Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Татарлыгың күңелеңдә булсын!
15.04.2022

Татарлыгың күңелеңдә булсын!

Ижау педагогика көллиятендә укыган чакта миңа тулай торакта яшәргә туры килде. Башкортстаннан яңа килгән студент — мин әле Удмуртиядә нинди район һәм шәһәрләр барлыгын да белеп бетерми идем. Тулай торакта яшәүче студентлар, күрше бүлмәдәге кызлар белән аралашам. Ял көннәреннән соң, ризыклар төяп, үзләре яшәгән авылларыннан укырга килә алар, үз туган якларында булган вакыйгалар, анда үткән мәдәни чаралар турында сөйлиләр. Районнарның кайсы якта, нинди ераклыкта урнашканы, нинди истәлекле урыннары барлыгы һ.б турында әкренләп күзаллау барлыкка килә башлады. Алнаш районыннан килгән апалы-сеңелле удмурт кызлары белән танышуым аеруча истә калды. Бүлмәдәшем белән аш бүлмәсендә ризык әзерләгәндә, татар телендә сөйләшүебезне ишеттеләр дә, алар: “Карагыз әле, “суган” бездә дә “сугон”, “кыяр” бездә дә “кияр”, – дип, сүзгә кушылдылар. Аннан инде тотындык ике телнең охшаш сүзләрен эзләргә. Күбрәк охшаш сүзләр табылган саен, аралар да якыная барган сыман тоелды. “Алнаш Татарстанга якын урнашкангадыр, анда яшәүче удмурт халкы бик күп татар сүзләрен кулланышка керткән. Аларның гореф-гадәтләрендә дә татарларга охшашлык бардыр”, – дигән фикер калган иде ул чакта.

10 апрельдә Алнаш районында узган Татар мәдәнияте көнендә катнашырга туры килде миңа. “Алнаш” диюгә студент елларындагы шушы районнан булган дусларым исемә төште. Бирегә без – Ижауның “Афәрин” бию төркеме, берничә җырчы, журналистлар Алнаш районы хакимияте махсус җибәргән автобус белән килеп төштек. Яз җитеп, кар астыннан барлык пычрак, чүп-чар чыга торган вакыт булуына карамастан, чисталык, тәртип булган урамнарны үтеп, Алнаш мәдәният йорты каршына килеп туктадык. Безне Бакыр Заводы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Александр Александров, Алнаш районы хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Иванов, Алнаш районы татарлары оешмасы вәкилләре бик җылы каршы алдылар.
Тамашачыларны иң элек Александр Александров сәламләде. Удмурт милләтеннән булуына карамастан, татар телендә чыгыш ясады ул. Соңрак: «Сез татар телен кайдан беләсез?” – дип кызыксынуыма: “Без татар халкы белән бергә яшибез бит, ничек белмәскә”, – дип җавап кайтарды ул.
Александр Иванов үзенең сәламләү сүзендә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмзия Габ­басовага, артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Залда утыручы татарларга мөрә­җәгать итеп, ул: “Алнашта яшәүчеләрнең 3% ын гына татарлар тәшкил итсә дә, бердәм булуыгыз, үз го­реф-гадәтләрегезне, телегезне яратуыгыз сезне көчле, матур итә. Әлбәттә, биредә татар оешмасының җитәкчесен табу кыенлык­лары булды. Әмма бу мәсьәлә хәл ителде, хәзер сезнең яңа оешма җитәкчегез бар. Ул – Гөлшат ханым Хафизова. Киләчәктә татар халкы тагын да бердәмрәк, актив­рак эшләр, дигән өметтә калабыз. Районыбызда татар милләтеннән булган укытучылар, табиблар, бигрәк тә эшмәкәрләр күп. Татар милләтенең эшкуарлык ягыннан сәләте зур. Алнаш районы үсешенә үзегездән өлеш керткәнегез өчен рәхмәт сезгә! Бүгенге бәйрәм белән сезне ихлас күңелдән тәбриклим. Тыныч, имин тормыш телим. Бигрәк тә бүгенге көндә Украинада барган вакыйгаларны исәпкә алып, иң беренче чиратта, күкләребез тынычлыгын телим”, – дип сөйләде.

