Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Руслан Калимулин: «Әбием сатарга өйрәтте»
16.03.2022

Руслан Калимулин: «Әбием сатарга өйрәтте»

Мәктәптә укыганда кем булырга хыялланганыгызны хәтерлисезме? Шул хыялыгыз бүген чынга аштымы? Әйе, күпләр бу сорау­га тискәре җавап биргәндер. Әңгәмәдәшем Балезино поселогы егете Руслан Калимулин, Советлар союзында үскәнгә, 4 нче сыйныфка кадәр космонавт булырга, ә 5 нче сыйныфта укыганда эшмәкәр булырга, үз эшен ачарга хыялланган. Бүгенге көндә Руслан Калимулин — үзе ачкан “PRAD” PR-агентлыгы директоры, уңышлы эшмәкәр, Удмуртиядә социаль челтәрләрдә реклама һәм маркетинг өлкәсендә Икътисад министрлыгы каршында аккредитацияләнгән бердәнбер белгеч, социаль челтәрләр аркылы бизнес үстерү буенча Удмуртиянең иң яхшы белгече. Хыялын тормышка ашыру авыр булганмы? Әңгәмәбез шул хакта.

— Руслан, ни өчен космонавт булу теләген эшкәмәрлеккә алыштырдың?

— Дөресен генә әйткәндә, әбием күктән җиргә төшерде. Без кечкенә вакытта әби-бабайлар тәрбиясе көчле иде. Әниемнең әнисе үз тормышы мисалында тирә-юньне яратырга, туганлык хисләрен саклап калырга өйрәтсә, әтиемнең әнисе акча эшләргә өйрәтте. 5 нче сыйныфта укыган чагым иде. Әбием мине үзе белән көз көне җиләк-җимеш, яз көне бакча үсентеләре сатарга базарга алып чыкты. Мин беренче тапкыр шунда акча эшләргә өйрәндем. Әлбәттә, керемнең барысы да әбигә булды. Ул миңа лимонад, туңдырма ала иде. Икенче елны мин үзем үсенте үстереп, акча эшләргә булдым. Орлык сатып алу өчен әти-әнидән акча алып тордым. Помидор, кыяр, борыч, кәбестә үстердем. Базарда мин барлык үсентеләремне бик уңышлы гына саттым, күп акча эшләдем. Акчама ике кассеталы кытай магнитофоны алдым. 1994 ел өчен дефицит һәм яхшы әйбер иде. Россиядә бары тик 1997 елда гына “Иж РМ-308С” кассеталы магнитофон сатуга чыкты. Ә мин алган кытай магнитофонының хәтта “светомузыка”сы бар иде. Икенче елда, үсенте саткан акчама Canon фотоаппараты алдым, халык телендә “мыльница” дип йөртәләр иде аны. Аннан акча җыя башладым. Хәтта әти-әниләр мәктәптә төшке ашка дип биргән акчаны да сарыф итмичә, җыйдым. Гаиләдә мин үзем генә түгел: яраткан апам да бар. Кызлар бит матур киенергә, бизәнергә ярата. Мин апама, кирәк чагында кире кайтару шарты белән, акча биреп тора идем. Аның “поручитель”ләре әти-әни иде. Тора-бара мин һәр эшнең дә матди ягын саный башладым.

9 нчы сыйныфта укыганда, бәрәңге утыртуның керем-чыгымнарын санап карадым да, аны күп итеп утыртуның файда китермәвен ачыкладым. Махсус шуның өчен трактор яллап, җир эшкәртәбез, тирес сатып алабыз, бәрәңге утыртабыз, күмәбез, корткычларга каршы көрәшәбез, әле моңа киткән көчне, вакытны исәпләсәң… Ә көз көне кышка ашарга җитәрлек бәрәңгене бик очсыз бәягә генә сатып алырга була. Әти-әнигә аңлатып карадым, тик алар еллар буе гадәтләнгән эштән баш тартып булмый дип, риза булмадылар. Тик бер елдан соң, әти минем сүзгә колак салды һәм бакчаның мәйданын киметтек. Балезино газетасына үзем язган шигырьләрне юллап та, бераз гонорар ала идем. Хис-кичерешләрем салынган, узган кыенлыкларымны, уңышларымны чагылдырган шигырьләремне, мәсәлләремне бер җыентык итеп тупладым. Болар әлегә үзем өчен генә, киләчәктә бәлки, китап итеп тә бастырырмын.

— Мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына укырга кергәндә, киләчәгеңне төгәл күз алдына китерә идеңме?

