Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Бар эшкә дә өлгерләр
6.04.2022

Бар эшкә дә өлгерләр

2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләреннән кү­ренгәнчә, Юкамен районында удмуртлар – 50,4 %, татарлар – 17,9 %, руслар – 20,8 %, би­сер­­мәннәр – 10,5 %. Юкамен – республиканың 16 районы арасында удмуртлар иң күп яшәгән район сана­ла. Тегермән авылы халкы белән аралашкан чакта, аларның төрле милләттән булуына карамастан, дус-тату яшәвенә игътибар иттем. Авыл мәдәният йортында “Әбиләр чуагы” ансамбле эшли. Алар төр­ле чараларда еш катнашалар. Күрше авылларга да концертлар белән йөриләр. Март аенда “Вань­буро” районара фольклор фестивалендә катнашканнар.

Ансамбльгә йөрүче апалар бер дә тик тора торганнардан түгел, бар эшкә дә өлгерләр, җитәкчеләре Мәрьям Арас­лановага охшаганнар. Тегермән авылында яшәүче ансамбльгә йөрүче Валя апаларның өендә кунакта да булырга туры килде. Алар шулай бергә җыелышып, кул эшләрен эшләп, милли ризыклар белән чәйләр эчеп, яшь чакларын исләренә төшереп, җырлашып утыралар икән.
Валя апа – Тегермән авылы килене. Үзе Пажма авылыннан. Милләте буенча – бисермән. Ул каенанасыннан калган йон эрләү станогында эшләп күрсәтте. Әлеге станок аяк ярдәмендә эшли. Орчыкның техникалаштырылган варианты дисәк тә була моны. Ул вакытта мондый станок күп кешедә булган. Тик хәзер авылда берәү генә сакланган. “Каенанамнан калган йон эрләү станогы бу. Ул аның ярдәмендә йон эрли иде. Мин аның ничек эшләгәнен карап торып, эшләргә өйрәндем. Миңа җеп әзерләп бирә иде дә, мин кофталар, жилетлар, оекбаш-бияләйләр бәйли идем. Хәзер дә бәйләргә яратам. Җепне үзем җегерлим, катам, юам, йомгаклар ясыйм, аннан соң бәйлим. Бәйләү нервларны тынычландыра. Станок эшне тизләтә, аяк белән генә басып торасы, шул ягы бик уңайлы. Станогымны музейга сораучылар булса да, бирмим. Станок эшләсен өчен, аны гел карап, майлап, көйләп торырга кирәк”, – ди.

