Рәйдә Камил кызы: «Мин – Татар Парҗысы кызы»
Рәйдә Камил кызы Иванова – «Глазов районы тарихи-туган якны өйрәнү музее комплексы» директоры, «Удмуртия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре». Хезмәттәшләре аны «музей комплексының җаны» диләр. Белемле җитәкче, туган якны өйрәнүче, оста оештыручы, аның җиңел кулыннан музей комплексының туристик маршрутлары туган, «Сепычкар» һәм «Истоки» музей экспозицияләре төзелгән. Бөтерчек кебек җитез, сөйкемле ханым белән без дә танышып кайттык. Ул сүзгә дә бик оста булып чыкты. Рәйдә Камил кызы сөйли башлагач, хәтта аны бүлдерәсе дә килмәде.
«Мин Татар Парҗысы авылында, биш балалы гаиләдә үстем. Әти белән әни гел колхоз эшендә булдылар. «Дәресеңне әзерләдеңме?» – дип сорарга да, безне кочарга, үбәргә дә вакытлары булмады аларның. Мине күбрәк әби тәрбияләде, үзем дә әбидән калмадым. Без аның белән бергә хуҗалык эшләрен алып бардык. Мунчаны да әби белән кердем. Аның белән урманга балан җыярга да йөрдем. Йоклый алмыйча ятканда да, әби яныма килеп: «Кызым, «бисмилла» әйттеңме?» – дип сорап, мине тынычландырып китә иде. Әби белән үскәнгәме, әбиләрне нык яратам. Без үскәндә, авылда еш кына әбиләрне җыеп, аш уздыра иделәр. Ашка әбиләр матур итеп киенеп, ак яулыкларын бәйләп киләләр иде. Әле алар ислемай да сөртенәләр. Ә аларның пөхтәлекләре! Кофталарында яшерен генә кесәләре бар, анда һәрвакыт кулъяулыкларын йөртәләр. Ул кесә сәдака салырга да бик уңайлы. Хәзер ашлар уздырырга җыенсак: «Рәйдә булса, барысы да яхшы булыр», – дип әйтәләр, чөнки мин әбидән бәлеш пешерергә дә, кунакларны сыйларга да өйрәнеп калдым.
Без үскәндә авылдагы яшүсмерләр дус булдылар. Басуда бергә эшләдек, күрше авыл мәктәбенә бергәләшеп йөрдек. Клубта узган барлык чараларда бергә катнаштык. Мин хәзер дә клуб җиһазларының исен яратам. Без кечкенә чакта авыл клубына Мәскәүдән цирк килде. Шул чакта клубта алма төшәрлек тә урын булмады. Клуб эшен яратканга да мин 1988 елда, мәктәпне тәмамлагач, Ижау шәһәренә культура-агарту көллиятенә укырга кердем, хореография бүлеген тәмамладым. Глазов район мәдәният сараенда унике ел эшләдем. 2003 елда Глазов педагогика институтының тарих бүлегенә читтән торып укырга кердем. Шул елны мин мәдәният сараеннан китеп, районның музей комплексына методист булып эшкә урнаштым. 2004 елны мине аның директоры итеп билгеләделәр. Музей хезмәткәре булып китүдә гаиләбездә сакланган ядкарьләр дә этәргәндер. Бу ядкарьләр сугышта үлгән бабам белән күбрәк бәйле.
Әбием 1941 елның апрель аенда кияүгә чыга, ә июль аенда бабайны сугышка алалар. 1942 елның гыйнвар аенда әбинең улы, минем әти дөньяга килә. Бабам Читада ил читен саклаган. Бабамның: «Минем улым Камил ничек үсә?» – дип язган хатлары, открыткалары барысы да сакланган. 1944 елны бабам үлә. Мин кечкенә чагымда бабамның похоронкасын ертканыбыз истә калган. Элек ул медальләргә дә исебез китмәде. Бабамның I дәрәҗә Ватан сугышы ордены сакланган. Мин музей хезмәткәре булганга бу гаилә ядкарьләренең нинди кыйммәтле булуын хәзер генә аңлыйм. Сугыш чорында тугангамы, безнең әтидә яшәргә омтылыш көчле. Без аңа бик сокланабыз.
Ә үзем 19 яшемдә кияүгә чыктым. Әлбәттә, әти-әни минем иремне татар егете булыр дип өметләнгән булганнардыр. Тик әби дә, әти-әни дә минем рус егетенә кияүгә чыкканыма каршы булмадылар. Без Юрий белән 32 ел яратышып яшибез. Юрий холкы белән нык тыныч кеше. Ул стихиясе белән җир, ә мин су. Җир судан башка кибә башлый. Дулкын да кыяга каты итеп бәрелгәч, тынычлана. Бусы мин инде.
