Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Бардада бар да бар!
19.05.2022

Бардада бар да бар!

12-13 майда Пермь өлкәсе Барда районында Бөтендөнья Татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утыры­шы узды. Әлеге чарага Новосибирск, Башкортстан, Омск, Пенза, Удмуртия, Татарстанның 29 районыннан, Пермьнең үзеннән оешма әгъзалары җыелды. Әлеге чарада катнашу мөмкинлеге миңа да насыйп булды һәм әлеге сәфәремнән бик күп хис-кичерешләр, яңалык алып кайттым.

Бардадан кайтып, өй ишеген ачам. Сагынып көтеп торган балаларым каршыма чыгып, кочаклап ала. Сәфәремнең ничек үтүе турында кызыксына. Гадәттәгечә үзебез җый­ган үләннәрне кушып чәй әзерлим. Өстәлгә алып кайткан күчтәнәчләрне куям. Барсы да элеккечә. Ләкин сәфәрдән алган тәэсирләр шаукымында өй мохите дә, янымдагы балаларым, тормыш иптәшем, алар белән бергә чәй эчү мизгелләре дә үзгә, бик кадерле тоела. Әйе, «Ак калфак» уздырган җыеннарда бер генә катнашуым түгел. Һәр сәфәр гаиләдә хуҗабикәнең роле, киенү рәвеше, үз-үзен тотышы, кул эшләренә, ризык пешерүгә осталык турында искиткеч күп файдалы киңәшләр, мәгълүмат, ә иң мөһиме – кызыксыну һәм дәрт өсти.

Халыкчан театр

«Елга буйларында урнашкан татар авылларының һәрберсенең үз тарихы бар. Бу утырышның максаты – су буе татар авылларының тарихын өйрәнү. Әлеге тема буенча чыгышлар тыңлаячакбыз. Елгаларга игътибарны бик тә арттырырга кирәк. Су ул – яшәү чыганагы. Гаилә тәрбиясендә табигать, су белән бәйләнеш бик зур роль уйный», – дип, алдан хәбәр итте «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кад­рия Идрисова.
Беренче көнне безне Барда халык театры спектаклен карау көтә иде. Хәбир Ибраһимовның «Ялгыз каен күзе» тамашасын карап, күзләр яшьләнде. Әлеге театр һөнәри ансамбльләрдән һич кенә дә ким түгел, үзенчәлекле, үз халкының мәхәббәтен яулаган. Быел 104 еллыгын билгеләп үткән бу театрда 18 яшьтән алып 70 яшькә кадәр төрле һөнәр ияләре уйный. Театр каршында балалар театры студиясе дә эшләп килә. Анда 15 тән артык бала һәм яшүсмер шөгыльләнә.