Татарча да бик яхшы сөйләшүче Валя апага сокланып, телне ничек өйрәнүе турында сорагач: “Милләтем буенча бисермән, татар егетенә кияүгә чыктым. Никах укыттык. Татарча Мәдинә дип исем куштылар, каенанам миңа “Мәдинә” дип эндәшә иде. Ирем “Валя” дип йөртте, авылдашлар да “Валя”га ияләшкән. Бисермән һәм татар теленең охшаш сүзләре бар, шуңа да миңа татарча өйрәнү авыр булмады”, – ди Валя апа.
Аның кулы-кулга йокмый, бармаклары биеп кенә тора. Хәзер дә чигүләр чигә. Вазага утырткан чәчәкләрен дә үзе бәйләгән. “Мин бәйләгән бияләй, оекбашлар санап бетергесез”, – ди үзе. Туганнарына бүләккә дә бирә ул аларны. Аның зырлап торган станогына карап, үзем дә кызыгып киттем. Элек әбием йон эрләгәндә, без җепне йомгакка урап тора идек. Шул искә төшеп, Валя ападан кызыгып, үзем дә йон эрләп карадым. Кеше эшләгәнен карап тору гына күңелле, рәхәт икән. Бер ритмда тигез генә биреп тормасаң, бер урында җеп калын, икенче урында нечкә килеп чыга. Ай-һай, авыр икән тигез итеп эрләве.
Авыл киленнәренең икенчесе Фаина апа: “Минем килен булып төшүемә язгы ташу сәбәпче булды. Авылыбызга кайтырга ташуны чыга алмадым, ирем мине өенә алып кайтты да куйды. Ә икенче көнне әти-әниләрдән кулымны сорарга бардылар. Шулай итеп, мин килен булып төштем. Никах укыттык. 5 балабыз туды: Оксана, Зөһрә, Руслан, Тимур, Артур. Аларны тәрбияләдек. Каенана, әбиләр мине бик матур итеп кабул иттеләр. Эшкә дә өйрәттеләр. Фермада аппарат ярдәмендә сыер сава белми идем. Өйдә бит кул белән сава идек. Фермада бергә эшләүче апалар эшкә өйрәттеләр. Быел биредә яшәвемә 42 ел була. Күп балалы әни булгач, пенсиягә иртә чыктым. Килен булып төшкәч, татарларга карап, ак көнләшү белән көнләшә идем. “Кайчан мин дә татарча сөйләшергә өйрәнермен дип аптырый идем, аларның нәрсә турында сөйләшкәннәрен беләсе килә иде”, — ди көлеп. “Бик тиз өйрәндем татар телен, бик җиңел икән. Өйдә ирем белән күбрәк татарча сөйләшәбез, кызганыч, балалар, оныклар күбрәк русча аралаша. Килен булып төшкәч, каенанам мине татарча өйрән дип кыстамады, гореф-гадәтләрне дә ничек телисең, шулай ит, үзеңнең йолаларыңны онытма, теләгең булса, сөйләшерсең, дия иде. Шулай итеп, татарча өйрәнгәнемне үзем дә сизмичә калдым. Аннан татарча җырларга да өйрәндек”.
Света һәм Валя апа авыл кибетенә сатучы булып килгәннәр. Аларны да авыл егетләре алып калган. Светлана апа: “1974 елда авыл­га килдем. Аннан кайтып та китәргә уйлап тора идем. Авыл егете белән танышып, биредә кияүгә чыгып калдым. Гали бабай безгә никах укыды. 3 балабыз туды. Исемнәре дә татарча: Марат, Алсу, Алия. Каенанам удмуртча өйрәтүгә каршы булды. Шуңа да балаларым татар булып үстеләр, бисермән телен белмиләр. Үзем ел саен удмуртча диктант язам. Моның өчен китапханәдән китаплар алып укыйм. Уку диктант язарга ярдәм итә”, – ди.
Галина, Фаина, Светлана Араслановалар – бу өч килен туганнар түгел, ә бер фамилияле. Мөслимә апа – Тегермән авылы кызы. Ул тумышы белән шушы авылдан. Ул бәйрәмгә кадерләп саклый торган матур ак алъяпкычын алып килгән. “Бу алъяпкычны әнием кияүгә чыкканда кигән. Аңа 80 еллап вакыт узган. Ул аны туйга дип, үз куллары белән чиккән. Шуңа ул миңа бик кадерле. Милли орнаментлар белән, тамбурлап та чиккәннәр. Печән чабарга да моны киеп төшәләр иде. Печән чапканда да, бәйрәмчә матур киенеп йөргәннәр. Ул чакта без болында печән җыя идек. Җырлый-җырлый, печәнгә бәйрәмгә баргандай матур киенеп төшкәннәр. Матур күлмәкләр, алъяпкычлар, яулыклар, күбесенең бәби итәкле күлмәкләр иде ул чакта. Ә хәзер печәнгә чалбар, футболкадан йөрибез. Килен булып төшкәч, миңа яулыкны әбиләрчә итеп бәйләделәр. Аннан мин аны чөеп бәйли идем. Үзебез дә килен төшергәч, аны каршы алганда, өчпочмаклап яулык яптык. Хәзер яулык япмыйлар инде. Элек 40 яшьлек апалар әбиләрчә яулык ябып йөрделәр. Барысының да бәби итәкле ситсы күлмәк иде. Кемнең бәби итәге күбрәк, шул хәллерәк санала иде”, – ди.
Безнең сөйләшүгә ансамбль җитәкчесе Мәрьям Яхъя кызы да кушылды. “Безнең авыл егетләренә кияүгә чыккан кешеләр өчен авылда шундый “закун” бар иде. Татарларга кияүгә чыгасың икән, татар телен өйрәнергә тиешсең. Аларга мулла татарчалатып исем куша иде. Аларның балалары да татарча белергә тиеш”, – ди.
Күңелле итеп яшиләр тегермәнлеләр. Күптән түгел авылда көянтә бәйрәме уздырганнар. “Авылыбызның көянтә остасы Минмулла абый турында, көянтә тарихы турында сөйләп, балаларны, яшьләрне таныштырдык. Көянтә-чиләкләр белән бию дә башкардык”, – ди Мәрьям Арасланова.
Тегермәннең тырыш, уңган халкына сок­ланып кайттым. Төрле милләттән булсалар да, барлык милли бәйрәмнәрне тигез күреп, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр биредә. Ә иң сокландырганы һәм сөендергәне: алар үзләренең тарихына бик сак карыйлар, аны бөртекләп җыялар һәм яшь буынга түкми-чәчми тапшыралар.

Гөлнара Вәлиева.