Рөстәм Низамбиев: «Вагонда сөлгеләргә, стаканнарга кадәр урлыйлар»
Тормышта нинди генә хәлләр булмый. Бәла-каза килгәндә, юлыңда начар кешеләр очраганда, кем дә булса хокукларыңны бозганда, нинди телефон номерын җыеп, кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген һәркем белә. Ә менә чыбыкның икенче очында кем җавап бирүен без, гадәттә, уйламыйбыз да. Оператив дежур – нинди һөнәр ул? Россия Эчке эшләр министрлыгы транспорт полициясенең Ижау бүлегендә оператив дежур вазифасын башкаручы Рөстәм Низамбиев бу һөнәрнең барлык нечкәлекләре турында сөйләде.
– Транспорт полициясендә кайчаннан бирле эшлисез?
– Хезмәт юлымны транспорт полициясе бүлегендә 2004 елда башлап җибәргән идем. Ә оператив дежур булып 2009 елдан бирле эшлим. 2000 елда Түбән Новгород юридик академиясенең Ижау филиалында белем алдым. Юллама буенча бирегә эшкә килдем.
– Димәк, сез биредә очраклы түгел. Бу һөнәрне алдыгызга максат куеп сайлагансыз?
— Әйе, гаиләдә хәрби хезмәтне сайлаган кешеләр булмаса да, бәләкәй чактан ук полиция (ул вакыт милиция) һөнәренә кызыксынуым зур иде. Әтиемнең милиция хезмәтен сайлаган бер дусты бар иде. “Эх, аның кебек булсам!” –дип хыяллана идем. Ул миңа үзенең фуражкасын да бүләк иткән иде. Шуны зур горурлык белән балалар бакчасына киеп барганым әле дә хәтердә. Балалар бакчасына йөргәндә үк туган хыялым чынга ашты.Үсә төшкәч, үземне физик яктан чыныктыра, бу һөнәргә ныклап әзерли башладым. Җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Мәктәп өчен ярышып, урыннар яулый идем. Физик культура, тарих фәнен уңышлы тапшырып, укырга кердем. 3 нче курста кече лейтенант званиесе бирделәр. Бүгенге көндә майор. Оператив дежур вазифасын үтим.
– Тәүлегенә күпме мөрәҗәгать, гариза кабул итәсез? Аларның саны елдан-ел кимүгә барамы, әллә киресенчәме…
– Төрлечә була. Гаризалар санына килгәндә, алар елдан-ел арта. Урлашу очраклары элеккегә караганда ешрак. Поездлардан простыня, плед, сөлгеләр, стакан һәм стакан куйгычлар, кешеләрнең телефоннарын, планшетларын урлыйлар. Проводниклар поездда баручыларга шәхси әйберләрен өстәлдә, ачык урыннарда калдырмаска кушып кисәтсәләр, аңлату эшләрен ешрак алып барсалар, мондый хәлләр кимер иде. Шундый бер мисал китереп үтәсем килә. Ижаудагы безнең полиция хезмәткәрләре исерек хәлдәге бер ир-атны тикшерәләр, протокол төзиләр һәм кире җибәрәләр. Ләкин ир-ат өенә кайтып китмәгән, вокзал тирәсендә чуалып йөрүен дәвам иткән. Аның тагын да ныграк исергәнен күргәч, янә постка алып киләләр. Бу юлы инде аның кесәсендә телефон барлыгын күреп (беренче тапкыр тикшергәндә телефоны булмый), каян алуын сорыйлар. “Таптым”, – дип җавап кайтара ир-ат. Телефон хуҗасының хатынына шалтыратып, телефонның кемнеке икәнен ачыклыйлар.Ул: “Бу телефон –иремнеке, ә ирем хәзерге вакытта Кировка вахтага эшкә китте”, – дип җавап кайтара. Тикшерә торгач, шунысы ачыкланды: исерек ир-ат поезд туктап торган вакытта, бер вагонга кереп, өстәлдә яткан телефонны урлап чыккан. Полиция хезмәткәрләренең үз вакытында эш итүләре аркасында җинаятьче вакытында кулга алынды һәм телефон хуҗасына кайтарылды.
Хәзер җинаятьне ачыклау элекке вакытларга караганда җиңелрәк. Күп кенә урыннарда камералар тора. Менә тагын бер очрак. Әнисе белән кызы вокзалда билет алганнан соң, акча янчыгын касса янындагы киштәдә калдыралар. Өйләренә кайтып җиткәндә генә, аның юклыгын искәрәләр. Кире килеп эзлиләр, таба алмыйлар. Алар гариза язарга килгәндә, нәкъ мин эшләгән смена иде. Камерадан карадык. Чыннан да, ханымның билет алганнан соң акча янчыгын онытып китүен күрдек. Аннан соң ниләр булганын карыйбыз: алар киткәннән соң, бер ир белән хатын күрше кассадан билет сатып алдылар һәм, акча янчыгын күреп, икәүләшеп барып, аны алып чыгып киттеләр. Сәгатен, минутын карап, билетны кем алганын ачыкладык һәм акча янчыгын хуҗаларына кире кайтара алдык. Мондый нәтиҗәле эшләр, безгә дә, безгә мөрәҗәгать иткән кешеләргә дә сөенеч китерә.
– Шаяртып шалтыраткан очраклар да буламы?