— Кем генә булырга теләсәң дә, үз өстеңдә эшләү, белемеңне арттыру иң мөһиме әлбәттә. Минем максат эшмәкәрлек эшенә өйрәнү иде. Шулай итеп мин 2000 елда Балезиноның 5 нче мәктәбен тәмамлап, икътисади юнәлешне генә сайладым һәм Ижауның кооператив техникумына укырга кердем. Аннан соң УдДУның “Икътисад һәм шәһәр хуҗалыгы белән идарә итү” институтында белем алдым. Хезмәт юлымдагы беренче адымнарны искә төшерү бүген кызык тоелса да, ул вакытта аның үз авырлыгы бар иде. Техникумны тәмамлагач та мин, “Ижтрейдинг” кибетенә менеджер булып эшкә урнаштым. Хәер, ул кәгазьдә генә шулай язылган иде, ә чынлыкта товар ташу, аларны киштәгә чыгару эше белән шөгыльләндем. Миңа шәраблар бүлегендә эшләргә туры килде. Шул вакытта бик яхшы сатучы белән таныштым. Ул миңа шәраблар турында сөйли иде. Минем сомельега (шәраблар буенча белгеч) укырга теләгем туды. Һәм бу теләгемә ирештем дә. Укыгач, бер кибеттә эшләп, ике компаниянең товарларын тәкъдим итеп, ике хезмәт хакы ала башладым. Ел дәвамындагы эш нәтиҗәләре буенча, кибетнең иң яхшы хезмәткәре исеменә лаек булдым. Кибеттә эшләү дәверендә уңышлы сату серләренә төшендем. Эшләгән акчама апама ул вакыт өчен иң шәп телефонны алып бирдем. Шуннан мине күпләп сату эшенә чакырдылар: майонезны алга этәрү иде максатым. Беренче тапкыр шундый зур һәм җаваплы эш йөкләделәр миңа. Ул вакытта мин эшне университетта уку белән бергә алып бара идем. Бераз эшләгәч директор эш белән университет арасында үзем өчен мөһимен сайларга кушты. Мин, әлбәттә, күпме көч куеп укырга кергән университеттан баш тарта алмадым. Чөнки киләчәгем мөһимрәк иде. Төркемдәшләрем арасында кибет директорлары да, үз эшен уңышлы алып баручы эшкуарлар да бар иде. “Кайгырма, минем компаниягә эшкә килерсең!” – дип тынычландырдылар. Шул вакытта ярдәм кулы сузган Илнурга мин чиксез рәхмәтле. Аның компаниясендә елдан артык эшләгәннән соң, электрон ачкычлар ясау, төрле программалар урнаштыручы IT компаниягә күчтем. Анда да иң яхшы сатучы исеменә лаек булдым. Директорның: “Компаниянең төрле шәһәрләрдәге бүлекләрендә эшләүче менеджерлары саткан барлык продукцияне Руслан берүзе саткан”, — дигән сүзләре минем эшемә зур бәя иде. Әйе, мин сатарга яратам. Төрле компанияләрдә, кибетләрдә тәҗрибә туплаганнан соң, үз эшемне ачарга булдым.

— Бүгенге көндә син – Удмуртиядә социаль челтәрләрдә реклама һәм маркетинг өлкәсендә Икътисад министрлыгы каршында аккредитацияләнгән бердәнбер белгеч. Бу ничек шулай булды?

— Әле берничә ел элек социаль челтәрләр барлыкка килгәч, оешма җитәкчеләре аларның ни өчен кирәклеген аңламыйлар иде. Беренче проектымда “Гастроном” азык-төлек кибетенә социаль челтәрләрдә рек­лама ясадым. Бүгенге эш юнәлешемнең башлангычы шул вакытта булды. Белгеч буларак та шул елда күтәрелеп киттем. Социаль челтәрләрдә кибетләрнең төркемнәрен булдырып, анда халык өчен төрле мәгълүматлар урнаштырып, бүләкләр уйнатып, акцияләр уздырып, сатуларын арттырдым. Шул вакытта эшемнең нәтиҗәсен кү­реп, җитәкчеләр, директорлар үзләре мөрәҗәгать итә башлады. Мин Удмуртиядә беренчеләрдән булып социаль челтәрдә рек­лама белән шөгыльләнә башладым. Бүгенге көндә дә шул юнәлештә эшлим. Минем җитәкчелектә дистәдән артык хезмәткәр эшли. Без Россиядә эшләүче компанияләргә генә түгел, чит ил компанияләренә дә бизнес-ларын үстерергә ярдәм итәбез. Аларның белгечләрен укытабыз. Үзем дә һәрдаим белемемне арттыру өстендә эшлим. 2008 елда Удмуртия тарихында беренче тапкыр түләүле киң масштаблы бизнес-конференция уздырдым. Бирегә Россиянең иң яхшы белгечләре җыелып, социаль челтәрләрдә бизнесны үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштык.Ул конференциядән соң миңа дәүләт заказы тапшырдылар. 2018 елдан бирле “Госуслуги” порталында Удмуртия оешмалары, шәхси эшмәкәрләре өчен бизнесны үстерү буенча бушлай консультацияләр уздырам. Һәр эшмәкәр елга бер тапкыр бушлай мөрәҗәгать итә ала.