Кич утыру традициясен яңарттык

Барда якын юл түгел. Новосибирск, Пенза, Омск якларыннан килгән делегатларга бигрәк тә. Шуңа карамас­тан, беркем дә ял итәргә ашыкмады. Кич безне Аксубайдан килгән «Ак калфак» оешмасында күптәннән эшләүче Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Нурхәммәтова оештырган остаханә көтә иде. Ул безгә «колакча» дип аталган чигү ысулын өйрәтте.
Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия ханым 15 ел сәнгать мәктәбендә, 8 ел музей җитәкчесе булып эшләгән. «Инде вакытымны иҗатка багышлыйм. Хәзерге вакытта Казанның 80 нче мәктәбендә күргәзмәм эшли, ул май ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу мәктәптә балаларга чигү техникасы буенча остаханәләр үткәрдем. Халыклар дуслыгы йортында картиналарым күргәзмәсе оештырылды», – дип таныштырды үзе белән ул. Колакча ысулы белән чигелгән калфакларны Әлфия ханым милли музейда күреп ала. «Башка бер җирдә дә күргәнем юк. Бу ысул турында мәгълүмат китапларда гына сакланган. Шулар аша башта үзем өйрәндем. Калфак, изү, камзул чигеп карадым. 9 ел элек чиккән беренче калфагым сандыкта саклана. Бер эшем Петербургта кул эшләре бәйгесендә беренче урын алды. Остаханәләр оеш­тырам. Остаханәләрдә катнашкан кешеләрнең бер-икесе өйрәнеп, аның буенча эшләсә дә, бу алга китеш. Димәк, бу борынгы чигү төре яши, югалмаячак. Сезне дә өйрәтәсем килә. Башта атлас белән чигә идем. Ул бик тиз тарала. Хәзер капрон, ефәк белән эшләүгә күчтем. Сара Садыйкованыкы кебек калфак тегеп, аны да чиктем», – дип, үзе белән алып килгән эшләрне күрсәтте оста. Ул алып килгән калфаклар шундук сатылып бетте.
Чигәргә өйрәнү бер осталык таләп итсә, икенчедән чиккән чәчәкләрне матур итеп урнаштыра белергә дә кирәк, төс сайлау да зәвык таләп итә. Бу сәләтнең барсы да бар Әлфия ханымда. «Безнең татарларга элек-электән берьюлы бик күп ачык төсләр кулланып чигү, асимметрия хас», – ди ул.
Куллар Әлфия Нурхәммәтова күрсәткән чигү ысулын кабатласа, Кадрия ханым Идрисова «Ак калфак»ның киләчәккә планнары белән таныштырды. «Быел без тагын берничә төбәккә барачакбыз. Чистайда Роза Туфитулованың бик яхшы китабы дөнья күргән. Ул ханым турында сезнең күбегез белми. Ул китапта Чис­тай кызы Гөлсем турында бәян ителә. Гөлсем Петербургта укыган вакытта Төрек сугышы башлана. Шунда китеп, Гөлсем шәфкать туташы булып эшли. Гөлсем хәзер Төркиядә шундый данлыклы кеше. Анда 8 мартны Гөлсем көне буларак бәйрәм итәләр. Ә без аны белмибез дә. Чистайда узган утырыш вакытында шушы Гөлсем турында язган китапны тәкъдир итү кичәсе булачак», – ди Кадрия ханым. Гөлсемнең Төркиядән кире кайтуы, Тукай белән мәхәббәте турында да сөйләп үтте ул. Ләкин аларның Тукай белән аралары өзелә һәм Гөлсем башка кешегә кияүгә чыга.
«Чистай күренекле шәхесләргә бай. Борынгы йортлар сакланган тарихи урын ул. Татар бистәләре шул килеш саклана. Әлеге утырышны июнь аенда үткәрү күздә тотыла», – дип, Чистайга барырга кызыксындырып, күңелгә оеткысын салып куйды Кадрия ханым. Июль аенда Мамадышта Питрау, керәшеннәр сабан туенда катнашу, сентябрь, октябрь айларында Түбән Кама, Чувашиягә барачаклары турында хәбәр итте.
