Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Сокланырлык Гөлнара
21.10.2021

Сокланырлык Гөлнара

Дөньяда сокланасы, алардан үрнәк аласы, тәҗрибә уртаклашасы килгән искиткеч кешеләр була . Балезино поселогының 3 нче урта мәктәбенең немец теле укытучысы Гөлнара Мәгъфүр кызы Тютина да шундый. Аның казанышлары исемлегенә укучыларының мәктәп, район, региональ һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә генә түгел, Халыкара конкурсларда һәм олимпиадаларда да катнашуы керә.
Гөлнара Мәгъфүр кызы фән укытучысы булу белән беррәттән, җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә дә актив катнашучы да. Ул «Патриот» эзтабарлар отряды әгъзасы буларак, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларның җәсәдләрен эзләү буенча берничә тапкыр экспедицияләргә барды. Шуңа күрә патриотик тәрбиягә багышланган сыйныф сәгатьләрен ул күңелләргә үтәрлек итеп уздыра. Аның бетмәс-төкәнмәс энергиясе, оптимизмы укучыларына “йога”.
Патриотик тәрбия бирүдән һәм эзләнү экспедицияләрендә катнашудан тыш, Гөлнара Мәгъфүр кызы инде күп еллар «Дуслык “ татар җыры ансамблендә катнаша, шул рәвешле татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен үстерүгә һәм пропагандалауга зур өлешен кертә. Аның барлык педагогик казанышларын һәм абруйларын бик озак санарга була. Гөлнара Мәгъфүр кызы Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре. Ул Мәскәүдә Гете исемендәге немец мәдәни үзәге оештырган конкурста өч тапкыр җиңде һәм өч тапкыр Германиядә белемен күтәрү курсларында булып кайтты.
«Без даими эзләнүдә, камилләшү юлында булган, һәрнәрсә белән кызыксынучы, үрнәк алырдай, аңа тигезләнергә омтылырдай укытучыбызга бик рәхмәтле. Безнең өчен Гөлнара Мәгъфүр кызы — остазыбыз, күзләре фәнгә һәм балаларга карата мәхәббәт белән янучы укытучыбыз» , — дип әйтәләр аның турында хезмәттәшләре.

Рилия ЗАКИРОВА әзерләде.