Иртән ява, кич ява…
Республиканың Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, гыйнвар аенда явым-төшемнәр күләме буенча абсолют рекорд теркәлгән. Удмуртиядә бер ай эчендә явым-төшемнәр күләме нормадан 155%ка югарырак булган. Февральдә дә кар явудан туктарга җыенмый, ахрысы.
Карны җыештыру белән шөгыльләнүче оешмаларның барлык хезмәткәрләре дә кар яву вакытында тәүлек әйләнәсе диярлек эшләсәләр дә, шәһәр урамнарын кардан арындырып җитешә алмыйлар. Бу эшне республика Башлыгы Александр Бречалов үз контролендә тота, ситуацияне һәрдаим тикшереп тора. “Иң беренче чиратта, халык мөрәҗәгатьләре буенча эшләргә кирәк”, – ди ул. Шуларны истә тотып, Удмуртия район башлыклары тарафыннан февраль аенда график буенча кар җыештыру оештырылды. Көндезге вакытта эшкә 450 берәмлек техника җәлеп ителсә, төнлә 230 берәмлек техника эшли. Удмуртия шәһәрләрендә җәяүлеләр йөрү юлларын, йорт яннарын, тукталышларны, юлларны чистартуга аеруча әһәмият бирелә. Җыелган кар шәһәрдән чыгарыла. Ижау территориясеннән кыш башыннан бирле 600 мең кубометрдан артык кар чыгарылган инде. Республика юллары юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын киметү максатыннан ком-тоз катнашмасы белән эшкәртелә.
Моннан тыш, һава температурасы нормадан җылырак булу сәбәпле, түбәләрдән кар төшү куркынычы арта. Боларга тагын көчле бозлавык та кушыла. Гыйнвар аенда гына да Ижау травматологиясенә бозлавык аркасында имгәнгән 600 кеше килгән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге Первомай һәм Октябрь районнарыннан.
Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов район башлыкларына мөрәҗәгать итеп: «Һәр районны 15-20 участокка бүләргә тәкъдим итәм. Һәр участокта кар җыештыру өчен җаваплы кешеләрне беркетергә кирәк. Барлык эшләрне дә район башлыклары шәхси контрольдә тотарга тиеш”, – диде.
Урамнар кардан чистартылмаса, Ижау шәһәренең диспетчер хезмәтенә өй телефоныннан 072 номерын, кәрәзле телефоннан 998-072 номерын җыеп, мөрәҗәгать итәргә була.