Милли мәсьәләләрне уртага салып фикер алышу, аралашу өчен бик уңай булды кич утырып чигү чигү. Регионнарга кагылышлы күп кенә сорау­лар күтәрелде.
«Татар кызы» бәйгесендә катнашкан кызларның татар язучыларын, йолаларны белмәүләре турында да сүз купты. «Бу төбәкнең «Ак калфак» оешмасы бөтенләй эшләми микәнни?» – дип уйлыйсың кайберләренә карап», – ди «Ак калфак» җитәкчесе. Аңа каршы күп ке­нә хатын-кызлар мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләре кимүенә ишарә ясамакчы иде дә, «Ак калфак» җитәкчесе аларның сүзен кырт кисте. «Без беркемне дә гаепләмичә, үз төбәгебездә кулыбыз­дан килгәнне эшләргә тиеш. Мин моны кемнедер гаепләү өчен әйтмим. Үз регионыгызда бәйгедә катнашучы кызлар белән сезгә эшләргә кирәклеген ассызыклыйм. Без бик еш мәктәпләргә, балалар бакчаларына чыгабыз. Бер мәктәп тә, бакча да каршы килми, киресенчә, безне ешрак җыегыз әле, күп нәрсәне белмибез икән бит!» – диләр. Аларның үз балаларын тәрбияле, гыйлемле итәсе килә. Әмма аларга эшне башлап җи­бәрер өчен ярдәмлек кирәк. Бездә ул ярдәмлекләр җитәрлек. Әйтик, үзебез чыгарган «Тәрбия баскычлары» дискы да ярдәмгә килә. Хәзерге көндә өч диск чыгардык, дүртенчесен әзерлибез. Беренчесе – бала туып, 40 көнгә кадәр, икенчесе – 40 көннән 3 яшькәчә, өченчесе – 3 яшьтән 7 яшькә кадәр баланы ничек тәрбияләргә, нинди йолаларга нигезләнергә ки­рәклеге турында. Хәзер дүртенче дискны – 7 яшьтән 12 яшькә кадәрле балаларны тәрбияләү турында әзерлибез. Бу бик авыр чор. Баланың мәк­тәпкә өйрәнү, башлангыч мәктәп чоры. Без дини, фәнни, халыкчанлык ягыннан бар нечкәлекләренә игътибар бирергә тырышабыз. Безгә халык педагоглары, профессорлар ярдәмгә килә, медицина ягын да күздә тотабыз. Бу диск бала тәрбияләүдә искиткеч кирәкле ярдәмлек, сез мондагы әйберләрне беркайдан да таба алмыйсыз. Өйрәнегез, балалар бакчаларында, мәктәптә, ЗАГС бүлекләрендә кулланыгыз, нә­тиҗәсе зур. Оренбургта дискларны «Татар кызы» бәйгесендә катнашучы 26 кызны әзерләгәндә кулланганнар. Аннары имтихан алганнар. Әлеге кызларның кирәкле барлык мәгълүматны исләрендә калдыруына шаккаткан идем. «Татар кызы» бәйгесендә катнашучы кызлар бе­лән очрашуларга баргач та, кызлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирәләр. Димәк, яшь кызларга, булачак әни­ләргә дөньяви мәсьәләләр турында сөйләшүләр бик кирәк. Яшь­ләр алар шундый, ата-ана белән сөйләшми, чит кешенең сүзенә колак салучан. Урындагы «Ак калфак» оешмаларының яшьләр бе­лән эшләве бик кирәк. Әлбәттә, сез үзегез яшьләр өчен авторитет булырга тиеш. Үзебезнең балаларыбыз, онык­ларыбыз да тиешле тәрбия алган, һәрберебезнең тормышы тәртиптә булганда гына: «Әй сөйләп тора инде, үз тормы­шын белсен», – дип әйтмәсләр. Тел белән уйнап кына әллә нәрсә эшләп булмый. «Үзебезнең казанны кайнатмыйча, читтәге казанны гөрләтеп булмый», – диде Кадрия ханым.

