аннан тагы да ныграк авырып кайтырга мөмкин, чөнки авырулар белән контакт зур, табика керә алмыйча, борчылып, хәтта кан басымың күтәрелеп, өйгә кайтып егыласың. Танышым ноябрь аенда диспансеризация нәтиҗәләрен белергә хастаханәгә барган иде. Бәдриева фамилияле табибка керү өчен ике сәгать ярым көтеп утырганнан соң да, керә алмаган. Табиб: “Эш сәгатем бетте”, – дип кабул итмәгән. Борчылудан кан басымы күтәрелеп, күршеләре ашыгыч ярдәм машинасы чакырганнар. 3нче шәһәр сырхауханәсендә ЛОР кабинеты эшләми. Күз табибы кабинетын яптылар. Хирургка көнозын чиратта торырга кирәк. Безгә, авыруларга, нишләргә? Кая барырга?
Кешенең организмы шундый катлаулы. Баш мие, күз, колак, үпкә, бавыр, йөрәк, эчәкләр, ашказаны – барысы да бер-берсенә нык бәйләнгән. Шулай да стационарда башың авыртса, башыңны, йөрәгең авыртса, йөрәгеңне генә дәвалыйлар. Башка органны тик­шермиләр дә.
Безнең илнең сәясәте дә бик дөрес түгел, чөнки хезмәт ха­кы аз булганга, яшь белгечләр сыр­хауханәләргә эшкә килмиләр. Әгәр дә табибның категориясенә, нинди өлкәдә эшләүләренә карап, 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түләсәләр, барлык табиблар да, эш урыннарын югалтудан куркып, тырышып эшләрләр иде.
Хәзер модага түләүле клиникалар ачу китте. Шәһәрдә аларның исәбе-хисабы юк. Моның сәбәбе, әлбәттә, акча эшләү. Түләүле клиникаларда табиблар сине шундый яхшы итеп кабул итәләр – бер алдыңа, биш артыңа төшәләр. Барган саен яңа төр анализлар, яңа дарулар һәм нәтиҗәдә кесәгә сугардай суммалар җыела. Ни өчен безгә медицина иминияте полисы бирделәр соң? Дәүләт сырхауханәләрендә дә түләүле кабинетлар барлыкка килгәнен һәркем белә. Анда җыйган акчалар кая китә икән? Хәзер табибка язылу да бик газап­лы. Регистратурага шалтыратсаң, робот: “Шундый соравың булса, шул төймәгә бас”, – дип тезеп китә. Син шуны тыңлап, бер сәгать вакытыңны сарыф итәсең. Нигә кирәк булды икән робот-регистратор? Алда безне тагын нинди сынаулар көтә микән?

Римма Халикова, Ижау шәһәре.