Мәгариф проблемалары кайчан чишелер?
Халык мәгарифенең бүгенгесе һәм киләчәге турында бәхәсләр, фәнни дискуссияләр бер дә тынып тормый. Моның сәбәбе дә бар. 1999 елда Европа илләренең күпчелеге (29 ил) Италиянең Болонья университетында Белем алу турындагы декларациягә кул куйдылар. Россия бу сәясәткә 2003 елда кушылды.
Шул чорда Бердәм Дәүләт имтиханы да кертелде. Югары уку йортларында «Бакалавриат-магистратура» системасы барлыкка килде. Имеш, Россия Европа илләренең тәҗрибәсен үзенә күчереп, алар белән бу өлкәдә тигез хокукта атлаячак, ә университетларның дипломнары чит илләрдә дә бәяләнәчәк һәм кабул ителәчәк. Медицина һәм инженер белгечлекләрен хәзерләүдә генә элеккечә «специалитет» калды. Шулай итеп, югары уку йортларында яңа система барлыкка килде. Европа системасы – 4 ел бакалавриат, 2 ел магистратура (монысы мәҗбүри түгел) һәм специалитет (элекке кебек 5 ел уку).
Бу системаны илебезнең күренекле галимнәре, тәҗрибәле укытучылары хупламадылар һәм семинарларда, түгәрәк өстәлләрдә, симпозиумнарда тәнкыйтьләп, аның илебез өчен зыянлы булуын аңлатып килделәр. Мин үземнең фикеремне «Фән һәм мәгариф» журналында язып чыктым. Бик күп галимнәр мине хупладылар. «Бакалавриат-магистратура» системасының нәтиҗәсе булдымы соң? Кызганыч, Европа илләре безнең дипломнарны барыбер кабул итмәделәр, шуңа күрә күп кенә сәләтле яшьләр Англия, Германия, АКШ университетларына укырга киттеләр һәм күбесе шунда калды.
Бакалавриат нәрсә ул? Аны югары белемгә тиңләп булмый, яхшы техникум яисә колледж тәмамлаган белгечнең белеме күпкә югарырак. Күп кенә галимнәр «бакалавр» дипломы ияләрен «недоучка» дип атыйлар, аларны эшкә алырга теләүчеләр дә аз, хәтта юк дисәң дә була. Белем алуның сыйфаты күпкә кимеде, чөнки бакалавриат тәмамлап, магистратурага кермәгән студент ярым-йорты белем белән калды. Шулай итеп, илдә белемсез кешеләр артты, алар дипломда күрсәтелгән белгечлек буенча эшләмиләр. Бүгенге көндә Россия Болонья системасыннан чыгу турында белдерде. Мәгариф системасы элекке кебек уникаль булган системага кайтачак. Бу адым исә 20 ел буена җәмгыятебезне эзәрлекләп килгән һәм бәхәсләр куптарган проблемаларны хәл итәргә булышачак. Биш ел уку илебезгә кирәк булган һөнәрләрне камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Киләчәктә мондый экспериментлар безнең мәгариф системасында булмас дип ышанасы килә. Үзебезнең илгә файдалы специалитетка яңадан күчү ике елдан булачак, чөнки әле барлыкка килгән Европа системасын төгәлләргә кирәк, шушы тозакта калган студентларны укытып чыгару зарур.
Хәзер Бердәм Дәүләт имтиханы турындагы бәхәсләргә күчик. Быел бу имтиханны 11 нче сыйныфны тәмамлаган 723 мең укучы бирде. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 1 миллион 400 укучыга да шундый сынау аша узарга туры килде. Илебездәге халыкның бу имтиханга карата карашы төрлечә: берәүләр аны хуплый, икенчеләр исә каршы. Хәтта илебездәге популяр булган сәяси либераль-демократик партия җитәкчесе мәрхүм Владимир Жириновский да бу имтиханнарга каршы иде. Дәүләт Думасына шушы хакта закон проекты кертте. Әмма БДИ әле дә исән, аны күпләр уңай яктан бәяли. «БДИ бетә икән», – дигән сүз чыккач, бик күпләр ризасызлык белдереп, Россия мәгариф надзоры җитәкчесе Анзор Мурзаевка мөрәҗәгать иттеләр. «Әгәр без БДИдан баш тартсак, бүгенге көндә аңа алмаш юк. Бердәнбер юл – элекке системага кайту. Ул чагында абитуриент 5 университетка документ тапшыра алмаячак. Ә мондый хәл күпләрне югары белем алудан мәхрүм итәчәк, бу өлкәдә коррупция көчәячәк. Шуңа күрә БДИны калдыру мөһим, бары тик аның эчтәлегенә игътибар итәргә кирәк», – диде ул.
Мәгариф системасының икенче проблемасы – белем сыйфаты. Аның асылы БДИ гына түгел, ә бәлки журналдагы билгеләрнең объектив булуы һәм Бөтенроссия тикшерү эшләренең билгесенә тәңгәл килүе. Бу проблема медалистлар белән бәйләнгән. Россия мәгариф министрлыгы медаль алу өчен кирәк булган минималь балларны раслагач, медалистлар саны кискен рәвештә кимеде. Медалист рус теле һәм математиканы 70 баллдан кимгә бирергә тиеш түгел. Коронавирус чорында бу фәрман үтәлмәде, медалистлар саны бермә-бер артты. 2013 елга кадәр Россиянең көньяк регионнарында БДИ нәтиҗәләре объектив булмады. Русча яхшылап сөйләшә дә белмәгән укучылар университетка 100 баллы сертификат белән килделәр. Ул чорда мондый сертификатлар ясалма иде. 2013 елдан имтиханнар вакытында ул регионнарга махсус күзәтүчеләр килде, видеокүзәтүләр куелды.
БДИның тагын бер зур проблемасы – югары уку йортына керергә теләмәгән укучыларның да имтихан бирүе. Рус теле һәм математикадан имтихан биргән очракта, алар аттестат ала. Әгәр Дәүләт Думасы шушы хакта закон кабул итсә, андыйлар өчен БДИ булмаска мөмкин, чөнки аңа Россия мәгариф надзоры каршы түгел.
Соңгы вакытта кайбер имтиханнарның эчтәлеге үзгәрү сәбәпле, тагын бер мәсьәлә килеп туды. Математика буенча имтиханда яңа практик бирем – мәсьәлә барлыкка килде. Бу хакта да илдә шау-шу купты. Ни өчен? Чөнки биремнәрне хәзерләүче Федераль институт бу хакта алдан ук белгертсә дә, кайбер укытучылар моңа җиңелчә генә карадылар. Шуңа күрә ил буенча бик күп укучылар бу биремне бик начар эшләделәр. 2021-22 нче уку елында укучылар нинди фәннәрдән имтихан бирделәр соң? Җәмгыять белеменнән – 45%, информатикадан, физикадан – 17%, тарих – 16%, инглиз теле – 15%, химия – 13%, әдәбият – 8 %, география — 3% .
Янәдән яңа уку елына аяк бастык. Чыгарылыш сыйныф укучыларының иң җаваплы еллары. Яхшы нәтиҗәләргә ирешәсегез килсә, имтиханга хәзерлекне хәзердән үк башларга кирәк.
Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.