Менә нинди төбәк икән ул!

Без Бардадан читтә булачак балалар лагере, балалар бакчасы бинасында яшәдек. Бирегә автобус йөриячәк икән. 2024 елда Бардада Россиякүләм авыл Сабан туе узачак. Оештыру комитеты төзелеп, хәзердән үк әлеге чарага әзерлекне башлап җибәргәннәр. «Безнең Барда хакимият башлыгы кайларга гына йөрми, бара, күрә, тәҗрибә туплый, шуны үзебездә кабатлый, мәктәпләрне, балалар бакчаларын үстерә, спортка бик күп игътибар бирелә», – ди бардалылар.
Икенче көнне Барда мәдәният йор­тында зур конференция узды. Би­регә төрле иҗтимагый оешмалар, Пермь крае һәм Барда округы җитәкчеләре җыелган иде. Сүз халкыбызның гореф-гадәтләрен, телне саклап калу, үстерү турында барды.

Барда татарларының тормы­шы, хис-кичерешләрен чагылдырган фольклор чыгышларын карагач, «Ә мин үз төбәгемнең тарихын, үзенчәлекләрен биредә фольклор төркемнәр күрсәткән дәрәҗәдә беләмме?» – дип уйландым. «Ил кадерен белмәгән – башын, җир кадерен белмәгән ашын югалта», – дип юкка гына кисәтмәде алар чыгышларында. «Иленнән бизгән ир булмас, күленнән бизгән каз булмас», – дип башланып китте тамаша. Мәдәният йортының тышкы диварында каз рәсемен күреп, нигә каз микән, дип гаҗәпләнгән идем. Барда атамасы да каз белән бәйле икән бит. Гайнәнең казлары су белән агып киткәндә, «Гайнә, казларың аккан? – дип хәбәр иткәннәр аңа. Ул: «Бары да акканмы?» – дип ах иткән. «Бар да!» – дип җавап биргәннәр аңа. Менә шулай Барда атамасы барлыкка килгән. Композицияләрдә су буенда яшәүче халыклар үзенчәлеге, каз асрау, яшь килен кияү йортына аяк басканда, каз мамыгыннан ясалган мендәргә басып керүе, яшәеш-көн­күрешләре, җыр-биюләре бер-берсе белән үрелеп барды.
Барда округы «Ак калфак» җитәкчесе Нурия Габдрахман кызы Исмәгыйлова пленар утырышның дәрәҗәле кунаклары белән таныштырды. Пермь крае губернаторының Милли мөнәсәбәтләр буенча департамент бүлеге директоры Анастасия Субботина, Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Пермь крае татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов, Барда районы Барда районы татар һәм башкортларының мәдәни үзәге рәисе Сәлим Назин сәламләде безне.
Хәлил Алапанов: «Сезне Барда җирендә сәламли алуыма чиксез шатмын. Бу чараның безнең җирлектә узуына Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтемне белдерәсем килә. 2024 елда Барда районы оешканга 100 ел тула. Җирлегебездә бүгенге көндә узган барлык төзекләндерү эшләре дә, спорт чаралары да шушы йөз еллыкка әзерлек. Пермь крае губернаторы һәм Татарстан Республикасы Президенты үзара төзегән килешү кысаларында 2024 елда Россиякүләм авыл сабан туе Барда җирлегендә узачак. Форсаттан файдаланып, сезне дә әлеге бәйрәмгә чакырам», – диде Хәлил Газбул улы. Килгән кунак­ларны районның бүгенге тормышы белән таныштырып үтте.
Барда районы Пермь краеның бик үзен­чәлекле почмагында урнашкан, биредә уннан артык милләт вәкиле бер гаилә булып яши икән. Мөселманнар күпчелекне тәшкил итә. Алар 61 торак пунктында гомер кичерәләр, туган төбәкләренә сакчыл, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә, этник кыйммәтләренә зур кызыксыну, хөрмәт белән карыйлар. Барда округы Дамира Кузяева, Рәшит Ягъфәров, Мәсгут Имашев, Луиза Батыр-Болгари, Гүзәл Уразова, Лилия Биктимерова, Чулпан Йосыпова, Сәнифә Рангулова, Хәмзә Шәрипов һ.б. күренекле мәдәният эшлеклеләренең Ватаны булып тора. Барда районында «Таң», «Нурлы Барда» газеталары чыга. Ел саен редакция җирле язучыларның һәм күрше территорияләрдә иҗат итүче авторларның ике телдә иҗат иткән китапларын бастырып чыгара. «Тол буйлары» җирле телевидениесе, «Барда таңнары» радиосы эшли. Белем бирүнең этномәдәни эчтәлеген, мәгариф мохитен, телне баетуда әлеге чаралар мөһим роль уйный. Районда 17 гомум белем бирү мәктәбе, 30 балалар бакчасы, 3 өстәмә белем бирү оешмасы бар. Мәктәпләрдә 3396 бала укый. Барлык мәктәпләрдә дә туган тел укытыла.

