Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Рамил Гайнуллин: “Ишегалларын төзекләндерүдә һәркем катнаша ала”
30.07.2020

Рамил Гайнуллин: “Ишегалларын төзекләндерүдә һәркем катнаша ала”

Ижау шәһәренең Ленин районында быел аеруча җанлылык сизелә: юлларны, сукмаклар, ишегаллары төзекләндерелә. Мәктәпләр, балалар бакчаларында да төзүчеләр мәш килә. Ленин районы башлыгы Рамил Гайнуллин белән әңгәмәбез шулар хакында.

— Узган атнада явым-төшем бик күп булды. Белгечләр әйтүенчә, айлык норма яуган. Күп кенә торак пунктларны су басты. Көчле яңгырлар сезгә көтелмәгән мәшәкатьләр тудырмадымы?

— Әлбәттә, безгә бу тагын бер сынау булды. Юл хезмәте явым-төшем суларын агызучы канализация системасын даими чистартып торса да, явым-төшем суларының агымы көчле булу сәбәпле, кайбер урыннарда проблемалар туды. Ленин районы территориясенең бер өлешен су басты, бигрәк тә шәхси секторга – районның түбән өлешендә урнашкан йортларның ишек алларына, базларына гына түгел, кайберәүләрнең торакларына да зыян килде. Ярдәм сорап, 14 кеше район хакимиятенә мөрәҗәгать итте. Без тиз арада зыян күрүче йортлар буенча йөреп чыктык һәм беренче чиратта башкарылырга тиешле ярдәм чараларын билгеләдек.
Яңгыр сулары агучы юлларны чистарту һәм суны кудыру өчен, техник җиһазлары булган шәһәрнең барлык хезмәтләре һәм подрядчы оешмалар ярдәмгә килде.
Түбәнрәк урыннарда урнашкан шәхси йортлар гына түгел, кайбер күп фатирлы йортларның ишегаллары да су белән тулды. Мәсәлән, Новостроительная урамындагы яңа төзелгән 29 нчы йорт подвалын су басты һәм су подъездга да менә башлаган иде. Уртак көч белән без моны вакытында туктата алдык.

— Быел моңа кадәр күрелмәгән хәл – Ленин районында «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча 11 юл участогы яңартылачак. Эшләр ничек бара? Сез подрядчы оешмаларның эшеннән канәгатьме?

— Әйе, быел әлеге проект буенча район юлларында зур эшләр башкарыла. Дөрестән дә, 11 юл участогы – бу республикада әлеге проект кысаларында яңартылачак юл участокларының иң күп өлеше дигән сүз. Узган атнада махсус комиссия юллар ремонтлана торган өч урамда булды. Телегин урамы участогында — Новошестнадцатая урамыннан Пятнадцатая урамына кадәр — ремонт 20 июльдә генә башланырга тиеш иде. Әмма анда эш 8 июньдә үк башланды. Барлыгы 300 метрдан артык юлны төзекләндерәсе бар иде. Бүгенге көндә объектта асфальт җәелде, юлдан чыгу юллары төзекләндерелде, 68 нче балалар бакчасы янында парковка киңәйтелде.
Шулай ук Телегин урамында өлешчә тротуар ремонтланды. Аны тикшерү өчен комиссиядә Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте вәкилләре катнашты. Ижау шәһәр оешмасы рәисе Василий Килин юл төзүчеләргә кимчелекләрне әйтте. Комиссия тагын ике объектта — Шабердино трактында һәм Степная урамында эш барышын тикшерде. Ике объектта да эш кызганнан-кыза бара. Шабердино тракты – быел Ижауда төзекләндерелә торган иң озын юл участогы. Юлчылар 4,5 чакрым юлны яңартачаклар. Моңа 91 млн. сум акча сарыф ителәчәк.
60 нчы мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөрүчеләргә уңайлы булсын өчен 1 сентябрьгә кадәр юл аша чыгу урыннары ясалачак. Комиссия тарафыннан объектларны тапшырганчы төзәтелергә тиешле тәкъдимнәр кертелде. Западная, Загородная урамнарында эш тәмамланды. Биредә тротуарларны яңартканда подрядчы оешмага сораулар күп иде. Бу урамнарда яшәүчеләр дә эш барганда ук канәгатьсезлекләрен белдерделәр. Нәтиҗәдә, тротуарлар яхшы сыйфатлы итеп эшләнде. Тик явым-төшем сулары агучы юллар комиссия күрсәтмәләре нигезендә яңадан эшләнсә дә, әлеге урамда яшәүчеләр канәгать калды дип булмый. Чөнки көчле яңгыр вакытында агымсу су агызу юлына сыймыйча, асфальт өстеннән дә акты.
Парашютная, Коралчы Драгунов, Шабердино трактында һәм Клубная урамнарында ремонт эшләре бара. Шушы көннәрдә Кирзаводская урамында (Кирпичная урамыннан Клубная урамына кадәр) эшләр башланды. Бу урамда 1960 елдан бирле бер тапкыр да капиталь ремонт булмаган. Биредә тротуар да ясалачак. Тулаем алганда, 700 метрдан артык автомобиль юлы яңартылачак. Машина йөртүчеләр юл билгеләренә игътибарлы булып, төзекләндерү эше барган урыннарда тизлек режимын сакласыннар иде.

