Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Бүген – кыздырылган ипи
25.11.2022

Бүген – кыздырылган ипи

Язгы иртә. Назлы кояш нурлары, агачларның яшь яфраклары аша үтеп, мине уята. Бу агачларны без әнием белән шәһәр читендәге бакчага күчкәч, күршеләр белән утырткан идек. Ул чагында алар сыек кына ботаклар иде, ә хәзер нинди зур агачлар булып үстеләр.
Бүлмәгә әни керде. Ул башымнан иркәләп, сораулар яудырды: «Иртәнге ашка нәрсә әзерлибез? Манный боткасымы, ипи кыздырабызмы, әллә колбасаны яшел борчак, йомырка белән кыздырабызмы?» Кайсын сайларга соң?
Ә сез беләсезме әнинең манный боткасы нинди тәмле булуын! Ул манный ярмасын салкын сөткә сала һәм, бер секунд да туктамыйча, ботка пешкәнче болгата. «Быгыр-быгыр», – ди башласа, ботка әзер! Мм, нинди тәмле! Берәр кайнатма да салып җибәрсәң, аның тәмлелеген аңлатып та бетерерлек булмаячак.
Батоннарны да әни бик тәмле итеп кыздыра. Ул аларны бер сантиметр калынлыкта кисә дә, сөткә манып, ике ягын да майлы табада кыздыра. Ул чакта аның тәмле хуш исләре фатирга гына түгел, күршеләргә кадәр тарала.
Ә йомырка, яшел борчак һәм колбасаны әни болай итеп әзерли. Башлы суганны чистартып, вак кына итеп турап, табага кыздырырга сала. Шунда ук консервланган борчакны, аннары телемләп киселгән колбасаны кыздырырга сала. Колбасаны ике яктан да кыздыргач, йомырка сытып җибәрә. Озак та үтми, иртәнге аш әзер була. Ә миңа нәрсә сайларга соң? Бүген, мөгаен, күршеләрнең аппетитларын чыгарырлык итеп, батон кыздырырга кирәктер. Ә иртәгә әни тагын берәр нәрсә тәкъдим итәр: бәлки сардельки, бәлки кыздырылган адыгей сыры, бәлки йомры килеш пешкән йомырка. Кайгыртучан әниемә мин мең тапкырлар рәхмәтле.

Гөлнара Веселкова, Ижау шәһәре.