Барда буйлап сәяхәт

Без Барданың «Петушок» балалар бакчасында, Барданың туган төбәген өйрәнү музеенда, Габдулла Тукай скверында, сәнгать мәктәбендә, «Батыр» физкультура-спорт комплексында, Җәмигъ мәчетендә булдык. Кайда гына барсак та, үз телебездә ачык йөз белән каршы алдылар.
Музей хезмәткәрләре дә саф татарча сөйләде. Бөек Ватан сугышына багышланган, туган як тарихын чагылдырган экспозицияләр, Барда җирлегенең үзенчәлекләре белән танышу бик кызыклы булды. Туган якны өйрәнү музее Тол буе татарларының үзенчәлекле тормышын өйрәнү буенча 7500гә якын экспонат теркәгән. Каенавыл мәдәният йорты каршында да «Барда түбәтәе» музее эшли икән.
Барда мәдәният йортында күзнең явын ала торган күргәзмә җәелдереп җибәрелгән иде. Кул эшләре, бал, милли ризыклар, сувенирлар, милли киемнәр, ни генә юк иде биредә! Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: округта 100 дән артык декоратив халык һөнәрчелеге осталары бар икән. Шулар арасыннан 5 кеше Кама буе халык остасы исеменә лаек булган.
Сәнгать мәктәбендә бала­ларның төрле уен коралларында башкарулары да онытылмас тәэсирләр калдырды. Тәҗрибәле кадрларга бай сәнгать мәктәбе. Балаларга татар композиторларының иҗатын өйрәнүгә зур игътибар бирелә.
Спортка килгәндә, районда 39 мәдәният учреждениесе бар. Округта спортка зур игътибар бирелә. Барлыгы 76 спорт объекты эшли, 16 спорт төрен үстерү буенча эш алып барыла. 11 меңнән артык кешенең даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүе, спорт секцияләренең балалар өчен бушлай булуы гаҗәпләндерде мине. Без килгәндә, спорт комплексында стритбол буенча ярышлар бара иде. Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык юбилее кысаларында уза ул ярыш.

Биредә – Тукай тамырлары

Барда «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Нурия Исмәгыйлова: «Безнең татарларның тамыры бөек шагыйребез Габдулла Тукайга бәйләнгән. Шагыйрьнең бабасы Барда районы Каҗмакты авылыннан. Тукайның нәсел шәҗәрәсен шигъри юллар белән язып калдырган әсәре дә бар, – дип, шигырьдән юллар укып үтте. –2013 елда Пермь крае губернаторы, Барда районы хакимияте тырышлыгы белән Бардада Тукай паркы булдырылды, Габдулла Тукайның бюсты куелды. Бу паркны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты».
Барданы юкка гына Пермь татарларының башкаласы дип әйтмиләр икән. Бирегә барып мин моның нигә алай икәнлегенә төшенеп кайттым. Барданың 95 процент халкын татарлар тәшкил итә. Алар актив, барсы да татарча сөйләшәләр, яшь буынга кечкенәдән татар телен өйрәтәләр. «Ак калфак» оешмасы биредә 2015 елның декабрендә оешкан. Аның җитәкчесе Нурия ханым: «Гимназиядә эшләгәндә үк мәктәп балалары белән тыгыз эшләүче оешма төзү хыялым бар иде. Чөнки бала тәрбияләү – барыбызның да зур бурычы. Ә мәктәп программасы кысаларында гына тиешле игътибарны биреп бетереп булмый. Һәрберебез үзебез үстергән балалар кулына каласы бит», – ди. Шушы вакыт эчендә Барда районы авылларында да «Ак калфак»ның бүлекчәләре ачылып, актив эшли башлаган. Аларның эшчәнлеге конференциядәгегә чыгышларыннан яхшы күренде. Бүлекчәләр үзара тәҗрибә уртаклаша, мәктәпләргә бара, милли чарлар оештыра, кул эшләренә өйрәнә, күргәзмәләр оештыра, матур, бердәм яши.
«Йөргән аякка җилем иярә, – дияргә ярата «Ак калфак» җитәкчесе Кадрия Идрисова. – Йөргән саен һәр төбәкнең матур үзенчәлекләрен сеңдерә барабыз. Кировка барып, дару үләннәре җыярга, киптерергә өйрәндек. Иван-чәй рецептлары бөтен дөньяга таралды. Зәйгә барып, колмак белән икмәк пешергә өйрәндек. Сез һәр матур традицияне, гадәтне кулланышка кертегез, башкаларга җиткерегез, һәр сәфәрдән уңай тәҗрибә алыгыз», – диде ул эшкә нәтиҗә ясаганда. Барда төбәгенә сәфәребез дә эзсез югалмас.

Элмира Нигъмәтҗан.