Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Сабырлык һәм изгелек ае
6.04.2022

Сабырлык һәм изгелек ае

Әле яңа гына Рамазан ае белән саубуллашкан кебек идек, инде яңадан Рамазан ае килеп җитте. Бу Аллаһы Тәгаләнең безнең мәңгелеккә килмәгәнне күрсәтә торган бер билгесе. Гомеребез бер көн кебек уза да китә. Ахирәткә үзебез белән ни алып барабыз? Бу барысы да үзебездән тора. Рамазан ае башланды гына, ураза тотарга, гыйбадәтләр кылырга, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә, ахирәткә үзебез өчен ризык әзерләргә әле вакытыбыз бар. Рамазан ае иман иясе өчен изгелекләр кылып, күбрәк савап җыю, гөнаһларыңнан арыну өчен иң хәерле вакыт. Аллаһ Рамазан аенда бәндәсе каршында күпме изгелек ишекләрен ача: фарыз уразасының бер көне 70 елга уттан ерагайта; тәравих намазларында гөнаһ-хаталар кичерелә; сәхәр һәм ифтар вакытларында дога-истигъфарлар кабул була; авыз ачтырганда, бер уразалыга авыз ачтырсаң, ул җыйган савап сиңа да була; фитыр сәдакасын биргәч, уразаңда булган кимчелекләр юыла, мохтаҗларның изге догасын ала. Рамазанда кылган гомрә Пәйгамбәр белән бергә хаҗ кылу савабын ала. Игътикяф кылуның (соңгы ун көн мәчеттә булу) бер көне кешене уттан офык белән офык арасына ерагайта. Һәм мондый мисалларны тагын да дәвам итәргә була.
Рамазан ае башка айлардан үзенең фа­зыйләте (өстенлеге), Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт ае булуы белән аерылып тора. Раббыбыз безгә ураза тотуны бары тик Рамазан аенда гына фарыз кылды. Коръән иңдерелгән айда сау-сәламәт булган һәр мөселман ураза тотарга тиеш. Мосафирларга, авырлы, бала имезүче хатын-кызларга, авыруларга ураза тотмаска мөмкин. Башка кешеләргә исә, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү өчен, Ислам диненең 5 баганасының берсе булган ураза тоту йөкләтелгән.
Рамазан үз тормышыбызга бәя бирү ае булып тора. Ураза тоткан кеше җиңеллек белән сәдакасын бирә, ифтарлар уздыра һәм башкалар. Рамазан ае ул – үзенчәлекле ай. Рамазан ае ул ачудан, начар сүзләр әйтүдән тыелу ае булып та тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Әгәр дә сиңа кемдер ачу белән бер гаепсезгә ташланса да, аңа: “Мин уразада”, – дип җавап бир ди.
Рамазан аенда иң мөһим сыйфат – сабырлык. Аллаһы Тәгалә: “Сабырларга әҗер-савапларны хисапсыз бирермен”, – ди. Уразага кергәч, бу – иң кирәкле сыйфатларның берсе. Изге айда Аллаһы Тәгалә безнең сабырлыкларны сынап карый. Беренчесе, ашыйсы, эчәсе килсә дә, без тыелып торабыз.
Икенчесе, ачу килгәндә дә, сабырлыкны күрсәтәбез. Аяк арасында буталып йөргән песигәме, артык тавышланган баламы – ачуыбыз килсә, бу халәтне күрсәтмибез. Бу хак мөселманнарның сыйфаты башка айларда да булырга тиеш. Ә Рамазан аенда икеләтә.
Өченчесе – телебезнең сабырлыгы. Пәй­гам­бәребез (с.г.в.с.) әйтте: “Кыямәт кө­нендә җәһәннәм утына алар телләре аркасында ташланырлар”. Ягъни телләрен начар сүзләрдән, гайбәт сөйләүдән сак­ламаганнар, башка мөселманның гаебен тикшергәннәр тәмугка ыргытылачак. Шуңа күрә телләребезне саклыйк.
Кайбер начар гамәлләребез безнең яхшы гамәлләрне юкка чыгара. Хәдистә болай дип әйтелә: “Кыямәт көнендә китерерләр шундый кеше, һәм аның кылган яхшы эшләре дә, фарыз гыйбадәтләре дә күп, тик бу кеше үз гомерендә бик күп гайбәт сөйләгән яки башка кешенең малын тартып алган яки кеше кыйнаган яисә үтергән. Аллаһы Тәгалә аның яхшы гамәлләрен теге кимсетелгән кешеләргә бирегез дип әйтәчәк. Яхшы гый­бадәтләре беткәч: “Киресенчә, кимсетелгән кешеләрнең гөнаһларын аңа бирегез”, – дип, Аллаһы Тәгалә әмер итәчәк”, – ди. Ягъни намазларын укыган, уразаларын тоткан килеш тә, бу кеше җәһәннәм утына ыргытылырга мөмкин. Галимнәребез: “Кыямәт көнендә менә шундый банкрот хәлендә калудан сак­ланыгыз. Изге гамәлләрегезне кылыгыз һәм ул гамәлләрегезне саклагыз”, – дип, безне кисәтәләр.
Рамазан аенда игътибарыбызны булдыра алган кадәр дөньядан алып, Раббыбызга юнәлдерик, гыйбадәтебезне арттырыйк. Чөнки Раббыбызның Үзенең үк бу айда игътибары безгә юнәлдерелгән була. Бу айда догаларыбызны арттырыйк, чөнки бу айда догалар кабул була, гөнаһлар кичерелә. Шулай ук һәркайсыбыз изге айны үзебез өчен изгелек кылу, явызлыклардан тыелу ае итеп игълан итсәк иде. Изге айда гаиләләребезгә, аеруча, әти-әниләребезгә, туганнарыбызга, дус­ларыбызга һәм, гомумән, кешеләргә карата тагын да миһербанлырак булсак иде. Ураза безне икенче кешеләр белән мөгамәлә кыл­ганда да тәрбияли. Башка вакытта әйтә торган сүзләрдән тыелып калабыз, гадәттәгечә кылган күп кенә гамәлләрне Рамазан аенда калдырабыз. Ураза бит ул ач тору белән сусау гына түгел. Монда без кешеләр белән йомшак холыклы, мәрхәмәтле булырга тырышып, үзебезне мөгамәлә мәсьәләләрендә ныклап тәрбиялибез. Ураза тоту байларны яисә үзләрен бернәрсәдә дә чикләргә өйрәнмәгән кешеләрне ярлыларның, ашарларына булмаганнарның хәлләренә керергә өйрәтә, аларда шул мескеннәргә карата мәрхәмәт-шәфкатьне тәрбияли.
Барчабызга да уразалар тотып, Коръән укып, тәравих-тәһәҗҗүд намазларын кылып, зәкят һәм фитыр сәдакаларын түләп һәм башка изге гамәлләр кылып, бу Рамазан аеның фазыйләтләренә ирешергә насыйп итсә иде.
Тоткан уразаларыбыз кабул булсын иде!

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.