Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Иске Быги — “Киләчәк авылы”
13.01.2022

Иске Быги — “Киләчәк авылы”

11 гыйнварда эшлекле сәфәрендә Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов Шаркан районының Иске Быги авылы халкы, эшмәкәрләр белән «Киләчәк авылы» н төзү концепциясе турында фикер алышты.

«Киләчәк авылы» — ремонт һәм реконструкция генә түгел, ә авыл халкының һәм кунакларның фикерләвен үзгәртү. Иске Быгида инде бик күп эш башкарылган, шактый яхшы инфраструктура булдырылган. Һәм хәзер безнең өчен иң мөһиме — тулыландыру», — дип билгеләде Александр Бречалов. УР Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Абрамова: “Алда торган эшләр күләме инде билгеләнде. Авылның җиде социаль объектын капиталь ремонт көтә. Бу ФАП, мәктәп, мәктәп яны стадионы һәм спорт залы, балалар бакчасы, мәдәният йорты, автомобиль юллары. Ә авыл үзәгендә ял итү өчен заманча уңайлы зона барлыкка киләчәк. Дизайнерлар проектларны эшләүгә керештеләр инде. Иске Быги халкы югары тизлекле Интернет белән тәэмин итүне сорады. Һәр объектта зур эшләр башкарылачак. Мәдәният йорты тулысынча төзекләндереләчәк, цифрлы һәм музыкаль җиһазлар сатып алыначак. Мәктәп янындагы стадионда 200 урынга исәпләнгән трибуна урнаштырылачак, йөгерү юллары резина өслекләр белән түшәләчәк, яктырту системасы яңартылачак. Барлык эшләр 2022 ел ахырына тәмамланырга тиеш. Иске Быги — республиканың данлыклы авылларының берсе. Ел саен биредә фин-угор кухнясы халыкара фестивале уза”, — диде.
«Восход» җәмгыяте — Удмуртиянең әйдәп баручы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе. “Хуҗалыкта 300 дән артык кеше эшли, ә авылда 600 кеше яши. Быел 90 млн сумлык заманча техника сатып алдык инде. 2030 елга тулаем савым күләме 50 мең тоннага кадәр җитәргә тиеш. Планда — республика мәгариф министрлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергә мәктәптә агро-
класслар ачу һәм белгечләрне яшьтән әзерләү», — диде җәмгыять җитәкчесе Анатолий Хохряков.
«Киләчәк авылы» проектын тормышка ашыру якын-тирәдәге авыллар үзешенә дә уңай тәэсир итәчәк. Мисал өчен, быел Шаркан районының Сосновка авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, Мишкино авылында мәдәният йорты, Мувыр авылында мәктәп өчен котельный төзү планлаштырыла. Шулай ук Мувыр, Иске Пашур, Козино авылларына газ бүлү челтәрен төзү, Воткинск-Шаркан-Козино автомобиль юлында 5,16 чакрым араны яңарту каралган.