Алда зур эшләр көтә
Сюмси районында бүгенге көндә 400гә якын татар яши, ләкин 6 кеше генә «Яңарыш»ны яздырып ала.
Күптән түгел “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова, журналист Элмира Нигъмәтҗанова Сюмси районына баргач, татар мәдәни үзәге җитәкчесе Анна Пантюхина hәм активистлар белән очраштылар. Рәмзия Габбасова китапханәгә татар Федераль милли-мәдәни автономиясе махсус әзерләгән «Сабантуй» өстәл уенын бүләк итте. «Бирегә йөрүче татар балалары милли йолаларны белеп үссеннәр, уйнап, татар телен өйрәнсеннәр өчен, менә дигән уен бу”, – диде ул. Китапханәдә балалар белән эшләүгә күп игътибар бирелә. Без барган көнне дә мәктәп лагеренда ял итүче балалар булып киткәннәр иде. Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгы аша отылган грант хисабына тәрбияви милләтара проектны тормышка ашырганнар. Мәсәлән, соңгы остаханәдә балалар үз куллары белән түбәтәйләр, калфаклар теккәннәр, милли киемле курчаклар ясаганнар. Казан китап нәшриятыннан быел татар телендә 35 яңа китап сатып алганнар. Сюмси районында бүгенге көндә 400гә якын татар яши, ләкин 6 кеше генә «Яңарыш»ны яздырып ала. Рәмзия Илдус кызы бу хәлнең мактанырлык булмавын әйтеп, инде 30 ел дәвамында телебезне, гореф-гадәтләребезне саклаучы газетага язылырга кирәклеген ассызыклады. Газета белән тыгыз элемтәдә торучы Фирая Шульминага зур рәхмәт белдерде. Активистлар бу юнәлештә эшләргә, газетага язылучылар санын арттырырга вәгъдә иттеләр.
Шулай ук сүз 1 октябрьдән башланачак Халык санын алу кампаниясе турында да барды. “Һәрбер Халык санын алу кампаниясеннән соң Удмуртиядә яшәүче татарлар саны кимүе күзәтелә. Быел да шулай булмасын өчен халыкка аңлату эшләре алып барырга кирәк. Моның бик җаваплы эш булуын һәр татар гаиләсе аңларга hәм аңа җитди карарга тиеш. Анкета сорауларында милләтләргә, туган телгә кагылышлылары да бар. Шул сорау_ларга бигрәк тә игътибарлы булу сорала. Өстәвенә, Халык санын алу кампаниясе быел күбрәк электрон рәвештә үтәчәк. Бер яктан уңайлы булса, икенче яктан ул безнең өчен куркыныч та, чөнки өлкән яшьтәге кешеләрнең күбесе электрон чыганаклар белән әле бик дус түгел. Сайтларга кереп, анда тавыш бирү, анкеталар тутыру – алар өчен ят нәрсә. Өлкәннәр белән эшләү яшьләр жилкәсенә төшәчәк. Оныклар, балалар әбиләргә ярдәмгә килсеннәр иде“, — диде Рәмзия Илдус кызы.
Әңгәмәнең азагында ул көз башында Сюмси районында «Татар мәдәнияте көне» уздырырга тәкъдим итте. Моның өчен районда татарча җыр-моң сөючеләр җитәрлек.
Раилә РӘФЫЙКОВА.