Бала мәхәббәте – ана өчен зур бүләк
«Кадерле әниләр! Ноябрь ахырында традиция буенча без сезне котлыйбыз. Ләкин әниләр көнен көн саен бәйрәм итсәк тә, артык түгел, чөнки сез ялларны белмичә хезмәт итәсез. Күпләребезнең уңышлары артында нәкъ сез торасыз.
Сезнең җилкәгезгә балаларның сәламәтлеге һәм аларның иминлеге турында кайгырту гына түгел, киләчәктә республика һәм бөтен ил өчен хезмәт итәчәк чын патриотларны, гражданнарны тәрбияләү дә ята. Сез балаларыгызның күңелләренә әхлакый кыйммәтләрне сеңдерәсез, максатларга ирешү өчен игелекле, аңлаучан, кыю һәм нык булырга өйрәтәсез. Гаиләгез учагын сакларга, иҗат итәргә, спорт белән шөгыльләнергә өлгерәсез, эш урыныгызда алдынгылыкны бирмисез», – дигән сүзләр бар Республика Башлыгы Александр Бречаловның котлавында.
2005 елдан бирле Удмуртиядә Әниләр көне уңаеннан өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән әниләрнең иң-иңнәренә «Ана даны» билгесе – Дәүләт бүләге тапшырыла. Шушы дәвердә республикада әлеге бүләккә 779 ана лаек булган. Быел 20 әни бүләкләнде. Алар арасында ике милләттәшебез – Кияс районы Тауҗамал авылыннан Галия Мәҗитова һәм Можга шәһәреннән Луиза Мингазова бар.
Луиза ханым – биш бала анасы. Ирен мәңгегә югалтканнан соң ул балаларын аякка бастыру өчен зур тырышлык куя, балаларын хезмәт сөючән итеп тәрбияли. Матди кыенлыклар кичерүенә карамастан, һәрберсенә лаеклы белем алырга ярдәм итә.
Ә Галия ханым газета укучыларга яхшы таныштыр. Чөнки аның үзе, изге гамәлләре турында да, улы Фирдинат турында да язмалар әледән-әле газетабызда урын алып тора. Фирдинат Мәҗитов – республика күләмендә танылган эшмәкәр, Удмуртия Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Атказанган фермер» медале иясе, чын мәгънәсендә җир кешесе. Галия апаның кызы Филүсә дә – туган якларында намуслы хезмәт куеп, зур бүләкләргә лаек булган шәхес.Бүгенге көндә Галия апа улы һәм килене тәрбиясендә яши. 8 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Галия апа үзе дә, балалары да туган телебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне саклауга, «Яңарыш» газетасын таратуга зур өлеш кертәләр. Луиза ханымны да, Галия апаны да лаеклы бүләкләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Хәер, һәр ана өчен иң югары бүләк – балаларының мәхәббәте һәм назы ул. Барлык аналарны да бәйрәм белән котлап, сәламәтлек телибез, бала–оныкларыгызның игелекләрен күреп яшәргә язсын.
PS. «Ана даны» билгесе – мактаулы бүләк. Ул «Удмуртия Республикасының Хезмәт ветераны» исемен алу өчен нигез булып тора, ә бу исә – билгеле бер социаль ташламалар дигән сүз. Бүләккә дәгъва кылучыларны сайлап алуга килгәндә, кандидатураларны муниципалитетлар үзләре күрсәтә. Төп шарт – гаиләдәге һәр бала җәмгыятьнең лаеклы әгъзасы булырга, укуда яки эштә үзен яхшы яктан күрсәтергә тиеш.