– Андыйлары да булыштыра. Аэропортлар буенча шалтыратканнары бар. Янәсе, фәлән-фәлән урынга мина куелган. Андый шалтыратучыларның күпчелеге ачыклана, шаяручы үз җәзасын ала. Кызганыч, үз файдасын кайгыртып шалтыратучылар да була. Мәсәлән, бер ир-ат вахтадан кайтышлый ук эшләп алган хезмәт хакын кәеф-сафа коруга, эчүгә тотып бетергән. Хатынына бу хакта әйтергә куркып: “Кайтканда, акчамны таладылар”, – дигән. Хатыны белән килеп, гариза яздылар болар. Тиешле тикшерүләр, сорау алулар үткәреп, без әлеге ир сөйләгәннәрнең ялган булуын ачыкладык. Сораштыра, тикшерә торгач, ир-ат дөресен сөйләп бирергә мәҗбүр булды. Андый ялган гаризалар язучылар да җаваплылыкка тартыла.
– Эштәге эмоцияләр өйгә дә ияреп кайтамы?
– Ансыз булмый. Вакыйгаларны гел уйлап, күңелдән үткәреп йөрисең. Кайткач, кайчак якыннарыңа да сөйлисең. «Эшең турында син шундый мавыктыргыч итеп сөйлисең, бар җаныңны биреп эшләгәнең, һөнәреңне яратканын сизелеп тора», – дип әйткәннәре бар. Бу чыннан да шулайдыр, эш урынымны, бигрәк тә, башкарган вазифамны бик яратам. Тыл җитәкчесе итеп, башка урынга күчергәннәр иде, мин анда дүрт ай гына эшләдем дә, янә элекке урынга күчтем. Миңа үземнең вазифам күбрәк ошый. Дүрт яшьлек улым бар. Яңа эш урынына күчкәч, мин аны бөтенләй күрми башладым. Мин эшкә киткәндә йоклап кала, кайтканда тагын йоклаган була. “Мин аңа тәрбия бирергә тиешле әти кеше”, — дип уйладым.
— Ә улыгызның сезнең һөнәрне сайлавын теләр идегезме?
— Андый теләгем юк. Бүгенге көндә полиция хезмәткәрләренә бик җиңел түгел. Мин аның табиб булуын телим. Әмма ул минем һөнәремне бик ярата. Ул ярату көннән-көн арта бара. Хәрби киемгә охшаган чалбар кия. Бик үтенеп сорагач, махсус форма тектердек. Шул форманы киеп, балалар бакчасында чыгыш ясады. Өйдә шуны киеп куя да, полицияле уйный. Уенга мине дә чакыра. Мылтыклары бик күп. “Портрет”лар ясап, фатирыбыз диварларына элеп куя. “Бу җинаятьченең фотороботы”, – ди. Кечкенә булса да, әллә ниләр белә.
– Сез Ижауда туып-үскән булуыгызга карамастан, саф татар телендә аралашасыз. Улыгыз белән дә татар телендә сөйләшәсезме?
– Әйе, улымны да татарча сөйләшергә өйрәтәм. Мине дә әти-әнием татарча сөйләшергә өйрәттеләр. Улыма татар телен өйрәтерлек белем биргәннәре өчен бик рәхмәтле мин аларга. Тормыш иптәшем дә татар. Шулай туган телне гаиләбездә сакларга тырышабыз.
– Һөнәрегез сезне үзгәрттеме?
– Танышларым бик еш: «Син тормышка башка күзлектән, башкачарак карыйсың. Полиция хезмәткәре буларак…», – диләр. Бу сүзләрдә дөреслек бардыр, күрәсең. Тормышка саграк карыйсың. Шулай ук бу һөнәр җыйнаклылык та, бар ситуациягә әзер тору, тиз арада эш итү, төгәллек тәрбияләгәндер.
– Хәтерегезгә аеруча уелып калган тетрәндергеч яки көлкеле хәлләр булдымы?
— Эшли генә башлаган идем. Шундый бер хәбәр алдык. Башкортстанның Яңавыл тирәсендә тимерьюл янында күпер төзиләр иде. Шушы төзелеш барышында кранчы ир-ат, краныннан чыкканда, ялгыш кына рычагка аягы белән кагылган һәм кранның угы өскә күтәрелеп, узып баручы поезд составына ава. Ярый әле пассажир поезды түгел, йөк вагоннары була һәм анда бензин яки башка янучы матдәләр булмый. Менә бу вакыйга тетрәндергеч булып истә калды.
Әлбәттә, җыен юк-бар мәсьәлә белән шалтыратучылар да була. Поезд вагонындагы песине коткарырга кирәк булса да, шалтыраталар. Бернигә карамастан, ярдәм күрсәтергә тырышабыз.
Кызык хәлләр дә була. Пассажирлар ялгыш бер-берсенең киемнәрен дә киеп чыгып китәләр. Вагондагы камера аша карап, барсын да ачыклыйбыз, табабыз, мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итәбез.
– Оператив дежур нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Булачак яшь белгечләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
— Биредә эшләү өчен тиешле эш стажы, белем, тәҗрибәсе булган, бер-берсен белгән хезмәткәрләрне генә алалар. Минем фикеремчә, беренче чиратта, кешене тыңлый, тиз арада карар кабул итә белергә, сабыр, ярдәмчел, чыдам һәм җитез булырга кирәк. Күп вакыт кешеләрнең иминлеге безнең эш-гамәлләрдән тора.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә, катлаулы эшегездә уңышлар юлдаш булсын!
Элмира Нигъмәтҗан.