Шулай ук ул бүгенге көндә үзара хез­мәттәшлек турында Менделеевск белән ки­лешү төзүләре турында хәбәр итте. “Озак­ламый алар да безгә кунакка киләчәкләр. Кече Пурга халкы Әгерҗе районы белән тыгыз хезмәттәшлек иткән кебек, без дә бер-беребезгә якынлашабыз. Барсы да алда. Залларыбыз тагын да тулырак, Алнаштагы татар милләте тагын да активрак булыр ”, – дип ассызыклады ул.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова: «Ел саен сезнең белән очрашу көнен түземсезлек белән көтеп алып, канатланып киләбез. Район хакимияте, мәдәният хезмәт­кәрләре безне һәрвакыт матур итеп каршы ала. Татарларга зур хөрмәт белән карап, ел саен мондый чара оештырулары өчен без район хакимиятенә рәхмәтлебез, – дип, Александр Ивановка мөрәҗәгать итте. – Алнаш белән Татарстан чиктәш булгач, биредә татарлар күбрәктер дип уйларга нигез бар. Тик халык санын алу нәтиҗәләре киресен күрсәтә. Ләкин биредә татарлар аз булса да, аларның бер гаилә булып, бердәм яшәве бүгенге чарадан ук күренеп тора, сокландыра. Без татарлар өчен борчылып яшәгән Лилия һәм Александр Александровларга, Гөлшат ханым Хафизовага рәхмәтле. Алар милләттәшләребезне берләштерүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Оешманың туган телебезне сак­лауда, яшь буынны милли рухта тәрбияләүдә тагын да активрак эшләвен телибез.

Залда “Яңарыш” газетасы белән тыгыз элемтәдә торучы Раилә Рәфыйкова утыруына да шатланабыз. Ул – Удмуртиядә нәшер ителүче газетабыз исеменнән Удмурт дәүләт университетының бюджет бүлегендә укучы бердәнбер студент. Без аңа зур өметләр баглыйбыз. Киләчәктә “Яңарыш”ыбызны үстерүгә үзеннән өлеш кертер, дип ышанабыз. Татар телендә фикерли, яза алучы милли җанлы кыз үстергәннәре өчен аның әти-әнисенә рәхмәтлебез.
Без татар телендә укый алучы милләт­тәшләребез барын “Яңарыш” газетасына язылучылар саны белән бәялибез. Быел газетага 20 кеше язылган. Безнең белән бергә булуыгыз өчен зур рәхмәт. Газетага яздыруда Гөлшат ханым, Лилия һәм Александр зур өлеш керттеләр. Бу сан тагын да артыр дип өметләнәбез”, – дип, рәхмәтен җиткерде Рәмзия ханым һәм милли оешма җитәкчесе Гөлшат ханымны сәхнәгә чакырып, бүләкләр тапшырды.
Алнаш мәдәният йортының “Задор” ансамле башкаруында татар биюе, кечкенә Рәсүл Гәрәевнең оста итеп шигырь укуы һәммәбезнең күңеленә хуш килде. Тамашачылар рәхәтләнеп җыр-биюле концерт карады, лотереяда катнашып, истәлекле бүләкләр алдылар. Бу күңелле концерт программасын Рәфилә Рәсүлева алып барды. «Афәрин» бию ансамбле, Светлана Тимершина, Ильяс Бәдретдинов, Самира Макарова чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Тамашачыларның җырга-моңга сусавы аларның кичәне тын да алмыйча карап утыруларыннан, өлкән буынның яшьлекләрендә җырланган халык җырларын “Булдырасыз!” дип кушылып җырлап утыруларыннан күренә иде.
“Бәйрәм ошыймы?” — дип сорыйм утырган җирендә биеп утырган өлкән яшьләрдәге бер ападан. “Татар җырлары миңа элек-электән ошый. Алар бик моңлы, күңелгә үтеп керә. Мин үзем удмурт милләтеннән, Ольга булам. Татар булмасам да, бер татар концертын да калдырмыйм”, – ди ханым. Апаның сүзләре тагын студент дусларымны искә төшерә. Әйе, мин татар, мин рус дип аермыйча, бергә, дус-тату, аралашып яши биредәге халык.
“Татар концертлары еш буламы? Йөри­сез­ме кичәләргә?” – дип сорыйм концертка килгән тагын бер өлкән тамашачыдан. “Бик еш булмый, сагындырып кына… Шуңа күрә, менә ике таякка таянып булса да, ничек тә килергә тырыштым, – дип, ике кулындагы таягын күтәреп күрсәтә Рәкыя Субаева. – Мин үзем тумышым белән Тоймабаштан. Хәзерге вакытта Алнашта яшим. Тоймабашка еш кайтабыз. Анда мәчет бар. Әлфия абыстаебыз бик гыйлемле кеше, рәхмәт аңа”. “Алнаш районында татар тормышы бармы?” – дигән сорауга бик зирәк итеп җавап кайтарды Рәкыя апа: “Күңелеңдә татар җанлылык булса, татар тормышын кайда да табарга була. Телевизоры да татарча сөйләп, җырлап тора. Аралашыр кешеләре дә табыла. Теләк кенә кирәк”.
“Эх, һәркем дә шулай уйласа һәм милли җанлы булса иде!” – дип, Татар мәдәнияте көнен уздырып, мил­ләттәшләремә бәйрәм бүләк иткән шәхесләргә рәхмәтле булып, кайтыр юлга кузгалам.
Шәфкать Ганиев фотосурәтләрендә бәйрәмнән күренешләр.

Элмира Нигъмәтҗан.