Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Салават Бакиев: «Бу җайланма күпләрнең тормышын җиңеләйтер иде»
15.04.2022

Салават Бакиев: «Бу җайланма күпләрнең тормышын җиңеләйтер иде»

Ижауда инвалид коляскасын машина түбәсенә күтәреп куярга мөмкинлек бирә торган җайланма уйлап тапканнар. Авторы – милләттәшебез Салават Бакиев.

Аның турында газетабызда язган булды инде. Сау-сәламәт егет 11 ел элек юл фаҗигасенә эләгә. Имгәнеп, инвалид коляс­касына утырырга мәҗбүр була. Тик тормышта югалып калмый. Тормышны ярата ул. “Бөтен авырлыкларны җиңеп чыккач, 2012 елда мин янә җиңел машинада, руль артында йөри башладым. Тик шунда ук беренче каршылык белән очраштым. Машинага утырганда, колясканы кая куярга соң? Миңа кемдер булышырга тиешме, сүтеп җыярга кирәкме, әллә берәр ничек машина эченә кертергәме? Башкалар бу хәлдән ничек чыга икән дип уйландым”, – дип сөйләде Салават. Ул – һөнәре буенча инженер-конструктор. Әлеге мәсьәләне чи­шү юлын тиз уйлап таба. “Башта мин колясканы машинага урнаштырырга ярдәм итә торган җайланма сатуда юк микән дип, бик озак Интернеттан эзләдем. Таптым, тик аларның барысы да чит илдә эшләнә, кыйммәт һәм безнең климат өчен яраклаш­тырылмаган. Шул вакытта машина түбәсенә махсус багажник эшләргә кирәк дигән фикер барлыкка килде”, – ди оста. 2015 елда ул бу тәкъдиме белән үзе эшләгән оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. Алар ризалык биреп кенә калмый, ә бергәләп проект язып, әлеге хыялны чынга ашыру өчен грант алалар. Әнә шулай эш башланып китә. “Багажникны тулысынча үзем җыйдым дияргә дә була. Булачак җайланманың сызымнарын сыздым, аның ничек эшләячәген күзалладым. Кистем, эретеп ябыштырдым. Барысы да автоматлаштырылган. Эше күп булса да, нәтиҗәсе сөендерде”, – ди Салават.

Пандемия аркасында әлеге проектны тормышка ашыру тукталып тора. Хәзерге вакытта Салават үз җайланмасын ясап бетерергә һәм рәсмиләштерергә тели. “Башкаларга бик нык ярдәм итәсем килде. Шуңа күрә әлеге җайланманы куллануда авырлык булмасын дип тырыштым. Барысы да гади һәм аңлаешлы”, – ди ул.
Үз җайланмасы турында инженер-конструктор беренче тапкыр социаль челтәрләрдә сөйли. Һәм шунда ук халык арасында зур кызыксыну уята. “Кешеләр бу багажникны күргәч, үзләре үк мине эзләп таптылар. «Кайчан сатуга чыга инде?» – дип сораштырдылар. Чөнки бу, чыннан да, бик кирәкле җайланма. Беренче багажникны Ижау политехник көллиятендә җыйдылар. Икенчесен, бөтен булган кимчелекләрне исәпкә алып, үзем җыйдым. Ә соңгы вариантны ООО “Ижрест” оешмасында минем белән берлектә җыйдылар. Әлеге җайланманың аналоглары Россиядә юк. Әлбәттә, күпләп җитештерүне башлап җибәрәсем килә, тик әлегә акча юк, шуңа күрә барысы да акрын бара. Сертификацияләү белән дә шөгыльләнәбез, әмма барысы да матди чыгымнар таләп итә”, – дип сөйләде Салават. Аның үз хыялын чынга ашырачагына шик юк.

Эльвира Хуҗина.