— Шәхси тормышыңа да тукталып китик әле…

— Барлык эшләремә канат куючы кызым — 3 яшьлек Жасмин белән бергә яшибез. Иртән аны балалар бакчасына илтеп, яраткан эшемә ашыксам, кичтән кызым янына йөгерәм.

Бу сүзләрне ишеткәч, мин бераз югалып калдым. Русланның бар күңелен биреп кызы турында сөйләвен тын да алмый тыңлап, сок­ланып утырдым. Бу мизгелдә минем каршымда уңышлы эшмәкәр түгел, ә үз сабыен өзелеп яратучы, аңа әнисен дә алыштырып тәрбия бирүче киң күңелле, батыр, шул ук вакытта ягымлы әти утыра иде.

— Руслан, ялгызыңа бала үстерү һәм бизнес алып бару авыр түгелме? Каян көч аласың?

— Моның бер кыенлыгы да юк. Кызым – миңа көч бирүче. Эштән соң өйгә кайт­кач, ашарга пешерәм, кичке ашны ашагач, бергәләп уйныйбыз, шөгыльләнәбез. Ничек кенә авыр эш көне булмасын, баланы беркайчан да игътибарсыз калдырмыйм. Без кич буе төрле уеннар уйныйбыз. 3 яшь кенә булса да, Жасмин бик яхшы сөйләшә, саный, үз яшенә тиешледән күбрәк белә. Мин моны махсус программа нигезендә шөгыльләнүнең нәтиҗәсе дип күрәм. “Кибетле” уйнап, санарга өйрәндек. Иҗекләргә бүлеп, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәбез, махсус күнегүләр белән телне ныгытабыз, артикуляция куябыз. Жасмин пластилин белән эшләргә ярата. Ул әвәләгән уенчыклар белән өстәл уеннары уйныйбыз. Без кызым белән бик бәхетле яшибез, дип уйлыйм. Баламның төннәрен йокы аралаш кычкырып көлүен ишетү, иртәләрен елмаеп уянуын күрү – минем өчен шуннан да зур бәхет юк. Бүгенге көндә безнең бала тәрбияләүнең авырлыгына зарланырга хакыбыз юк. Тормышыбыз җитеш: савыт-сабаны, керне –машина, идәнне робот-пылесос юа, ашауны да, кирәк булса, китереп бирәләр. Ә безнең әниләр ничек җитешкәндер? Менә монысына шаккатам. Иртә таңнан эшкә йөгереп, караңгы төшкәч кенә кайталар иде. Хезмәт хакын да акчалата түгел, азык-төлек белән алдылар. Салкын өйне утын ярып җылыттылар, су ташып, җылытып, “Фея” машинасында кер юдылар. Аны чайкар өчен көянтә асып, елгага төшеп китәләр иде. Салкын бозлы суда чайкау турында хәзер уйларга да куркыныч. Мал-туар карарга да, балаларны да ашатырга кирәк… Мин әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен. Әнием Зәйнәп бүгенге көндә кызым Жасмин өчен яраткан әби. Ул еш кына кунакка килә. Видеоэлемтә аша һәрвакыт аралашып торабыз.

— Руслан, кызыңның киләчәген ничек күзаллыйсың?

— Мин кызымның бары тик бәхетле булуын телим. Кайсы һөнәрне сайлавы да мөһим түгел, рәссам буламы ул, җырчымы, эшмәкәрме, мин һәрвакыт аңа ярдәм итәчәкмен, аны яклаячакмын. Бүгенге көндә аның милли кыйммәтләрне сеңдереп, гореф-гадәтләрне күреп үсүен телим. Иренә яхшы хатын, балаларына яхшы әни булырга язсын. Аның эш урынында түгел, гаиләсендә бәхетле булуын телим. Мин бүгенге тормышыма, хәтта моңа кадәр ясалган хаталарыма, тормыш юлымда очраган һәр кешегә дә рәхмәтле. Алар булмаса, бүгенге көнем булмас иде.

— Әңгәмәң өчен рәхмәт, Руслан. Синең хезмәткәрләрең өчен яхшы җитәкче, кызың өчен үрнәк әти булып калуыңны, тагын да зуррак уңышларга ирешүеңне теләп калабыз.

Гүзәл Шакирова.