— Яңа уку елы башланырга да күп калмый. Мәктәпләр балаларны кабул итәргә әзерме?

— Ижау шәһәренең Ленин районында 17 нче мәктәп территориясендә яңа стадион төзелә. Бу — быел Ижауда «Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү» федераль программасы ярдәмендә барлыкка киләчәк өч мәктәп стадионының берсе. Шушы көннәрдә биредәге төзелеш эшләренең барышын тик-шердек. Стадион мәктәп укучылары өчен яңа уку елына зур һәм озак көтелгән бүләк булачак. Беренче уку көненнән үк физкультура дәресләре яңа стадионда узсын өчен, барлык эшләр дә вакытында – 21 августка кадәр тәмамланырга тиеш. Биредә йөгерү юллары, озынлыкка сикерү өчен җайланган урыннар барлыкка киләчәк, башка спорт төрләре өчен универсаль мәйданчык һәм воркаут-урам тренажерлары урнашкан мәйданчык та булачак. Эшләр график буенча бара.
Шунысы шатландыра: стадионда якын-тирәдә яшәүчеләр дә спорт белән шөгыльләнә алачак. Өлкәннәргә дә, балаларга да стадионда футбол уйнау, тренажерларда яки Скандинавия йөреше белән шөгыльләнү мөмкинлеге булачак.

— Ә мәктәпләрдә “Зур ремонт” ничек бара? Һава торышы начар булу эшкә аяк чалмадымы?

— «Зур ремонт» федераль проекты кысаларында белем бирү учреждениеләрендә түбәләр алыштырыла. Шушы көннәрдә «Лидер» төзелеш компаниясе вәкиле Андрей Логинов белән 100, 89, 60 нчы мәктәпләрдәге һәм Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы гимназиядәге эшләр барышы белән танышып чыктык. Подрядчы оешма, мәктәпләрдә дистанцион укыту сәбәпле, каникуллар җиткәнче үк эшкә керешкән иде. Шуңа күрә түбәләрне алыштыру эшләре график нигезендә бара. «Лидер» подрядчы оешмасы коллективның җайга салынган эше сизелә. Барлык мәктәпләрдә дә эшләр тәмамлану стадиясендә — эш күләменең 20-25 % ы калып бара. Әмма эшләрне башкару барышында, төрле каршылыклар туып тора. Әйтик, төзелеш материаллары белән тәэмин итүдә тоткар-
лыклар булган иде, бу мәсьәлә үз вакытында хәл ителде һәм графикта чагылыш тапмады. Ә менә 89 һәм 100нче мәктәпләрдә, куркынычсызлык чараларын үтәү өчен, түбәгә коймалар кую кирәклеге ачыкланды. Түбәне төзекләндерү эшләре тәмамлангач, бу мәсьәләне хәл итүгә керешергә кирәк булачак. Яңгырлар вакытында берничә мәктәпнең эчке ягына бераз зыян килде, подрядчы оешма аларны үз хисабына эшләячәк.

— Ленин районында яшәүчеләр “Инициативалы бюджетлау”” дигән программада катнашалармы?

— Бу программа тротуарлар, ишегаллары начар дип зарланып утырганчы, кешеләргә үзләре яши торган урынны төзекләндерүдә катнашырга мөмкинлек бирә. Без узган атнада шәһәр башлыгы Олег Бекмеметьев белән Малиновая гора һәм Машина төзүчеләр бистәләрен йөреп чыктык. Тверская урамындагы 46 һәм 48 нче йортларда яшәүчеләр белән очраштык. Аларның үз ишегалларын төзекләндереп, анда балалар мәйданчыклары, спорт белән шөгыльләнү өчен җиһазлар куясы, машиналар өчен парковка ясыйсылары килә. Бу хыялны тормышка ашыру өчен “Инициативалы бюджетлау” дигән республика программасы бар. Без аларга әлеге программада катнашу өчен проект язарга ярдәм итәчәкбез. Быел районда шундый 5 проект тормышка ашырыла. Киләсе елда аларның саны күбрәк булыр дип уйлыйбыз.
Теләк булганда, һәр йортның ишегалдын матурларга була. Мәсәлән, Машина төзүчеләр шәһәрчегендәге 59 нчы йортта яшәүчеләр кемнеңдер килеп, нәрсәдер эшләвен көтеп ятмаганнар, ә үз ишегалларын гөлбакчага әверелдергәннәр. Әгәр сезнең үзегез яши торган районның үсүен телисез икән, тәкъдимнәрегезне https://docs.google.com сайтында калдыра аласыз.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Рәмзия Габбасова әзерләде.