Ә менә үзем балаларны кочып-үбеп кенә үстердем. Хәзер кызыма – 31, улыма – 27 яшь. Безгә кунакка килделәрме, хәзер дә минем үпкәнемне көтеп торалар. Мин аларны бигрәк яратам. Ә оныкны ничек яратканымны әйтеп кенә бетерерлек түгел. Безне хезмәт белән үстерделәр, үзебез дә балаларны хезмәт белән тәрбияләдек. Улым үскәндә Юрий аңа эшне кушып кына торды. «Рома, бар карларны чистарт! Рома, бар куяннарны ашат». Без аңа 18 яшенә машина алып бирдек. Әтисе шунда ук: «Бу синең машина, син аңа җаваплы», – дип, искәртеп куйды. Ә кызым Алина минем янда булды. Унике яшеннән аңа икенче катны җыештыруны тапшырдым. Пешерә башласам да, Алина ярдәмгә килде. Мин булдырган барлык эшләрне, кызым да булдыра. Бик тәмле итеп бәлеш пешерә. Хәзер дә печән эшен эшләп китәләр. Кызым суган утырта, кисә, бик оста итеп үрә белә. Аллага шөкер, онык та хезмәтне яратып үсә. Мунча җиткергәндә, оныгыма ике яшь кенә иде. Аның әтисе янында чүкеч тотып эшләп йөргәнен видеога төшереп алган идек. Хәзер аңа алты яшь. Арба бүләк иттек. Ул аның белән утын, ком ташырга ярата. Гөмбәгә, балыкка барсак та, оныгыбыз үзенә шөгыль таба белә. Ике балабызның да гаиләсе бар, икесен дә эшләрендә хөрмәт итәләр.
Ә татар теленә килгәндә, миңа мәктәптә туган телен өйрәнергә туры килмәде. Әмма татарлык күңелдә бик көчле. Ирем Юрий башка милләт кешесе булса да, ул безнең татар халкын бик хөрмәт итә. Улымда да татар каны күбрәктер, дип уйлыйм, чөнки ул татарлыкка тартыла. Түбәтәйне яратып кия. Оныгыбыз Ярослав исемле булса да, без аны татарчалап, «Якуп» дип йөртәбез. Бервакытны Якуп йоклый алмый. Мин дә әбием кебек аның янына килдем дә: «Әйдә, «бисмилла» әйтәбез. Аллаһтан сорасаң, кабул була», – дидем. Без аның белән Аллаһтан яңгыр сорыйбыз, уенчыкларын югалтса да, Якуп Аллаһка ялвара. Акрынлап булса да, «Әби, карт әби, рәхмәт» сүзләрен әйтергә өйрәтәм.
Глазов районы күләмендә фестивальләр оештырсак, мин һәрвакыт ул чараларга татарларны җәлеп итәргә тырышам. 2017 елдан татар һәм удмурт милли үзәкләре оештырдык. 2004 елда Татар Парҗысында Татар үзәге ачылды. Красногорск трактында удмуртлар, татарлар, бисермәннәр яшәүләрен күз алдында тотып, «Дуслык» маршруты булдырдык. Безнең Балезино районы, аеруча Кистемнән Илмир хәзрәт белән элемтәләребез нык булуы эшебезне алга җибәрә. 2018 елда Штанигуртта татарларның «Мирас» фестивале оештырдык. Анда катнашучыларның саны гына 130га җитте. Фестивальдә күргәзмә дә оештырылды. Анда татар шагыйрьләре, язучылары турында сөйләдек. 2019 елны Татар Парҗысында «Авыл бәйрәме» узды. Быел Татар Парҗысында «Касимовлар җыены»н матур итеп бәйрәм иттек», – дип сөйләде ул.
Рәйдә Камил кызы Татар Парҗысына оештырылган сәфәр вакытында да безне, журналистларны, озатып йөрде. Шул чагында мин аның туган авылын, халкын чын күңеленнән яратуын тойдым. Татар Парҗысында ачылачак Татар үзәген оештыруда да ул башлап йөри. «Мин – Татар Парҗысыннан», – дип әйтү дә элек кешенең дәрәҗәле яктан икәнлеген күрсәткән. Чөнки Татар Парҗысыннан бик күп күренекле, белемле кешеләр чыккан. Авылымның халкы да матур», – диде ул горурланып. Рәйдә Камил кызы – үзе дә шундый күркәм ханым.
Рилия Закирова.